Иртә өчен идеаль ризык — эремчек коймагы

Әлеге эремчек коймагы бик күп спортсменнарның һәм ябыгырга теләүчеләрнең яраткан ризыгы. Ул җиңел пешерелә, туклыклы һәм файдалы.

Нәрсә кирәк булачак:

Кефир 1% — 200 мл
Эремчек — 200 г
Он — 9 ст. л
Сода — 0,5 ч. л
Күкәй — 2 шт
Үсемлек мае- 30 мл
Бал, шикәр, тоз (кем ниндине ярата)

Ничек пешерелә:

Күкәйгә шикәр өстәп аны яхшылап болгатабыз, кефир һәм соданы кушып тагын бер болгатабыз. Биш минутка калдырып торабыз, он һәм эремчек өстибез. Блендер белән яхшылап изеп болгатабыз.

Коймак камырын кызган һәм майланган табага кашык яки чүмеч белән салабыз, ике яктан кызырабыз.

 

Комментарий язарга