Обложка-01

№6 — июнь, 2017

Журналыбызның июнь саны чыкты!

Җәйге кәефне сезгә дә өләшәбез! Бу санда сезне нәрсә көтә?

Бу санда «Түр башы»нда Гөлүсә Закирова Марат Кәбиров белән әңгәрә корды. Раил Гатауллин «Татар әдипләре һәм интернет» темасын күтәрде, яңа ИДЕЛ-ЙОРТ сәхифәсендә таҗик гаиләсе турында сезне Энҗе Басыйрова таныштырыр. СПОРТ сәхифәседә  сезнең өчен кызыклы булыр. Бу санда «Сухрау батырлары хәтердә» дигән язма дөнья күрде.  Экология елы уңыеннан мәкаләне дә укымый калмагыз.                                       Әлбәттә, без сезне ШИГЪРИЯТ белән дә куандырабыз. Лениза Вәлиеваның «Җете төсләр тулы хәят бакчам «,  Эльмира Шәрифуллинаның «Очыш», Фарсель Зыятдиновның «Җанга тансык җыр» шигырьләрен укый аласыз.   НӘСЕР сәхифәсендә Зиннур Тимергалиевның «Болыннарда тургай бар», Гөлүсә Шиһапованың «Каенлы картлары», «Сиңа» дип исемләнгән иҗат җимешләре дә бу санга ямь бирде.

 ША-ЯРЫШ сәхифәсендә Алмаз Гыймадиевның «Әби һәм «контакт» «Санкция» язмаларын укымый калмагыз.  Сез көтеп алган ӘДӘБИ СУД бу санда басылды. Ул «Эш №13. Гомәр Даутовның тәнкыйть мәкаләләренә карата кузгатылган җинаять эше буенча мәхкәмә утырышы беркетмәсе» дип атала.  ФЕДЕРАЛЬ САБАН ТУЕна Сабир Закиров белән барып кайтыгыз.  Луиза Янсуарның «Ишек» дспектакленә карашны Миләүшә Хәбетдинова «Луиза Янсуар ишекләре артында ни яңгырый?» язмасында җиткерә.

 Ләбиб Леронның «Тукайлы хатирә – 2» язмасын «Ләбиби хәтер» сәхифәсендә укыгыз.  Май аенда журналыбыз уздырган «Идел кызы» – ил кызы турында да укыгыз.   Бу язма-сәхифәләрдән кала, сез Сөю-сәгадәт, Яңа дулкын, Сәхнә сәхифәләрендә дә кызыклы язмалар белән таныша аласыз.

Җәйнең беренче ае салкынрак башланса да, мондый журнал белән җылынып китте.

Идел-обложка-01

№5 — май, 2017

2017 елның май саны чакты. Яз исе аңкый журналыбыздан. Бу сан сезне нәрсә белән куандырыр икән?

Рифә Рахманның  Данил Салихов белән әңгәмәсе, Гөлинә Гыймадованың “ Әдәби тәрҗемәләр яки диңгездәге бер тамчы” мәкаләсе, Равил Фәйзуллинның “Сугыш елларында татар язучылары” журналыбызның беренче битләрен бизи.  Журналыбызда яңа сәхифә — “ЛӘБИБИ ХӘТЕР”. Бу санда Ләбиб Лерон “Тукайлы хатирәләр” язмасын тәкъдим итте.Әдәби тәнкыйть мәсьәләрен Гомәр Даутов күтәрә.

“Әдәбият” сәхифәсендә Луиза Янсуар тәрҗемәләре, Флёра  Тарханова, Резеда Вәлиева, Зинаида Захарова шигырьлән язларыгызга ямь бирер. Ләлә Сабированың “Агачлар сары иде…” нәсере, Хәбир Ибраһимның “И туган йорт”мәдхиясе дә күңелегезгә хуш килер дип уйлыбыз. Бу санда танылган җырчы “Илзидәнең моң дәрьясы”на да чумып алырсыз,  “Сәләт” галәменең йолдылары белән дә бу санда танышырсыз.Рифә Рахман белән бергә “Аурупага яңа заманда сәяхәт”енә  барып кайтасыгыз бар әле.

Бу санны рәхәтләнеп, яз челтәренә уранып, чәчәкләр хуш исен иснәп, батырларыбызны искә төшереп, бергә укыйк.

