Истәлек калагы (хикәя)

Идрисова Гүзәл Ильяс кызы Минзәлә районы Гөлек авылында 1998 елның 10 ноябрендә туган. Урыс урта мәктәбенең 11 сыйныфында укый. Кызыклы китаплар укырга ярата. Фән олимпиадаларында, фәнни конференцияләрдә, иҗадый бәйгеләрдә катнаша.

Әниемнең әнисен без ерак әби дип йөртәбез, чөнки ул күрше авылда яши. Аларга бару – олы вакыйга: эш күп булса да, кунак – кунак инде ул!
Әбиләрнең өендәге бар нәрсәнең дә тарихын беләм мин: иске радионыкын да, ярты гасырлык күкеле сәгатьнекен дә, әллә ничә кат кулъяулыкка төрелеп, шкаф өстендә яткан көмеш чулпыларныкын да…

Сәгатьне өй котлап бүләк иткәннәр. Шул көннән алып ул һичбер ялгышусыз-нисез өйдә тыныч кына минутларны чутлый.
Чулпыларны әбиемнең әнисе тагып йөргән. Үләр алдыннан балдагын – зур кызына, чулпыларны әбиемә бүләк иткән…

Шулай да әле мин белеп өлгермәгән бер кызыклы әйбер бар монда. Ул – калак. Тутыкмас металлдан ясалган гап-гади калак. Бабам әйтүе буенча, аны әтисе сугыштан алып кайткан. Берәр кирәгенәме, истәлеккә, йә туганнарына чит җир әйберсен күрсәтер өчен алганмы – билгесез. Сорашырга, кызыксынырга уйламаган бабам: сугыш яралары белән кайткан авыру әткәсе ун елга якын урын өстендә яткан, хәзер җитмешне ваклаучы бабам ул үлгәндә, унҗиде яшьлек егет булган.

Ул калак башкалары белән бер үк савытта тора. Дөрес, аннан беркем дә файдаланмый, ләкин савыт-саба юганда аны да калдырмый юалар. Бу – гаиләдә сакланып килгән, һич бозылмый торган гадәт. Калакны бүтән җиргә алып куярга да ярамый: урыны бары тик шунда гына булырга тиеш!

Беренче карашка ук күренә: бу – аш кашыгы түгел. Бабай уйлавынча, әлеге калак госпитальдә ниндидер дарулар ясау, сыеклыкларны бүлү өчен кулланылган булса кирәк. Ю-ук, моның тарихы бик мавыктыргыч, бик кызыклы булырга тиеш! Мәсәлән, менә болайрак…

…Дошман чигенә. Безнең солдатлар фашистларны Пруссиягә кадәр куып килгән. Җиңүгә дә санаулы көннәр генә калган. Чираттагы бәрелештә, авыр яраланып, Тимерхан госпитальгә эләгә. Чит җир. Чит тел. Чит кешеләр. Авыруларның йөрәкләргә төшәрлек итеп ыңгырашуы… Ул да шундыйлар арасында. Ә кемнәрдер туган ил азатлыгы өчен барган канкойгыч сугыш кырында үлеп үк калган… Үзеңнең кешеләргә имгәк икәнеңне аңлап ятудан да авыр нәрсә бармы икән?

Тимерханның караңгы көннәрен яктыртучы Ул бар. Госпитальдә аның елмаюы егет башындагы ямьсез уйларны куа, яшәргә көч өстәп тора. Ул – ак күлмәкле фәрештә – шәфкать туташы. Аның исеме дә гади генә түгел, бик матур – Дизольгия! Кыз палатага кергәндә аңа ияреп, бүлмәгә нур, бәхет, рәхәтлек тә керә. Ул һәркемгә игътибарлы, йомшак итеп эндәшә. Чират Тимерханга җитә. Егет, хисләреннән оялып, күзләрен озын керфекләре астына яшерә. Дизольгия аның да хәлен сорый, үз телендә нидер аңлата. Күрәсең, ул аны юатадыр, тереләсең, тиздән туган якларыңа кайтырсың, ди торгандыр. Шулайдыр, ләкин, ни кызганыч, аның сөйләгәнен егет аңламый, фаразлый гына. Хәер, ул ни әйтсә дә, Тимерханга бары яхшылык кына тели: моны ул йөрәге белән тоя. Гомер буе гап-гади авылда яшәп, татарчадан кала бер тел дә белми шул егет.

Вакытны үткәрергә, күңелендәге сагынуны басарга әле ярый каләм белән кәгазе бар Тимерханның. Уйнап үскән инеш буен, мул сулы чишмәләрен, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән болынны рәсемгә төшереп юана. Гади каләм белән генә ясалган булса да, рәсеменнән чәчәкләрнең исләре аңкый, бөҗәкләрнең безелдәгәне ишетелә кебек тоела. Алар Дизольгияне дә җәлеп итә һәм кыз шуларга карап соклана.
Көннәрнең берендә ул кызның портретын ясап бүләк итә. Дизольгия бик сөенә. Бу минутта аның күзләрендә соклану, читенсенү белән бергә якын итүе дә чагыла. Җавап итеп, ул Тимерханга бүләк әзерли: шарф бәйләргә керешә.
Сугыш бетә. Егет тә әкренләп аякка баса. Шулай да ерак юлга чыгарлык, атналар буена поездда кайтырлык хәлгә килгәнче, салкын кыш җитә. Саубуллашу алдыннан Дизольгия белән күзгә-күз карашып озак утыра алар. Кызның яралы солдатларга дару бүлеп бирә торган махсус калагы да, шарф белән бергә, Тимерхан кулында кала. Дизольгия бер сүз дә әйтә алмый.
Поездда егетнең урыны баласы авырган бер хатын-кыз янәшәсендә туры килә. Яшь, авыру нарасый туктаусыз көйсезләнә, үрсәләнеп елый. Тимерхан, биштәреннән бер кечкенә телем ипи алып, анага бирә. Хатын, рәхмәт укый-укый имезлек ясап, баласына каптыра. Комсызланып ипи йомшагы суырган бала тынычлана төшә. Ягылмаган вагонда баручы бу сабыйны Тимерхан бик кызгана һәм бүләк шарфы белән төрә. Җылынып йоклап киткән балага елмаеп карап: «Истәлеккә калак калды бит әле», – дип, үзен юата…

Бу вакыйга – күңелемдә туган бер фараз гына. Бәлкем, чынлыкта бөтенесе үзгәчә булгандыр. Тимерхан бабайның Дизольгия исемле кызны да, кызыллы-каралы шарфны да гомерендә күргәне булмагандыр. Мондый вакыйганы сугышның ни икәнен белмәгән, ямьле бер кичтә әнисе белән чәй эчеп утыручы хыялый кыз гына уйлап таба ала. Шулай да, минемчә, кешеләрдәге мәхәббәтне дә, яшьлекне дә бернинди сугыш та берничек тә оныттыра алмый ул.

 

Комментарий язарга