Ни хәлең бар, язучы? (М.Вәлиевта кунакта)

Татарстан язучыларының Казаннан ерак түгел урман куенындагы «Аккош күле» иҗат йортына узган гасырның илленче елларында нигез салына. Шул заманнардан бирле анда ике йөзләп язучы яшәп китә.

...Алар биредә иң шәп әсәрләрен иҗат итә. Әлеге искиткеч ямьле урын ул еллардагы кебек шаулап-гөрләп тормаса да, бүген дә бирегә килеп, мондагы гүзәл табигатьтән илһам алучы әдипләребез шактый. Аерма шунда гына: теге елларда язучыларга ике гаиләлек «фин» йортлары төзелсә, хәзер инде һәркемнең үз өе, үз бакчасы, үз дөньясы… Хәер, язучылар үзләре дә совет заманы әдипләреннән аерыла. Кемдер дөнья куа-куа, ике-өч катлы затлы йорт җиткезгән. Кемдер шәһәрдә дүрт-биш бүлмәле фатирында гомер итә, Аккош күленә ялларда гына килеп китә. Әдәби тәнкыйтьче, язучы Мансур Вәли-Барҗылы гына ничә еллар инде «Аккош күле»ндәге җыйнак кына өендә яши бирә. Хәтта кышкы салкыннар, бураннар да куркытмый аны. Кыш уртасында урман эчендә япа-ялгызы көн күргән язучының хәлен белеп кайтырга булдык.

«Әдәбиятка җавапсыз карый башладылар»

«Аккош күле – гаҗәеп урын. Ишегалдында бертөрле һава, капканың аргы ягына чыксаң, бөтенләй башка сулыш, урман исе килә», – дип, каршы алды Мансур абый. Язучының бакчасы биш-алты сутый чамасыдыр. Мунчасы, көрәк-тырма ише кирәк-ярак куярга сарае бар. Тирә-якта тынлык, сафлык… Иҗат итәм дигән кеше өчен менә дигән мохит.

– Мансур абый, әдәбиятка ничек килдегез?

– Мин Әгерҗе районы Барҗы авылында колхозчы гаиләсендә тудым. Барҗылы тәхәллүсем дә туган авылым исеменнән алынган. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук каләм тибрәтә, район газетасына мәктәп тормышы, авылдагы хәлләр, яңалыклар турында яза башладым, республика матбугатына да язмалар җибәрештерә идем. Малайлар белән урамда уйнап йөргәндә хат ташучы апа мине чакырып ала да гонорар тапшыра. Мәктәптә укыганда ук шулай итеп акча эшли идем. Актив хәбәрче, дип унынчы сыйныфта укыганда Мәскәү журналында сурәтемне дә бастырып чыгардылар. Мәктәптән соң район газетасына әдәби хезмәткәр итеп алдылар. Яшьлегем белән бәлки артыгын тырышып җибәргәнмендер, бер ел эшләгәч, күз авыртырга тотынды. Авыл китапханәсенә мөдир булып кайттым. Аннары колхоз комсомол оешмасын җитәкләдем. 1968 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга кердем. Дүртенче курста укыганда, күренекле язучы Фатих Хөсни исеменә язган «Ачык хат» «Социалистик Татарстан» газетасында басылгач, җәмәгатьчелектә исемемне таный башладылар. Озак та үтмәде, «Казан утлары» журналы идарәсе редакциянең әдәби тәнкыйть бүлегенә эшкә чакырды 1973-75 елларда Ерак Көнчыгышта офицер булып хезмәт иткәндә дә, матбугат белән элемтәне өзмәдем: мәкаләләр, әдәби язмалар гел җибәреп тордым. Хәрби бурычны үтәп, Казанга кайткач, Татарстан Язучылар берлеге аппаратына «Идел» альманахы редакторы итеп куйдылар. Шул елларда татарча яшьләр журналы ачу өчен көрәшеп йөрдек, Мәскәүгә хатлар яздык, бу эшкә шактый гына татар зыялылары, шул исәптән беренче сәркәтип Фикрәт Табеевны да катнаштырдык. Ни кызганыч, безнең омтылыш киң колач алса да, уңай нәтиҗә бирмәде. КПСС өлкә Комитетның яшерен карары нигезендә автоном республикаларга журнал чыгарырга мөмкинлек тудырмаска дигән боерык булган. Чөнки башкалары да сораячак бит. Гәрчә яшь язучылар күп, язмаларын бастырырга мәйдан кирәк иде. Илдә үзгәртеп корулар башлангач кына «Идел» альманахын айлык әдәби журнал итеп үзгәртү мөмкинлеге ачылды. Ул чагында мин «Казан утлары» журналының әдәби тәнкыйть бүлеген җитәкли идем инде. Бу эшкә 30 ел гомеремне багышладым.

