Идел_обложка-1

№3 — март, 2017

Март аеның яңа саны чыкты.

Бу санда сез Мөршидә Кыямованың Нәбирә Гыйматдинова белән әңгәмәсен, Эльвира Шакирова Мәскәудә Гүзәл Уразованың гастрольләре турында укый аласыз. Бу санда Данил Сәфәров мәгълүмат кырында этле-мәчеле уен турында «Җитди һәм җиңел журналистика бәрелеше» мәкаләсендә уйлана, Эльвира Сафина яшь галим-мөгаллимнәр белән аралаша, Айгөл Хәйри дә биредә. Әдәбият бүлегендә Шәмсия Җиһангирова белән Лилия Фәттахова шигърияте, Ландыш Әбударованың «Газап» белән Кәрим Кара «Туган» әсәрләрен, Рифә Рахманның әдәбиятны гына тугел, дөньяны хатын-кызлар яулап алуы турында уйланулары сезгә хуш килер.

Обложка-Идел-01

№ 2 – февраль, 2017

“Идел”нең яңа саны сезне нәрсә белән сөендерер икән?

Римма Гатинаның “Безнең тормыш-үлчәү”, Лилия Фәттахованың “Дөнья катлаулымы, безне?” язмалары белән таныша аласыз. Шагыйрь Ркаил Зәйдулла “Музаның җенесе бармы?” соравына җавап эзли, “Бөркетнең канаты очранда ныгый” мәкаләсендә иҗатта нигә егетләр аз дигән сорауга күренекле шәхеләр ьавап табарга тырыша.  Альбина Әпсәләмова Төбәкара клиник диагностика үзәгенең УЗИ-диагностика бүлеге җитәкчесе Камил Йосыпов белән әңгәмәсе,  Мөршидә Кыямованың Ркаил Зәйдулла белән, Ч әчәк Гәрәеваның җырчы-композитор Гөлназ Закирова белән әңгәмәсен укый аласыз.  Журнал битләрендә “Калеб. Яңа дулкын-2017” проектында катнашкан ГөлназГазизова хәзерге яшьләр һәм татар әдәбияты, “Калеб” кичәсе турында үз фикерләрен белдерә.

Әдәбият белән кызыксынучыларга яшь шагыйрь Азат Миргаязның шигырьләре хуш килер. Бу санда Җәүдәт Сөләйманов “Испан дәфтәреннән” дип исемләнгән шигырьләр циклын тәкъдим ителде. Рәфкать Кәраминең “Ана” нәсере һәм Айдар Зәкиевнең “Кан тамыры” нәсеренең дәвамын да бу санда укый аласыз. Шулай ук  яңа санда Әлмәт шәһәрендә узган “Әдәби суд” язмасы да урнаштырылды. Спорт белән кызыксынучылар Фәрит Салиховның  ”Чиста металл-алтын гына” язмасын һәм Ирина Бертманның “Барлык спорт төрләре буенча да “бишле!” язмалары хуш килер .

“Идел”белән бергә калыгыз!

Обложка-01

№1 – гыйнвар, 2017

2017 елга «Идел» журналының беренче саны чыкты. Бу санда сез Рифә Рахманның Разил Вәлиев белән әңгәмәсен, көрәшче Нәфис Миңнебаев белән сөйләшүне, «Эш өстәлем алдында — Тукай портреты» дип исемләнгән Гүзәл Яхина белән кызыклы әңгәмәне укый аласыз. Әдәбият рубрикасында Ленар Шәехның «Инглиз дәфтәреннән», Галия Гайнетдинованың «Яшәүнең үз төсе!..», Зөлфәт шигырьләрен табарсыз. Бу санда студентлар тормышына багышланган Гүзәл Закирова язмаларын, фән һәм иҗатны үзенә берләштергән Эльвира Сафина иҗатлары белән якыннанрак танышып була! Сәхнә, сәламәтлек саклау, сөю-сәгадәт, фән кебек бүлекләрдә дә сезнең өчен бик кызыклы булган язмалар бар.

2017 елда да безнең белән булыгыз!

