Ирекле, ләкин… бәхетлеме?

Юньле нәрсәне «матриархат» дип атамаслар иде инде. Илдәге ир-атларның, хәер, хәзер инде күпчелек хатын-кызларның да «мат» белән сөйләшү рәвешен искә алсаң, бу «ана культы»ннан рәт чыкмавы күренә. Сәер фикерлим, шулаймы? «Җәннәт аналарның аяк астында» дип әйтергә тиеш ләбаса мин. Аллаһтан һәм Пәйгамбәрдән соң итагать итәсе кеше дә ана кеше, диелгән түгелмени?

Пәри башка, җен башка шул. Безнең җәмгыятьтә табигый яшәеш кануннары да, дини кануннар да шулкадәр «тәрәккый» иттеләр ки, аларны инде танып алу да кыен, танып алучы да сирәк. Без инде күбрәк «яхшы ирләр калмады инде хәзер» дибез, «ирләр деградацияләнде, шуңа йөкне хатын-кыз тартып барырга мәҗбүр» дибез, «күпме асыл кызларыбыз юньле ир-егет таба алмый йөри» дибез… Матриархатта каян чыксын инде ул юньле ир, җәмәгать? Ир кешене ир кеше генә тәрбияли ала ул. Ә бездә ничек? Балалар бакчасында хатын-кыз тәрбиясендә алар, мәктәптә хатын-кыз тәрбиясендә. Аннары гаиләдә дә шул хатын-кызлар тәрбияләп үстергән ата тәрбиясендә. Йомык боҗра, однако! (Гафу, урысчаламый мөмкин түгел. «Порочный круг» Л.Ф.). Элек бер дә юкка гына кызлар аерым, малайлар аерым укытылмаган инде ул. Хәтта монда укытудан бигрәк тәрбия турында сөйләргә кирәктер. Аң-белем туплау белән беррәттән, бала шәхес буларак та формалашкан. Ир бала үзеннән акыллырак, тәҗрибәлерәк ир-ат үрнәгендә, кыз бала зирәк, оста куллы хатын-кызлар үрнәгендә. (Идеаллаштырамдыр, әлбәттә: кайсы гына гасырны алсаң да, адәми затның елгыр, надан, тупасы да ул вазифаларны башкарган. «Укыдык без мәдәрәсәдә, аңламадык бернәрсә дә…» монысы да булган. Л.Ф.)

Шуны теләмәгән идекмени? Юкмыни?! Ә кем тигез хокуклылык өчен көрәште соң? Ирләр белән бердәй хокуклар булырга тиеш, димәдекмени? Менә хәзер шул «эмансипацияләнгән» (бәйлелектән котылган! Л.Ф.) хатын-кызлар заманы ич, нигә сөенмибез? Ә-ә-ә… Хатын-кыз кулына калды ич дөньясы, каһәр суккыры! Хатын-кыз җигелеп тарта: шпаллар да сала, урам да себерә, авыр-авыр биштәрләрен дә сөйри, көне буена эшләп кайтканнан соң, өйдә тагын икенче сменасын да башлый… Әле җитмәсә, рәхмәтен дә ишетми! Ә ни өчен рәхмәт кирәк соң әле, җанкисәккәйләрем? Ирләрдән уздырып чәтер-четер бәхәсләшкән өченме, арып-талып эштән кайткач, юкка да ачуың чыгып, ирне зәһәр телең белән камчылаганың өченме, әллә һаман да шул эш күплектән инде илтифатсызлыгың өченме? Баласын караган, йортын тәртиптә тоткан, ашарына пешергән, керен юган өчен, диярсез, бәлки. Ул бит моның өчен безләрне кулында гына йөртергә тиеш, диярсез. Ни өчен тиеш? Тиеш! Ул ир кеше, шуңа күрә тиеш! Мантыйк шундыйрак бездә.

