Истәлеккә гөл калдырып китте…

Соңгы көннәрдә «Татмедиа» бинасында үзгәрешләр бара. Өске катларда ремонт башлану сәбәпле, анда утыручы редакцияләрне урыннарыннан кузгалттылар. Аларны вакытлыча кайсын кая күчерәләр.

4bb11fa7-41d0-4ec8-a264-66cdbd7f1aaf

Үзгәреш җиле озак еллар унынча катта хуҗа булган «Казан утлары» журналын да читләтеп узмады: редакция хезмәткәрләре әкренләп әйберләрен җыя.

Бүген «Казан утлары»ннан шагыйрь, публицист Рәфикъ Юныс килеп керде. Кулында – гөл. Заманында «Идел» журналында эшләгәнгәме, ул безне – Идел кызларын аеруча якын итә кебек. Хәер, бәлки безгә шулай тоеладыр гына. Әдәбият-сәнгать дөньясындагы ирләрнең күңеле киң, үзләре тасма телле, юлларында туташ-ханымнар очраса, «кәмплимит»ләрен кызганмыйлар. «Кызлар, менә шушы гөлне сезгә бүләк итеп калдырам. Үзегезнең тәрәзә төпләрегез бүлмә гөлләре белән тулган булса да, күз карасыдай саклавыгызга ышанам», – диде әдип моңсу гына. Шәмәхә яфраклы гөлне урамга алып чыгарга курыккан, күрәсең, февральнең кояшлы, әмма салкын көне нәфис яфракларны аямас дигәндер инде. Рәфикъ абый шушы гозере белән кереп чыккач, ямансулап калдык. Гомер көзенә кереп барса да, егетләр кебек җитез, көч-куәте ташып торган язучыларның берсе бит ул. Карлы буран котырамы, ишеп яңгыр явамы, эшкә җәяү килә, ә йөзендә – елмаю. Сиңа бер-ике җылы сүз әйтеп, унынчы катка тәпиләп менеп китә. Аның беркайчан лифтка утырганын күргәнебез юк. Төшкәндә исә ике кулын артка куеп, атлап түгел, чабып төшә. Рухи дөньясы нинди гайре! Сөбеханалла! Шундый кешеләр белән эшләү безгә – яшьләргә зур бәхет һәм дәрес.

…Татар әдипләренең редакциядә саклана торган шәхси әйберләре турында язганыбыз бар иде инде: Туфан Миңнуллин бүләк иткән самавыр, Әмирхан Еникинең китаплары, Хәсән Туфан сурәте һ.б. Хәзер инде Рәфикъ Юнысның гөле дә өстәлде.

Комментарий язарга