Идел-01

№12 – декабрь, 2016

2016 елның соңгы саны да дөнья күрде! Бу санда сезне  нәрсә белән куандырырбыз?

Шигърият рубрикасында Луиза Янсуарның   “Мең хикмәт – Дөньяның тышында!” дип исемләнгән шигырьләрен укый аласыз,   Лиана Мәрданованың   “Бер тукталыш…”,   Рифә Рахманның   “Хатлар язарсыңмы, Гөлчирә?” нәсерләре белән таныша аласыз. Фәиз Зөлкарнәйнең   “Туган йорт тойгысы” хатирәсе дә сезгә хуш килер.

Гүзәл Сәгыйтова: «Күпме исем уйласак та, «Калеб»тән дә яхшыракны тапмадык»  язмасында “Калеб”  кичәсе турында сөйли, Айгөл Абдрахманова   “Чын  шагыйрьләрне эзләп…” язмалары да “Калеб” кичәсенә багышланган.  “Сәхнә” рубрикасында  Альбина Әпсәләмованың  “  Алгебра белән гармониягә ышану “ язмасы Г.Камал директоры Илфир Якупов  белән әңгәмәгә корылган.   Энҗе Әхмәтҗанова: «Сәләт» –  икенче өем» мәкаләсендә “Сәләт” дөньясы белән сезне якынрак таныштырыр.  Кышкы суыкларда авырмас өчен,  “Сәламәт Булыгыз!”  рубрикасында  Альбина Әпсәләмованың  “ Кул һәрвакыт пульста “ язмасы белән таныша аласыз.  Яңа еллар якынлашкан саен, могҗизага ошана барасың, шуңа күрә Лилия Туктарова сезгә “ Кыш бабай Президентка хат язарга тели “ һәм   атаклы шәхесләребез бәйрәмнәргә ничек әзерләнүе турында “ Яңа елга әзерләнәсең, әзерләнәсең…” мәкаләләрен әзерләде. Болардан тыш, журналыбыз битләрендә башка кызыклы язмалар да күңелегезгә хуш килер.

2016 ел тәмам. Бу ел дәвамында бергә булдык, киләсе елда да безнең белән калыгыз! Киләчәк яңа еллар белән!

Идел-обложка-01

№ 11 – ноябрь, 2016

«Идел»нең ноябрь саны да дөнья күрде. Бу санда сез Рәмилә Майорова-Гайнетдинова, Рәдиф Кашапов шигырьләрен, Марат Гайнуллинның «Яра ачысы», Алмаз Хәмзиннең «Ул-тереләчәк» нәсерләрен укый аласыз. Төрле яшь язучылар һәм җырчыларның йолдызлык чире белән авыру-авырмаулары турында, Альбина Әпсәләмованың «Диварлар да дәвалау көченә ия» язмасын, Рифа Рахманнан «Әдәбият дәресе» дә сезнең өчен кызыклы булачак. Шамил Хаматов белән дә якыннарак танышу мөмкинлеге дә бар. Күннән шамаиль, брошь, муенса ясаучы Алсу Мөсәвирова, Айсылу Лерон турында да бу санда укып булачак. Ноябрь санында Ленур Иксановка Әдәби суд белән дә танышып булачак. Моннан тыш сезне кызыксындырырлык башка бик күп язмалар бар.

Рәхәтләнеп укыгыз! Бергә булыйк!

Идел-обложка-01

№ 10 – октябрь, 2016

«Идел» журналының октябрь саны тышлыгына «Mardеsign» дизайн-студиясенә нигез салган Айдар һәм Ләйсән Мәрданшиннарның фотосы чыгарылды. Алар татар орнаментлары төшкән төрле-төрле товар тәкъдим итәләр.

