обложка-идел-1

№ 7 – июль, 2016

Июль аенда сезне нәрсә белән куандыра алабызмы? Күп нәрсә белән, мәсәлән:

“Шигърият” рубрикасында Рүзәл Мөхәммәтшаның   “Таңда уйлар әллә кая илтеп ташларга мөмкин… Лилия Рә  “Бер көләсе иде рәхәтләнеп… “ дип исемләнгән шигырьләрен тәкъдим иттек. Халисә Ширмәннең  “ Үләселәр бар икән… “,  Мөнәвәрә Шәфигуллина ның “ Су рәнҗеше”, Ркаил Зәйдулланың  “ Алмалы ел” нәсерләрен укый аласыз.

Радик Сабировның   “Язучыга җылы сүз кирәк! “ мәкаләсе белән дә танышыгыз.

 Рифә Рахманның   “Рампа кысасындагы тормыш, син безне кая илтәсең?” язмасын ,  Ландыш Фазуллина ның “ Серле үзгәреш “ мәкаләсе,  Фәнсилә Шәйдүләтованың  “  Йолдызлар кабынганда… “ язмалары да сезгә кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

Нәзилә Хуҗина   “Тәбрис Яруллин: «Башкарган эшебез мәгънәле» “ Данил Сәфәров  “ Блог язар өчен Блок буласы юк” кебек кызыклы язмалары да сезгә кызыклы мәгълүмат булыр.   “Милләттәшләр Авазы “, “Сәламәт Булыгыз! “,” Сөю-Сәгадәт “рубрикаларын да сезнең өчен кызыклы мәкаләләр әзерләдек.

 “ Сәлбит”тә  Ландыш Заһретдинова   “Яңа аланнар сере” турында сөйли , “Бәйрәмнәребез “дә Чәчәк Гәрәева   “Иске Кулаткы эстафетаны Урта Әләзәнгә тапшырды “ язмасы сезгә кызыклы булачак.

Алга таба да сезне кызыклы мәкаләләр, актуаль әңгәмәләр белән шатландырып торырбыз. Журнал битләрендә күрешкәнгә кадәр.

обложка-идел-01

№ 6 – июнь, 2016

Июнь санының тышлыгына “Идел кызы-2016” фотобәйгесендә катнашкан һәм җиңгән кызларның фотолары чыгарылды. Быел әлеге конкурсның бүләкләү тантанасы “Идел” тарихында беренче тапкыр зурлап, “Туган авылым” күңел ачу комплексында үткәрелде. Җиңүчеләр белән журнал “эче”ндә танышырга мөмкин.

Әдәбият бүлегендә танылып килүче шагыйрә Гөлүсә Батталова, быегы Тукай премиясе иясе Ркаил Зәйдулла, шулай ук күптән түгел юбилеен билгеләп үткән Ренат Харис шигърияте, Алсу Зиннурова, Солтан Шәмси, Данил Салихов, Альберт Хәсәнов прозасы белән танышырга мөмкин. Бу саннан башлап без WorldSkills турында яза башлыйбыз. Танылган хәйрияче, җәмәгать эшлеклесе Фәрид Мифтахов белән дә янә әңгәмә ясап алдык. Яшь җырчы Рамил Закиров белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырдык: бу номерда аның белән әңгәмәне укысагыз, тиздән аның концертларына билетларда “Идел” логотибы урын алачак!

Бергә булыйк, дуслар!

обложка-идел-01

№ 5 – май, 2016

Матур май аенда журналыбызның  яңа саны да басылып чыкты. Бу санда сезне Нур Әхмәдиев нең “Бәлки, миндә ике йөрәктер?..”,  Лилия Гыйбадуллинаның “ Яз тулы көл исе һаваларда…”  Рәзинә Мөхиярнең  “ Күңел яшь әле!” , Рафаил Такташның   «Җиңү белән котлап салют бирсен туплар…» шигырьләр бәйләмен укый аласыз. Алинә Галиеваның   “Һәрбер юлым аңа таба илтә… “, Рәсим Хәбибулланың    “Приютов” нәсерләрен, “ ША-ЯРЫШ”та  Марс Гафуровның “ Сөйлим сиңа иптәш начальник…” хикәясе белән таныша аласыз.