Әгәр дә ир кешедә ир, хатын-кызда хатын-кыз сыйфатлары гына булса һәм без моны дөрес дип кабул итсәк, алда әйтелгәннәрнең берсе дә булмас иде кебек.

Галимнәр дә бит ир кешенең ми төзелеше хатын-кызныкыннан мәченеке этнекеннән аерылганнан да күбрәккә аерыла дип бара әнә, ягъни төрара аерма бер төрдәгеләр арасындагыдан күпкә азрак. Кайсы гына динне алып карасак та, бу аермага зур урын бирелә. Исламда, хәтерләсәгез, шундыйрак хәдис бар. Аллаһы Тәгалә: «Мин хатын-кызларны кәкре кабыргадан яралттым, сез, аны турайтабыз дип азапланмагыз, сындырырсыз гына, ләкин турайта алмассыз», ди. Төрлеләр шул без! Инь (тынычлык, хис) ян (энергия, хәрәкәт, рух), ди кытайлылар. Хатын-кыз башлангычы ир-ат башлангычы. Нәкъ менә йомшак күңелле, яклаучысыз, нәзберек җан иясен яклар өчен көчле, кыю, кайгыртучан ир-егетне яралткан Тудыручы, дип бара күпчелек дини-фәлсәфи тәгълиматлар. Әдәбият та моны тәкрарлый: «Хатын-кыз ул – Илаһи зат!!! Хатын-кыз, беренче чиратта, бәби табу сөенечен кичереп, гаилә учагының иң якты уты булырга тиеш! Иҗтимагый хезмәттә катнашу яки катнашмау беренче чиратта хатын-кызның үз ихтыярыннан гына торырга тиеш! Ул яши торган җәмгыять исә аннан артыгын таләп итәргә тиеш түгел! (…) Алдавыч фикерләр җәмгыятьнең табигый үсешенә зыян салды, шуның белән беррәттән, хатын-кызны бәхетсез итте! Алардан ир-ат ясады, ир-атны чүпрәк итте!!» (Зиннур Хөснияр «Кәҗә йөри кыектан»).

Ә без ни дибез? «Мин үземне-үзем якларлык, үз-үземне кайгыртырлык! Мин хөр, ирекле!» Ирекле, ләкин… бәхетлеме? Һәр хатын-кызның яшерен яки ачыктан-ачык әйтелә торган теләге «тигез мәхәббәт, матур гаилә һәм акыллы балалар» ич. Ә тигез мәхәббәт хокуклар тигезлеген тануда түгел икән бит, аерымлыкларны танудан башлана икән. Ә матур гаилә шулай ук ир үз урынында, хатын үз урынында булса гына корыла, акыллы балалар шул икәүнең матур үрнәге нәтиҗәсендә генә тәрбияләнә икән.