Әдәбият бүлегендә  Ландыш Габдрахманова, Шиһапова Гөлүсә, танылган шагыйрь Ләис Зөлкарнәй һәм 12 октябрьдә гомер бәйрәмен билгеләп  үткән Гарифҗан Мөхәммәтшинның шигырьләре чыгарылды. Алмаз Хәмзиннең «Ул тереләчәк» нәсерен һәм Илдус Фазлетдиновның «Ике мин»  юмореска-фельетонын укый аласыз. Бу санда татар дизайны турында да кызыклы мәгълүматлар табырсыз. 9нчы санда басылып чыккан Рузилә Мөхәммәтованың»Яшьләрдән зарланып» язмасына «Яшьләрдән зарланмыйча» дип исемләргән кайтаваз белән дә таныша аласыз.

«Иделем акчарлагы» әдәби конкурсы, «Татар балалар лидеры мәктәбе», «Сәләт» яшьләр оешмасы турында мәкаләләр сезне яшьләр дәрясына алып керер. XII халыкара мөселман киносы фестивале,  Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Гүзәл Сибгатуллина белән әңгәмә мавыктыргыч булыр. Гөлүсә Закирова белән Кырымга сәяхәт итәрсез.

Алга таба да әдәбият дәрьясында бергә гизеп, аралашып яшик!

oblozhka-01

№9 – сентябрь, 2016

Сентябрь санының тышлыгына “Кыю кызлар” төркеме фотосы чыгарылды.
Әдәбият бүлегендә Эльвира Һадиева, Олеся Феоктистова, Эльвира Нуриева иҗаты, Әнәс Хәсәнов шигырьләре, Сәмига Сәүбанов, Солтан Шәмси нәсерләре, Рифат Җамал иҗаты белән таныша аласыз. Бу санда әдәби судка куелган Ленур Иксанов шигърияте дә урын алды. Сентябрь санында Рифә Рахман, Камил Кәримов, Гомәр Даутовның графоманнар турында фикерләрен җиткерделәр. Татар яшьләре форумы, яшьләр мәктәбендә сәләтле балалар турында да бу саннан укып белә аласыз. Рифа Харрасованың сәхнә тормышы турында мәкаләсе, “Рональд Макдоналд йорты” турында мәкаләләр дә күңелегезгә хуш килер.  Журналның “Мәдәният” бүлегендә III Төрки яшьләр фестивале турында гомуми мәгълүмат, “Сәләт” яшьләр оешмасының җәйге хатирәләре, модадан артта калмаучылар өчен Family Look язмасы бик кызыклы булыр. Журналда бу юнәлеш буенча конкурс та игълан ителде. Спорт белән кызыксынучылар да үзләре өчен файдалы мәгълүмат табачак.

Кыскасы, һәрвакыттагыча яшь, актив һәм креатив без!

идел-обложка-01

№ 8 – август, 2016

Җәйнең соңгы аена аяк бастык. Яңа сан да чыкты. Бу санда:

Римма Фәррахова «Кеше кирәк – кеше өчен…» дип исемләнгән  шигырьләрен тәкъдим итә,  Ләбиб Лерон   “Гүзәллеккә түзәр хәл юк… “ шигырьләре белән дә таныша аласыз.  Илүзә Гайнетдинова   “Безнең сукмакта “ нәсере дә сезгә ошар дип уйлыйбыз.

 Илфак Хафизның  “Нәргизә белән Таңсылу””,  Сәмига Сәүбәнованың  “Кайту “ нәсерләре белән таныша аласыз. Миңнеруй Гайфуллинаның   “Зөһрә һәм Ак Курай” дип исемләнгән шигырьләре дә бу санда тәкъдим ителде.

Энҗе Басыйрованың   «Монда үземне ана карынындагы бала төсле яклангандай хис итәм»  язмасын,  Чәчәк Гәрәеваның   “ Мөселман яшьләре җыелган җирдә” мәкаләсен укып, үзегезгә кызыклы мәгълүматлар алырсыз. “Спорт “ рубрикасында  Сөмбел Таишеваның   “Рух гармониясенә сукмак” язмалары һәм   “Юбилейлар” рубрикасында “Идел кызы “ бәйгесе турында укый аласыз.