Чәчәк Гәрәева   «Сугыш кына булмасын» язмасын, Сөмбел Таишеваның   Илдар Әбүзаров: «Хакимияткә параллель яссылыкта яшим» дип исемләнгән әңгәмәсе күңелегезгә хуш килер.   Рузалия Газизованың  “Мәңгелек юлчы Гаташ… “ мәкаләсен,  Чәчәк Гәрәеваның Оксана  Ильюп белән   «Мин сәхнә өчен яратылмаган»  әңгәмәсен укыгыз.

Әдәбият рубрикасында Флёра Тарханованың “ Рәнҗеш” хикәясен, Гүзәл Яхина  “ Зөләйха күзләрен ача” романныннан өзекне, аннары Рөстәм Зариповның  “ Гүзәллек һәм шөкәтсезлек” мәкаләсен укыгыз.   Зөфәр Мөхәммәтшин   “Зөләйха күзен ача алганмы соң?” дигән сорауга җавап эзли.   “Яшьләр галәме “ рубрикасында  Лилия Заһидуллина  “ Кесәләрегез чыдасын! “,  “Шагыйрә Язмалары”нда Рифә Рахманның    “Яз, май, рэп” мәкаләсе белән танышыгыз.   Марат Кәбиров   “Көнчелек” дип исемләнгән  язмасы сезгә кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

Алга таба да  безнең  белән калыгыз!

обложка-идел_01

№4 – апрель, 2016

«Идел» журналының апрель саны  бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланды. Аның һәм аңа атап язылган шигырьләр, Зәйтүнә Мәүлүдованың истәлек  язмасы, Рифә Рахманның өметле яшь галимәләребезнең берсе Алия Мөбарәкшина белән әңгәмәсе, Лирон Хәмидуллинның кызыклы язмасы, Раил Гатауллинның «Интернет челтәрендә Тукайны табып буламы?»  мәкаләсе, «Нәсер» сәхифәсендә  Ахирның, Зиннур Хөсниярның, Нурислам Хәсәновның әсәрләре, Алинә Ардашированың язучы Айдар Хәлим белән әңгәмәсе, Радик Сабировтан Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозов белән очрашу турындагы язма урын алган. Шулай ук Рифә Рахманның Будапешт хакындагы сәяхәтнамәсе, Нияз Игъламовның хатирәләре, балачагы үткән урыннарга экскурсия кызыклы булыр. Казан дәүләт энергетика университетында күптән түгел булып узган «Яз гүзәле – 2016» бәйгесе, «Сөю-сәгадәт» сәхифәсендә матур,  тату гаилә тарихы, Фәния Хуҗахмәтнең «Имам сүзе» рубрикасында дөнья күргән язмага карата фикере, шагыйрь Җәүдәт Сөләйман иҗатына күзәтү, «Ярдәм» мәчете каршында эшләп килә торган Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге хакында эчтәлекле язмаларны укый аласыз.

обложка-идел-01

№1 — гыйнвар, 2016

2016 елның гыйнвар санында Ася Беляеваның Йолдыз Миңнуллина тәрҗемә иткән, Илдус Гыйләҗев, Данис Хәйруллин шигырьләре, Раил Садретдинов хикәяләре, Нәбирә Гыйматдинованың бик кызыклы бәяны; Радик Сабировның ТР Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург шәһәрендә даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, Альбина Әпсәләмованың Илдар Ягъфәров һәм Фәрит Бикчәнтәев, Энҗе Басыйрованың Лилия Газизова белән әңгәмәләре урын алган. Шулай ук Сәрвәр Камалованың, Айнур Хәбировның китап турында язмалары, Чәчәк Гәрәеваның очучылар әзерли торган мәктәп, “Шүркәле,  Кызыл Калфаклы, Ковбойлы редакция» турында мәкаләләрен рәхәтләнеп укырга мөмкин. Моннан тыш, әлеге санда Камал театрында премьера буларак барган “Галиябану” спектакленә карата Халисә Ширмән фикере, Алинә Бикмуллина һәм Илдар Баязитовның дини язмаларын да укырга була. Татар милли киемнәренең заманча чагылышы турында Алисә Сабирова язмасы аша таныша аласыз. Гаяз Исхакый мәкаләләрендә Русиянең киләчәге мәсьәләсен исә үз язмасында Илһам Фәттахов ача.