Америка галимнәренең тикшеренүләре күрсәтүенчә, яшүсмерләр суицидының 63 проценты атасыз үскәннәр тарафыннан кылына, төрмәләргә эләккән яшүсмерләрнең 85 проценты ата тәрбиясен күрмәгән, асоциаль балаларның 85 проценты гаиләдә атасыз үскән балалар… Дәвам итеп булыр иде, кирәкме икән? Ялгызым гына да менә дигән ир-егет тәрбиялим мин, дип уйлаучылар ялгышалар булса кирәк. Тыңлаучан, тәртипле, әни сүзеннән чыкмаучы булыр ул, мөгаен. Ләкин… хатыны өчен «чүпрәк, анасы итәгенә ябышып каткан, пешмәгән…» булачак. Чын ирне чын ир генә тәрбияли аны. Анасына мөнәсәбәте белән, хатыны-балаларына мөгамәләсе белән, башкаларга карата эшләгән эшләре, әйткән сүзләре белән. Үзенең чамадан узган яратуы һәм кайгыртуы белән ана ир баланы боза гына ул. Малай эшлисе эшне үзе эшләп куя, туктаусыз күрсәтмәләр бирә (мөстәкыйльлеген юкка чыгара – Л.Ф.), «тәртипле бул, тәртипле малай кызларны рәнҗетми, малайлар белән сугышып йөрми», ди (сүз тыңлаучанга әйләндерә «итәк астына» кертә. – Л.Ф.) һ.б. Ир кеше белергә тиешле һөнәр-күнекмәләрне ата кеше генә бирергә сәләтле. Шуңа сәләтле булып тәрбияләнмәгән икән, димәк, булачак улына да тиешенчә ата тәрбиясе бирүе икеле. Менә шундый матур картина! Хатын-кыз иминлек, комфорт, тынычлык ярата ул. Бу аның стихиясе. Ир кеше стихиясе куркыныч, хәвеф-хәтәр. Аңа үз көченә ышаныр өчен бу хәтәр хәлне җиңәргә кирәк. Озакка киткән тыныч халәт аны ир буларак юкка чыгара: инерт, ваемсыз, пошмас хәлгә төшерә. Ә ана буларак хатын-кыз баласын бөтен төр куркынычтан сакларга омтыла: анда барма, агач башына менмә, суга кермә, егыла күрмә һ.б. Яхшы ниятләр белән үзебезгә карата яманлык кылуыбызны аңлап бетермибез шул. Әле психологлар тагын бер куркыныч турында кисәтә. Малай-егет-ир табигый рәвештә хатын-кыз хакимлегеннән котылырга тырыша икән. Әгәр ачыктан-ачык моңа көче җитмәсә (хатын-кызны җиңәрсең, бар! Л.Ф.), хәйләкәр, астыртын, ялганчы кебек чын ирләргә хас булмаган сыйфатларны да үзләштерә икән алар.

Бәхәсләшәсегез киләме? Ислам дине белән яшәгән вакытта хатын-кызның хокуклары якланган булса, «татар хатыны ниләр күрми?» дигән чаң сугу булмас иде, диярсез, бәлки. Хатын-кыз кагылган, сугылган булганга килеп чыккан шайтан бит бу «эмансипация», диярсез. Гүзәл Яхинаның бөтен җирдә рекламаланган «Зөләйха күзләрен ача» китабын укып чыксагыз, «әле дә ярый, ул заманда яшәлмәгән», диярсез. Котчыкмалы бәйлелек, коллык психологиясе, мескенлек…

Менә хәзер инде хөрмәтле ир затларыбызга дәгъва белдерми булмый биредә. Ихтирамлы ата, сөекле ир булып яшәрлек кагыйдәләр җиткерелгән бит! Шәригать кагыйдәләре буенча өйдәге, мирдәге тәртипне урнаштыруда төп роль сезгә бирелгән. Юрганны артыграк тартмыйсы иде бит. Хөрмәт чәчсәң, хөрмәт урасың, җил чәчсәң, өермәгә юлыгасың…

Мөхлисә Бубыйларыбыз булган безнең, үз сәләтләрен башкаларны мәгърифәтле итү өчен файдаланган. Шундый ук мөхтәрәм ире, ир туганнары белән берлектә. Ир ир урынында, зыялы, тәрбияле хатын-кыз үз урынында. «И татар, …ту яңадан, мәгърифәтле анадан» дими, ни диярсең. Безнең бөтен бәла-казаларыбыз наданлыктан киләдер кебек тоела миңа. Белемебез өстән-өстән генә, дини яшәешебез кайдандыр ишеткәннәр буенча гына, әхлагыбыз куян шулпасының шулпасы гына. Берничә ел элек Гөлчәчәк Галиеваның «Газзәбану» әсәрен укыган идем. Менә кайда ул ир белән хатынның «дөрес»(!) мөгамәләсе. Әлбәттә, ике хатынлылык кебек катлаулы тормыш ситуациясенә куелган биредә Нургали белән ике көндәш хатын. Безнең заман булса, «кирәген бирәм мин аның», «үч алмасаммы?!», «җирбит» һ.б. сүзләр, ямьсез күренешләр булыр иде кебек. Ә биредә өзелеп яраткан ирен көндәш белән бүлешергә мәҗбүр Газзәбану да, теләсә кайсы хатын-кызның ир-канаты булырлык оста, булдыклы, кешелекле Нургали дә, бу ир солтанын чын йөрәктән яраткан Маһирә дә укучы күңеленә якын. Ике көндәш хатын-кыз арасында җылы мөнәсәбәтләр урнашсын өчен, хатын-кыз да асыл сыйфатларга ия булырга тиештер, ир кеше дә сыек буынлы булмыйча, урынлы сүзе, кылган эше белән шундый ихтирамга лаек булырга тиештер.

