Изге эштә бергә булыйк! (ФОТО)

Артистларның бүгенге вәзгытькә битараф булмыйча төрле кичәләрдә, флешмобларда катнашуы күңелне күтәрә. Моннан тыш төрле хәйрия концертларында җырлаулары, чыннан да, артист халкына хөрмәтне арттыра. Алдагы сүзем дә нәкъ шундый чараларның берсе турында.

25 нче октябрь К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Самирәгә ярдәм итү йөзеннән оештырылган “Тормышка өмет белән” хәйрия концерты булып узды.

Кечкенә Самирә Дәүләтовада – дцп, спастическая диллегия, GMFCS 3, ФК-2. Әлеге диагнозны ике яшьлек сабый түгел, ә өлкәннәр дә күтәрә алмас кебек… Көләч йөзле, елмаеп торучы нәни кызчыкка салкын кичтә һәр килгән тамашачы үзенең йөрәк җылысын өләшеп китте. Әйе, нәкъ шулай булды, чөнки концерт ахырында сәхнәгә әнисе белән менгән Самирәгә битараф кына караучы булмагандыр…

…Концерт исә, дөрестән дә, “җылы” иде. Бу –  залны үзләренең бетмәс-төкәнмәс энергияләре белән “кыздырып” торучы Әбри Хәбриев белән Айдар Галиәскаров һәм һәрбер җырчыны алкышларга күмгән тамашачының уртак тырышлык нәтиҗәсе. Әлеге кичәне Илгәрәй ачып җибәрде. Аның балачакка, әти-әнигә атап җырланган җырлары тамашачы күңеленең иң нечкә кылларын да тибрәткәндәр, хәер, Илгәрәйдән соң Салават Яруллинның бию көйләренә тезмәсе ирексездән басып биергә өтәрә иде. ТР атказанган артисты Филүс Каһиров та ярдәм итә алуына шатланып: “бердәм булып шушы күркәм залга җыелгансыз”,  – дип, концертны оештыручыларга, тамашачыларга рәхмәтен белдерде. Ниләр генә юк иде монда…

Менә залны дәррәү китереп,  “Ноу-хау” барабанщиклар шоуы чыгыш ясады. Ә аннан соң үзләренең ягымлы тавышлары белән ТР атказанган артистлары Рәсим Низамов, Айгөл Бариева әлеге кичәгә ямь өстенә ямь өстәделәр. Тумышы белән Мордовия республикасыннан булган Альбина Кармышева, Латвия кунагы – Лилиана Газизова, Әстерхан якларыннан – Альбина Кинжалиева шулай ук, Гөлнара Хәмидуллина, Дилә Нигъмәтуллина, Фәрит Низамиев, Макъсуд Юлдашев, Венер Сәлимов кебек җырчылар да бар иде бу кичәдә. Әлегә кадәр хәйрия концертларында бер тапкыр да катнашмаган Илназ Бах та: “мондый чараларга чакырганнары юк иде әле, изге эштә һәрвакыт бердәм булыйк”,  – дип, оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. “Мишәр оештырган концертта мишәр катнашмаса, концерт булмый инде ул. Менә монда да чүпрәле мишәре буа мишәрләрен чакырды”, – дип, Әбри Хәбриев сәхнәгә Рафаэль һәм Динә Латыйповларны чакырды.

Фойеда куелган әрҗә яныннан да беркем тыныч кына үтеп китмәде. Һәркем сәдакасын бирергә, ярдәм итәргә ашыкты. Бу көнне Зәмирә Сәмигуллинаның “Кем син, насыйп яр?” дип исемләнгән җыентыгын да алу мөмкинлеге бар иде.

Дистәләгән артист, зал тулы тамашачы нәни кызчыкны, аның әти-әнисен, туганнарын бу кичтә өметләндереп, алга барырга көч бирде. Мондый мөмкинлекне тудырган, Самирәне үзенең ярдәмчесе белән кавыштырган, шушы чараны оештыруны үз җилкәләренә алган кыю йөрәкле, гүзәл туташ – Илсөяр Нуретдинова иде. Аның моңарчы да бик күп хәйрия концертларын оештыруын беләм, ләкин үзе дә әйтеп киткәнчә, мондый зур масштабтагысын ул әле беренче тапкыр кына үткәрергә тәвәкәлли. Аңа бу изге эшендә ярдәм итүчеләргә — К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры директоры – Фәнис  Наил улы Мөсәгыйтовка һәм шулай ук бу чараны оештыруга үз өлешләрен керткән барлык театр хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен җиткерде. Аеруча әлеге концертны оештыруда һәрдаим ярдәм иткән К. Тинчурин театры артистлары  , М. Җәлил     исемендәге премия лауреатлары А. Пискунов һәм Р. Сәлаховага рәхмәт хатларын тапшырды.

Иганэ Иганэ1 Иганэ2 Иганэ3 Иганэ4 Иганэ6 Иганэ7

Комментарий язарга