Ирек Габдрахманов: җырларымны мин чын күңелдән, йөрәк кушуы буенча язам!

Ирек Габдрахманов – дистәләрчә җыр авторы. Хәзер автор-башкаручы Германиядә яши. Ул бик таза кеше, хәзер авырлыгы 300 килодан арткан. Шуңа күрә ул кире туган ягына кайта алмый.

Бүгенге көндә Ирек Габдрахманов Германиянең Дюссельдорф шәһәре янындагы авылдагы бер тулай торакта яши. Ул туган ягын, Башкортстанны, Бүздәк районы Яңа Актау авылын бик сагына. Туган якка, туган телгә булган мәххәбәте аңа яшәргә һәм иҗат итәргә ярдәм итә.

–Минем туган телем татар теле, мин шушы тел белән тудым, шушы тел белән үстем, шушы тел белән яшим, һәм күрәсең, шушы телем белән ахирәткә дә китәчәкмен… – ди ул.

Ирек Габдрахманов Габдельфәт Сафин, Айдар Галимов, Рәсим Низамов кебек танылган җырчыларга да, яңа гына музыка белән, җыр сәнгате белән шөгыльләнә башлаган яшь башкаручыларга да җыр сүзләре һәм музыка яза. Мәсәлән, Габдельфәт Сафинның башкара торган «Синдә кояш күргән идем» җырының сүзләре дә музыкасы да –Ирек Габдрахмановныкы.

«Җыр язганда, аны кем башкарачагын алдан ук уйлап куярга тырышам. Шуңа күрә җыр сүзләре язу, җырга көйләр язу шигырь язуга караганда авыррак була. Кем генә җырласа да, җырларымның һәрберсе минем өчен бик якын, бөтен җырларымны мин чын күңелдән, йөрәк кушуы буенча язам»,– ди Ирек абый.

Ирек абый бик күп яшь җырчыларга да җыр сүзләре һәм көйләр яза.

Аның фикеренчә, хәзерге татар җырлары халыкчанлыгын югалта бара.

–Мин трибунага басып кычкырып әйтә алам, татар җырларына халыкчанлык җитми. Хәзерге җырчылар популярлык артыннан куып,татар җырларының халыкчанлыгын югалталар. Татар җырымы ул, рус җырымы, һинд җырымы, итальян җырымы, төрек җырымы, хәзер аңлашылмый да башлады, – ди Ирек абый.

12 февраль көнне, Тинчурин театрында Ирек Габдрахмановның «Җырлы язмыш» дип исемләнгән иҗат кичәсе узачак. Кичә 18.30 да башлана. Концертта дистәләгән җырчылар катнашачак, ә кичәне Фәнис Җиһанша белән Эльвина Нәҗипова алып барачак.

Ирек Габдрахманов кичәне интернеттан, видео аша гына караячак. Ул бу концертны бик дулкынланып көтүе турында әйтте:

–Булачак иҗат кичәсен бик дулкынланып көтәм. Минем җырлардан гына торган мондый зур концертның булганы юк иде бит әле! Концертның видео трансляциясен көтәм. Җырчыларымны, җырларымны алкышлап каршы алган тамашачыларымны, аларның җырларны ничек кабул итүләрен күрәсем килә. Көн дә Аллаһы Тәгаләдән концертларым әйбәт кенә оешып бетсен, халык килсен дип сорыйм!

Кадерле укучылар, әлеге иҗат кичәсенә сезне дә чакырабыз. Үзегез дә килегез, туганнарыгызны дусларыгызны чакырырга онытмагыз!

Комментарий язарга