Идел-обложка-01

№4 — апрель, 2017

«Идел» журналының апрель саны дөнья күрде! Бу санда:

Галимҗан Гыйльмановның «Алтмышта оптимист булу – уен түгел» мәкаләсен, Рифә Рахманның «Тукай үзе киләме, яхуд апрель Тукайны көтә» дигән язмасын укый аласыз. Яңа ИДЕЛ-ЙОРТ сәхифәсендә Энҗе Басыйрова «Әниемнең кулын үбеп елаган чакларым булды» дип исемләнгән мәкаләсе Әзәабайҗанлы Шолат Балакишиев  белән әңгәмәгә корылган. ӘДӘБИ МОХИТ сәхифәсендә сез «Газинур Моратның «Әдәбият – ана телен яшәтә торган саклык банкы»» язмасы белән таныша аласыз.   Рузилә Мөхәммәтова «Татар язучысы һәм Мамадыш премиясе турында» шәхси фикерен дә укып китегез. 

 ШАГЫЙРӘ ЯЗМАЛАРЫ сәхифәсен Рифә Рахман «Аурупага яңа заманда сәяхәт» язмасы белән бизәде. Сезгә хуш килер дип уйлыйбыз.  Альбина Әпсәләмова, сезгә сәламәтлек теләп, «Яшьләр экологик агымга аңлы рәвештә кушыла» мәкаләсен тәкъдим итә. Экология темасын дәвам итеп, Энҗе Басыйрова «Яшьләр экология яклы! »  мәкаләсе белән танышыгыз.

Булат Ибраһим белән Ләбиб Лерон шигырьләрен дә бу санда укырга мөмкин. Галимҗан Гыйльманов «Йолдыз» исемле нәсерен дә журнал битләреннән укыгыз. Шулай ук җырчылар Ришат Төхвәтуллин, Ильвина белән мавыктыргыч әңгәмәләр дә апрель санында урын алдылар.

Бу мәкалә, язмалардан тыш, сез тагын сәхнә, мәдәният, «Сәләт»тә булган хәлләр белән дә таныша аласыз. «Идел» белән калыгыз!

 

 

 

 

Идел_обложка-1

№3 — март, 2017

Март аеның яңа саны чыкты.

Бу санда сез Мөршидә Кыямованың Нәбирә Гыйматдинова белән әңгәмәсен, Эльвира Шакирова Мәскәудә Гүзәл Уразованың гастрольләре турында укый аласыз. Бу санда Данил Сәфәров мәгълүмат кырында этле-мәчеле уен турында «Җитди һәм җиңел журналистика бәрелеше» мәкаләсендә уйлана, Эльвира Сафина яшь галим-мөгаллимнәр белән аралаша, Айгөл Хәйри дә биредә. Әдәбият бүлегендә Шәмсия Җиһангирова белән Лилия Фәттахова шигърияте, Ландыш Әбударованың «Газап» белән Кәрим Кара «Туган» әсәрләрен, Рифә Рахманның әдәбиятны гына тугел, дөньяны хатын-кызлар яулап алуы турында уйланулары сезгә хуш килер.

Обложка-Идел-01

№ 2 – февраль, 2017

“Идел”нең яңа саны сезне нәрсә белән сөендерер икән?

Римма Гатинаның “Безнең тормыш-үлчәү”, Лилия Фәттахованың “Дөнья катлаулымы, безне?” язмалары белән таныша аласыз. Шагыйрь Ркаил Зәйдулла “Музаның җенесе бармы?” соравына җавап эзли, “Бөркетнең канаты очранда ныгый” мәкаләсендә иҗатта нигә егетләр аз дигән сорауга күренекле шәхеләр ьавап табарга тырыша.  Альбина Әпсәләмова Төбәкара клиник диагностика үзәгенең УЗИ-диагностика бүлеге җитәкчесе Камил Йосыпов белән әңгәмәсе,  Мөршидә Кыямованың Ркаил Зәйдулла белән, Ч әчәк Гәрәеваның җырчы-композитор Гөлназ Закирова белән әңгәмәсен укый аласыз.  Журнал битләрендә “Калеб. Яңа дулкын-2017” проектында катнашкан ГөлназГазизова хәзерге яшьләр һәм татар әдәбияты, “Калеб” кичәсе турында үз фикерләрен белдерә.