обложка-идел12

№12 — декабрь, 2015

«Идел» журналының декабрь саны Хәсән Туфанның «Илдә ниләр бар икән?» шигыре белән башланып китә. Очраклы түгел, чөнки 9 декабрьдә бөек татар шагыйренең тууына 115 ел булды. Бу айда Мөхәммәт Мәһдиев, Хөсәен Әхмәт-Вәли, Кәрим Тинчурин кебек танылган татарларның юбилейлары да билгеләп үтелде һәм әлеге шәхесләр, аларның иҗатлары журналда үз урыннарын алдылар. Яшьләрдән талантлы яшь автор Гөлүсә Шиһапова үзенең хикәясе белән уртаклаша. Рузия Сафиуллинаның ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан белән әңгәмәсе журнал басылып чыкканчы ук зур кызыксыну уятты. Рузилә Мөхәммәтова исә узып баручы мәдәни елга бераз нәтиҗәләр ясый һәм киләсе елның Русиядә кино елы буларак билгеләп үтәчәген анонслый.  Intertat.ru электрон газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин Америка Кушма Штатларында күргән-белгән хатирәләре белән уртаклаша. Даими авторыбыз Раил Гатауллин үзе алып барган тат-ONLINE сәхифәсендә татар әдәбиятының интернет челтәрендәге урыны хакында уйлана. Декабрь саны Яңа ел темасын да читләтеп үтми. Аерым алганда, билгеле татарлар 2015 елда ниләр эшләүләре һәм эшли алмаулары, планнары турында уртаклаша. Бу һәм башкалар хакында «Идел» журналының 2015 елның соңгы — декабрь санында танышырга мөмкин.

обложка-идел - ноябрь

№11 — ноябрь, 2015

«Идел» журналының ноябрь санында кызыл җеп булып башка төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүче милләттәшләребез темасы күтәрелә. Бу тема Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, Иваново өлкәсендә гомер итүче шәһәрдәшебез Гөлнара Шакирова белән әңгәмәләрдә, Рифә Рахманның Габделҗаббар Кандалый туган Сембер якларына сәфәре, Доминикана республикасына барып җиткән татар кызының андагы яшәеше, Вахит Имамовның үзебездә кадерен тапмаган, читкә китеп солтан булган Ильяс Абдуллин,  «Идел» яшьләр үзәге вәкилләренең Әстерханга сәфәре турындагы язмаларда урын таба. Бу санда шулай ук Башкортстанда яшәүче шагыйрь Нурлан Ганиев шигырьләре, Нәбирә Гыйматдинованың яңа гына табадан төшкән хикәясе, Айгөл Абдрахманова хикәясе буенча «Әдәби суд» утырышы беркетмәсе белән танышырга мөмкин. Атилла Расих язмышының моңа кадәр билгеле булмаган яклары да яктыртыла. «Идел» журналының ноябрь саны язмалары моның белән генә чикләнми…

обложка-идел-2

№10 — октябрь, 2015

«Идел» журналының октябрь санында ниләр укырга була? Бу санда кызыл җеп булып Казанда узган Халыкара мөселман кинофестивале һәм авыл яшьләре темасы күтәрелә. Кинофестивальдә ниләр күрдек? Татарстан киносы киләчәктә нинди булыр? Кино төшерүчеләрне ниләр борчый? Бу хакта Рузилә Мөхәммәтова язмасында танышырга мөмкин. «Ак чәчәкләр»дә төшкән Динар Хөснетдинов белән кызыклы гына әңгәмә бирелә. Татарстан Милли китапханәсе директоры Сөембикә Җиһаншина белән сөйләшүдә китапханәнең бүгенгесе, киләчәге турында сүз бара. Татарстанда Аграр яшьләр берләшмәсе эшчәнлеге оешма җитәкчесе Миләүшә Заһидуллина белән әңгәмәдә яктыртыла. Авыл яшьләре, аларның проблемалары, эш бармы, юкмы, үрнәк авыл гаиләләре турында да октябрь санында укырга була. Бу санда Салисә Гәрәева, Рүзәл Мөхәммәтшин шигърияте белән таныша алабыз, Рабит Батулла исә сабый вакытына кайтара. Айгөл Абдрахманованың «Чана кайда?» хикәясе «Әдәби суд» хөкеменә чыгарыла. Нәбирә Гыйматдинованың якташы Роза апа Туфитуллова турындагы язмасы да кызыклы. Авыл дигәч, милли көрәш күз алдына килә, бу санда Атказанган спорт остасы Раил Нургалиев белән әңгәмә бирелә. Раил Гатауллин татар интернеты турындагы язмалар сериясен дәвам итә. Роберт Галиев һәм аның театры турындагы материал да кызыклы гына. Бу әле «Идел» журналының октябрь санында чыгачак кайбер язмалар гына.