 Рузилә Мөхәммәтова  “ Яшьләрдән зарланып…” мәкаләсендә хәзерге әдәбият турында фикер йөртә, әдәби теманы дәвам итеп,  Гөлинә Гыймадова  “ Әсәр үз ризыгы белән туа” мәкаләсе белән танышыгыз.  Зөфәр Мөхәммәтшинның   “Җавабы табылмаган сораулар, яки Әдәбият, хәлең ничек?” соравы да әдәбият сөючеләргә якын булачак.   “Сәләт”, “Сәхнә”, “Спорт”, татар интернеты рубрикаларында да сез үзегезгә кызыклы мәгълүматлар таба аласыз.

“Идел” журналы һәрвакыт сезне шатландырып, рухи баетып торарга әзер. Бергә булыйк!

обложка-идел-1

№ 7 – июль, 2016

Июль аенда сезне нәрсә белән куандыра алабызмы? Күп нәрсә белән, мәсәлән:

“Шигърият” рубрикасында Рүзәл Мөхәммәтшаның   “Таңда уйлар әллә кая илтеп ташларга мөмкин… Лилия Рә  “Бер көләсе иде рәхәтләнеп… “ дип исемләнгән шигырьләрен тәкъдим иттек. Халисә Ширмәннең  “ Үләселәр бар икән… “,  Мөнәвәрә Шәфигуллина ның “ Су рәнҗеше”, Ркаил Зәйдулланың  “ Алмалы ел” нәсерләрен укый аласыз.

Радик Сабировның   “Язучыга җылы сүз кирәк! “ мәкаләсе белән дә танышыгыз.

 Рифә Рахманның   “Рампа кысасындагы тормыш, син безне кая илтәсең?” язмасын ,  Ландыш Фазуллина ның “ Серле үзгәреш “ мәкаләсе,  Фәнсилә Шәйдүләтованың  “  Йолдызлар кабынганда… “ язмалары да сезгә кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

Нәзилә Хуҗина   “Тәбрис Яруллин: «Башкарган эшебез мәгънәле» “ Данил Сәфәров  “ Блог язар өчен Блок буласы юк” кебек кызыклы язмалары да сезгә кызыклы мәгълүмат булыр.   “Милләттәшләр Авазы “, “Сәламәт Булыгыз! “,” Сөю-Сәгадәт “рубрикаларын да сезнең өчен кызыклы мәкаләләр әзерләдек.

 “ Сәлбит”тә  Ландыш Заһретдинова   “Яңа аланнар сере” турында сөйли , “Бәйрәмнәребез “дә Чәчәк Гәрәева   “Иске Кулаткы эстафетаны Урта Әләзәнгә тапшырды “ язмасы сезгә кызыклы булачак.

Алга таба да сезне кызыклы мәкаләләр, актуаль әңгәмәләр белән шатландырып торырбыз. Журнал битләрендә күрешкәнгә кадәр.

обложка-идел-01

№ 6 – июнь, 2016

Июнь санының тышлыгына “Идел кызы-2016” фотобәйгесендә катнашкан һәм җиңгән кызларның фотолары чыгарылды. Быел әлеге конкурсның бүләкләү тантанасы “Идел” тарихында беренче тапкыр зурлап, “Туган авылым” күңел ачу комплексында үткәрелде. Җиңүчеләр белән журнал “эче”ндә танышырга мөмкин.

Әдәбият бүлегендә танылып килүче шагыйрә Гөлүсә Батталова, быегы Тукай премиясе иясе Ркаил Зәйдулла, шулай ук күптән түгел юбилеен билгеләп үткән Ренат Харис шигърияте, Алсу Зиннурова, Солтан Шәмси, Данил Салихов, Альберт Хәсәнов прозасы белән танышырга мөмкин. Бу саннан башлап без WorldSkills турында яза башлыйбыз. Танылган хәйрияче, җәмәгать эшлеклесе Фәрид Мифтахов белән дә янә әңгәмә ясап алдык. Яшь җырчы Рамил Закиров белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырдык: бу номерда аның белән әңгәмәне укысагыз, тиздән аның концертларына билетларда “Идел” логотибы урын алачак!

Бергә булыйк, дуслар!