IMG_6956

– Әдәби тәнкыйтьче булу өчен еллар буе тәҗрибә туплау зарур кебек. Яп-яшь килеш бу эшне ничек башкардыгыз?

– Г. Тукай Дәүләт бүләге иясе Фатих Хөснигә атап «Ачык хат» язуым аңа каршы күсәк күтәрүгә тиң иде. Тәнкыйть мәкаләсе басылып чыккач, дәртләнеп киттем. Әдәби әсәрне һәрчак күңелгә якын алып, яратып укыйм. Шул вакытта гына кимчелеге яхшы күренә.

– Борын асты да кибәргә өлгермәгән малайның тәнкыйть сүзләренә олы язучылар үпкәли, ачу саклый идеме?

– Ул дәвердә тәнкыйтьне уңай күренеш, кирәкле шәй итеп кабул итәләр, әдәбиятны яхшырту өчен эшләнә дип саныйлар, бәйләнүне белмиләр иде. Бер мәртәбә Барлас Камаловны Аяз Гыйләҗев белән чагыштырып, берсен мактап, икенчесен яманлап яздым, Барлас агага авыр сүзләр әйттем. Билгеле, тәҗрибәле тәнкыйтьче алай эшләмәс, язучының үзенә генә кимчелекле якларын күрсәтер иде дә бит, тәҗрибә җитмәгән, күрәсең. Шуңа да карамастан, Барлас Камалов та, Фатих Хөсни дә миңа карата мөнәсәбәтләрен үзгәртмәде, аралашып яшәдек. Хәзер инде тормыш, чор үзгәрде, артык хәрәкәтчәнгә әйләнде, тәнкыйтьчеләр кимеде. Бу әдәбият өчен начар күренеш.

– Әсәр укыганда әле дә гадәт буенча тәнкыйтьлисезме?

– Башта гади укучы буларак танышып чыгам. Шул чагында ук кытыршы урыннары тешкә тия, күңелне чеметеп ала, «тормышта болай түгел бит» дип куясың. Хәзер инде күп укый алмыйм, бик язасы да килми, чөнки күз начар күрә, минус тугызлы күзлек киям. Шулай да кайбер басмаларны даими күзәтеп барам. Мәскәүдә нәшер ителә торган «Литературная газета»ны яздырам. Аны тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда алдыра башлаган идем, шуннан бирле өзелмичә укыйм. Ул дөнья әдәбияты белән тоташтыра, ил күләмендә булган әдәби яңалыклар белән танышып барырга мөмкинлек бирә. Аккош күлендә яшәсәм дә, Казанда почтада абонемент әрҗәм бар. Бөтен басмалар шунда килә, атна саен барып алам.

– «О, ничек язган шәп бит, ә!» – дип сокланып укый торган әсәрләр очрыймы?

– Кызганыч, зур язучылар китеп бетте инде. Мөслимдә яшәп иҗат итүче Фоат Садриевнең, Зөлфәт Хәкимнең язганнары ошый, аларның әсәрләре кызыклы. Хәзер инде әдәбият кына түгел, дөнья үзгәрде. Шуңа да шәп проза әсәре язучылар булмауны да аңлыйм. Яшәеш дөрес юнәлештә бармый, бигрәк тә телевидение тормышны боза.

Аннан соң әдәбият вакланды да. Аңа җавапсыз караш яши, җиңел, тиз генә язып була дип уйлыйлар, әдәбиятны җитди вазыйфа дип кабул итмиләр. Совет чорында гонорар системасы да башка, бармак калынлыгы китап чыгарсаң, аның акчасына машина алып була иде. Хәзер шуның уннан-егермедән бер өлеше эләгәме, юкмы. Г. Тукай Дәүләт премиясенең дә күләме биш йөз мең сум гына. Бүгенге заман өчен бу күп суммамыни? Исеме зур, акчасы юк. Шуларны истә тотып, бик яхшы, бай эчтәлекле әсәрләргә грант бирсәләр иде. Елга бер-ике генә яхшы проза әсәре ачыкланса да, әдәбият җанланып китәр дип уйлыйм. Язучы өчен матди як шулай ук мөһим фактор, кеше вакытын уздырып язып утыргач, түләү аңа стимул бирергә тиеш.

– Еллар узгач киредән әдәбиятка кайтырбызмы, аңа якынаербызмы икән?