Шундыйрак әсәрләр кирәк безгә. Караны тагын да каралткан түгел, ә акның нинди төстә булганлыгын күрсәткән әсәрләр: үрнәк гаиләләр турындагы тапшырулар, үрнәк шәхесләрнең тормыш кыйммәтләрен тасвирлаган, катлаулы тормыш хәлләрен лаеклы узган затлар хакында язмалар.

Ә бездә ничек? Бозыклык, әхлаксызлыкның тамырына балта чабабыз, дип, шул бозыклык күренешләрен натуралистик дәрәҗәдә тасвирлыйбыз, әхлаксызлыкны әхлаксыз күренешләрне «фаш итү» юлы белән чигерергә уйлыйбыз. Алай булмый, ди бит галимнәр. Кеше психикасы шундый итеп корылган, ул түбән (көчләү, үтерү, җәберләү һ.б.) энергияне тизрәк сеңдерә, ди. Югары корылышлы энергияне сирәкләр генә тарата, сирәкләр генә ул баскычларга ирешә, ди. Әлегә. Тәрбиядә гыйбрәткә караганда үрнәк кыйммәтрәк, ди акыл ияләре. Исерек атаның тормышын үрнәк итүчеләр күбрәкме, гыйбрәт алып, аек тормыш алып баручы күбрәкме?! Җавап билгеле инде.

Ир-атларыбызга хәерһахлы булу да кирәк, җәмәгать! Әле дә араларында сокландыргычлары, ихтирамга лаеклары, «вәт, ичмасам, ир бу! Ата бу!» диелгәннәре бар икән, алар бит ничәмә-ничә канлы тегермән аша узган затлар икәнен онытмаска кирәк. Һәр гасырда «иң-иң»нәребезне кырганнар ич. Иң зыялыларын, иң көчлеләрен, иң булдыклыларын. XX гасыр исә кансызлыгы буенча барысын да уздырды кебек. Өермә-өермә булып, дулкын-дулкын булып юк итә торды ул ир-атларыбызны. Беренче Бөтендөнья сугышы ун меңләп татар яугирен «йотса», күмәкләштерү шаукымы ничә меңнәрен юк иткән, Ватан сугышы күпмесен кырган… Иң-иңнәрен!! Нәкъ менә шул соңгы сугыштан соң «узына» да инде хатын-кыз. Сугыш вакытында йөкнең авыр башын күтәрткән язмыш җиле соңрак басыла төшсә дә, хатын-кызның холкы да «ирләрчә» ныгыган булып чыга…

Ләкин бит… «хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке – ана булуда!» Кирәкми безгә бу «матриархат», шулай бит? Сөекле хатын, яраткан әни, мөлаем хатын-кыз булып кына яшик әле. Көчсез зат булып. Улларыбызны көчле ир-егет итеп тәрбияләп, ирләребезгә күңел җылысын кызганмый яшик.

1

Комментарийлар

  1. Гүзәл
    Мар 07, 2018 @ 11:50:59

    Зур рәхмәт, Лилия! Фикерегез төпле, көчле. Бу мәкаләгез белән үзегезгә карата соклану, хөрмәт уятасыз.

Комментарий язарга