Әдәбият белән кызыксынучыларга яшь шагыйрь Азат Миргаязның шигырьләре хуш килер. Бу санда Җәүдәт Сөләйманов “Испан дәфтәреннән” дип исемләнгән шигырьләр циклын тәкъдим ителде. Рәфкать Кәраминең “Ана” нәсере һәм Айдар Зәкиевнең “Кан тамыры” нәсеренең дәвамын да бу санда укый аласыз. Шулай ук  яңа санда Әлмәт шәһәрендә узган “Әдәби суд” язмасы да урнаштырылды. Спорт белән кызыксынучылар Фәрит Салиховның  ”Чиста металл-алтын гына” язмасын һәм Ирина Бертманның “Барлык спорт төрләре буенча да “бишле!” язмалары хуш килер .

“Идел”белән бергә калыгыз!

Обложка-01

№1 – гыйнвар, 2017

2017 елга «Идел» журналының беренче саны чыкты. Бу санда сез Рифә Рахманның Разил Вәлиев белән әңгәмәсен, көрәшче Нәфис Миңнебаев белән сөйләшүне, «Эш өстәлем алдында — Тукай портреты» дип исемләнгән Гүзәл Яхина белән кызыклы әңгәмәне укый аласыз. Әдәбият рубрикасында Ленар Шәехның «Инглиз дәфтәреннән», Галия Гайнетдинованың «Яшәүнең үз төсе!..», Зөлфәт шигырьләрен табарсыз. Бу санда студентлар тормышына багышланган Гүзәл Закирова язмаларын, фән һәм иҗатны үзенә берләштергән Эльвира Сафина иҗатлары белән якыннанрак танышып була! Сәхнә, сәламәтлек саклау, сөю-сәгадәт, фән кебек бүлекләрдә дә сезнең өчен бик кызыклы булган язмалар бар.

2017 елда да безнең белән булыгыз!

Идел-01

№12 – декабрь, 2016

2016 елның соңгы саны да дөнья күрде! Бу санда сезне  нәрсә белән куандырырбыз?

Шигърият рубрикасында Луиза Янсуарның   “Мең хикмәт – Дөньяның тышында!” дип исемләнгән шигырьләрен укый аласыз,   Лиана Мәрданованың   “Бер тукталыш…”,   Рифә Рахманның   “Хатлар язарсыңмы, Гөлчирә?” нәсерләре белән таныша аласыз. Фәиз Зөлкарнәйнең   “Туган йорт тойгысы” хатирәсе дә сезгә хуш килер.

Гүзәл Сәгыйтова: «Күпме исем уйласак та, «Калеб»тән дә яхшыракны тапмадык»  язмасында “Калеб”  кичәсе турында сөйли, Айгөл Абдрахманова   “Чын  шагыйрьләрне эзләп…” язмалары да “Калеб” кичәсенә багышланган.  “Сәхнә” рубрикасында  Альбина Әпсәләмованың  “  Алгебра белән гармониягә ышану “ язмасы Г.Камал директоры Илфир Якупов  белән әңгәмәгә корылган.   Энҗе Әхмәтҗанова: «Сәләт» –  икенче өем» мәкаләсендә “Сәләт” дөньясы белән сезне якынрак таныштырыр.  Кышкы суыкларда авырмас өчен,  “Сәламәт Булыгыз!”  рубрикасында  Альбина Әпсәләмованың  “ Кул һәрвакыт пульста “ язмасы белән таныша аласыз.  Яңа еллар якынлашкан саен, могҗизага ошана барасың, шуңа күрә Лилия Туктарова сезгә “ Кыш бабай Президентка хат язарга тели “ һәм   атаклы шәхесләребез бәйрәмнәргә ничек әзерләнүе турында “ Яңа елга әзерләнәсең, әзерләнәсең…” мәкаләләрен әзерләде. Болардан тыш, журналыбыз битләрендә башка кызыклы язмалар да күңелегезгә хуш килер.

2016 ел тәмам. Бу ел дәвамында бергә булдык, киләсе елда да безнең белән калыгыз! Киләчәк яңа еллар белән!