– Адәм баласы үзен саклап калу өчен зур-зур калалардан кечкенә авылларга күченсә, табигатькә якынайса, дөрес яши башласа, әдәбият та элеккеге югарылыгына менәчәк. Без миллиард еллар табигатьтән аерылмаганбыз. Соңгы йөз елларда гына цивилизация барлыкка килеп ташкалалар калкып чыкты. Халыкның зур шәһәрләргә укмашуы агрессивлыкка китерә, урын җитмичә кешеләр бер-берсеннән туя, ирексездән бер-берсен күрә алмый башлый. Әле ярый сәнгать, театр, җырлар бар, дим. Миллилекне һичьюгы шулар саклап тора.

– Яхшы әсәр ничә яшьтән соң языла?

– Төрлечә. Мәсәлән, Михаил Шолохов яшь чагында язган. Мин исә яшьлектә мәкаләләр язу белән мавыктым. Илле яшьтән узгач, новеллалар иҗат итүгә керештем, шул чорга баштан кичкәч мәхәббәт тарихлары, кадерле истәлекләрне кәгазь битләренә төшерергә ашыктым. Саллы роман, бәян язу өчен тормыш тәҗрибәсе булу мөһим. Яшьләрнең кино карап, уйлап чыгарып язган әсәрләре шундук сизелә, алар укучыга берни бирми, акыл сатуга гына кайтып кала. Тетрәндергеч язмышларны, яшәешне колачлаган чын проза үрнәге тормыштан алына, алар кешене борчыган мәсьәләләрне күтәрә.

– Гомерен әдәбиятка багышлаган язучыларга игътибар бармы?

– Шәхсән үзем тормышымнан канәгать. 14 мең сум пенсия алам, шуңа бер мең өстиләр. Аллага шөкер, яшәргә акча җитә.

«Мичкә утын ягып яшәүдән тәм табам»

Мансур Вәлиевнең уң ягында – Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, каршысында – Г. Камал театры режиссеры Илгиз Зәйниев, сул ягында галим Фоат Галимуллинның бакчалары урнашкан. Җир кишәрлекләре арасында койма ише нәрсә юк. Мәсәлән, Мансур абый белән Равил Фәйзуллинның «фазенда»сын гөлҗимеш куаклары гына аерып тора. Җиһанда кыш ае хакимлек итүгә карамастан, кып-кызыл җимешләре ап-ак юрган астыннан елмаешып утыра иде. Мәрхүм Мөдәррис Әгъләмов та заманында шушында яшәгән. Казанда торыр урыны булмагач, олуг шагыйрьнең бик күп вакыты монда узган. Үзе бакый дөньяга күчкәч, аның йортын караучы табылмаган, корылма ишелеп төшкән. Хәзер инде аның җирләре тирә-күршеләрнекенә кушылып беткән. Якты истәлеге булып үз куллары белән утырткан ике алмагач кына калган.

– Мансур абый, Аккош күленә килгән елларыгызны хәтерлисезме?

– Бу йортны өр-яңа килеш 1976 елда Язучылар берлегеннән бушлай бирделәр. Ике кечкенә бүлмәле, җыйнак кына «фин» өе иде. Чирәм казып бакчаны үзем ясадым. Ул чакта бирегә килеп-китеп кенә йөрсәм, туксанынчы елларда ныклап төпләндем, даими яши башладым. Газ кермәгән йортны мичкә ягып җылыта идем. Кайчак морҗа тыгыла, төнлә өй түбәсенә менеп, төтен чыгу юлын шөшкеләп төшәм, икенче көнне эшкә баргач, шуларны сөйләп хезмәттәшләремне көлдерә идем. Күптән түгел йортны зурайттым: өйалдын сүтеп, янкорма төзеттем. Картаймыш көнемә җылы бүлмә ясадым.

IMG_6948

– Олыгайган көндә бөтен уңайлыклары булган шәһәр фатирында яшәү кулайрак түгелме соң?

– Мин – авыл малае, таш арасында, җирдән, табигатьтән башка яшәүне күз алдына да китермим. ГЭС сусаклагычы төзелгәч, туган авылым су астында калды, кендек каны тамган нигезем юкка чыкты. Ходайга шөкер, язмыш шушы урынны бүләк итте бит. Мондагы тормышымнан тәм табып яшим. Романтиканы югалтмас өчен хәтта мичне дә сүтмим. Зәмһәрир суыклар башланса, кабызып җибәрәм. Утынны үзем әзерлим. Элек юлларны кар басып китә, чыга алмый ята идек. Хәзер машиналар йөреп торгач, юлны ачалар. Җәй көне нинди генә кошлар сайрамый. Аларны оҗмах кошлары дип йөртәм.

– Кайбер язучылар бай тормышта гомер кичерә, сез монда мичкә ягып җылынасыз…

– Урманга керсәң чыршысы, нараты, юкәсе һ.б. каршы ала, сәлам бирә. Һәркайсы үзенчә матур. Агачлар төрле булган кебек, язмышлар да бер-берсенә охшамаган. Байлыкка, әллә ничә машиналы кешеләргә исем китми. Баю өчен алдашу, әрсезлек, нахал булырга кирәк. Миндә бу сыйфатлар юк, холкым андый түгел. Үземнеке үземә җитә. Аның каравы, җаным тыныч.

– Урман эчендә үзегезгә генә куркыныч түгелме?

– Юк, ияләшенгән инде. Иртәнге сәгать алтыдан да калмыйча йокыдан торам. Чәй куеп җибәрәм, көн саен кишерне уып, салат ясап ашыйм. Күзгә файдасын күрәм. Чәйләп алгач, яктыргач, урамга чыгып йөреп керәм. Кичке якта тагын бер тапкыр урап кайтам. Көнгә өч чакрым чамасы юл узам. Телевизордан хоккей карарга яратам. Каләмдәш дусларым килә. Кемдер китап чыгара, кереш сүз язуны сорый. Кайберәүләрне Язучылар берлегенә тәкъдим итәм.

– Азык-төлекне кайдан аласыз?

– Казанга бармый тормыйм, ризыкны шуннан алып кайтам. Җәй көне велосипед белән дә барыштырам.

«Әле дә гашыйк булам»

– Гомер буе ялгыз яшәгән кешеләр дә картайган көндә бергә утырып чәй эчәргә булса да, дип үзләренә пар эзли. Сезнең дә ул хакта уйлаганыгыз юкмы?

– 30 ел бергә яшәгәннән соң хатын белән юлларыбыз аерылды. Ике кызым бар. Олы кызым Миләүшә Мәскәүдә яши, «Мосфильм»да костюмнар буенча рәссам булып эшли. Кече кызым Наилә матурлык салонында урынбасар вазыйфасын үти. Алар белән аралашып торам. Кәҗәмөгез йолдызлыгы астында туган, ялгызлык ярата торган кеше мин. Үземне ялгыз хис итмим, күңелсезләнүнең нәрсә икәнен белмим. Абый Биектау районы Әлдермеш авылында яши. Энем Казанда гомер кичерә. Алар да килеп, хәл белеп тора.

– Беренче мәхәббәтегез исегездәме?

– Мәктәптә укыганда Клара исемле күрше авыл кызына гашыйк булдым. Ничә еллардан соң Сабантуена кайткач, бер танышым «әйдә, Клараны күрсәтәм», дигән иде, барырга кыенсындым. Клара үзгәргәндер дип уйладым. Күңелдә сакланган беренче тәэсирләрне бозасым килмәде. Язучылар – хисчән халык. Ә мәхәббәт – йөрәк эше, Ходай Тәгалә адәм затларына биргән иң зур бәхетләрнең берсе, яшәү мәгънәсе. Тиз гашыйк булам. Андый халәтне әле дә кичерәм.

– Нинди теләк белән яшисез?

– Сәламәтлектән аерылырга, сугыш афәтләре күрергә язмасын дим.

– Аккош күленең гөрләп торган, язучыларның ялкынланып иҗат иткән елларын сагынасызмы?

– Совет чорында бергәләшеп яшәү сизелә иде. Сибгат Хәким, Хәсән Туфаннар йөргән сукмаклар бит бу. Ул елларда тормыш күңелле иде. Бервакыт шулай велосипед белән барганда, юлымда Хәсән Туфан очрады. «О, синең атың да бар икән», – дип, рәхәтләнеп көлдерде. Яши башлагач, беренче төнне кунарга җыенам. Шул кичне Сибгат аганың: «Ут кирәк булыр», – дип шәм күтәреп кергәне истә. Соңыннан инде үз кулыбыз белән багана утыртып, электр чыбыгы сузып йөрдек. Ничә еллардан соң егетләр җыелып шигырь укып утырганда ут бетте. Мин дә Сибгат Хәким шикелле шәм кабыздым да, күтәреп кереп киттем. Мөдәррис Әгъләм: «Бу синең теге шәмең ахрысы», – дигән иде. Үзәк капка янындагы беседкада җыелып, фикер алышулар үзе бер якты хатирә булып хәтердә саклана…

Энҗе БАСЫЙРОВА

Комментарий язарга