Әй, бренд, безне дөньяга танытырсыңмы?

Узган елның ахырында тәкъдим ителгән «Татарстан мирасы» дип аталган бренд Татарстан һәм татар халкын битараф калдырмады, чөнки ул турыдан-туры тарихыбызга, мәдәниятебезгә, традицион кыйммәтләребезгә кагыла.

Вакытлы матбугат чаралары һәм интернет берара, Яңа ел алды ыгы-зыгысы һәм валюта «сикереш»ләре темаларын да читкәрәк этәреп, брендны тикшерү мәйданына әверелде. Бу аңлашыла да: бренд ул ике-өч көнлек һәм ике-өч тиенлек сурәтләр җыелмасы гына түгел. Аны әзерләгән «Апостол» пиар-компаниясе, әйтүләренчә, логотипны ел буе (!) ясаган, һәм бу продукт Татарстанны Русия, дөнья күләмендә еллар, дистә еллар дәвамында танытып, күрсәтеп, республикага җәлеп итеп торырга, аның халкы һәм мәдәни-тарихи байлыгы турында дөрес мәгълүмат бирергә, уңай фикер тудырырга тиешле. Күтәрерлекме яңа бренд бу йөкне, акларлыкмы ул үзенең максатларын? Икенчедән, «Апостол» компаниясен телевидение алып баручысы Тина Канделаки җитәкли, ә андый танылган шәхесләр һәм аларның фидакяр хезмәтенең суверен республика кесәсенә күпмегә төшүе тирәсендә шау-шу кубу – гадәти хәл.

Әлеге бәхәсләргә нокта куелды дияргә, мөгаен, иртәрәктер. Һәрхәлдә, халык брендны үз итсен, яратсын яисә, киресенчә, аннан бөтенләйгә баш тартсын өчен күпмедер вакыт узуы шарт. Ни әйтсәң дә, угын төзәгән җайдак – әйтик, Казандагы метро станцияләре атамалары кебек, җәмәгатьчелек хөкеменә, сайлавына куелган образ түгел. Нинди генә асыл һәм мәшһүр пиарчылар тарафыннан иҗат ителгән булса да, ул әлегә барыбер «өстән төшерелгән», «тагылган».

Фикер алышу – кирәкле шәй. Казанның меңьеллыгы тантанасы алдыннан, мәсәлән, фикерләшә-фикерләшә, Петербург урамы башланган урында торасы, инде металлдан коелган, дистәләгән оешмаларда килешенгән Петр I бюсты кире кагылды. Акчасы түләнгән – патшасы үлгән димәделәр, халыкта ризасызлык уяткач, бүтәнен, үзебезгә кирәклесен, Лев Гумилев һәйкәлен ясатып китереп куйдылар. Барысы да өч-дүрт кешенең интернетта бәхәсләшүеннән башланган иде, югыйсә… Ә «Татарстан мирасы» турында нинди фикерләр булыр?

Фәндәс Сафиуллин,

җәмәгать эшлеклесе, публицист, Казан.

Фандас«Бренд» дигән сүз белән килешә алмыйм. «Тамга» дисәк, татарча да һәм дөресрәк тә булыр. Тәкъдим ителгән тамгабызны бик тә урынлы дип саныйм. Аның кирәклегенә шигем юк. Рәсем ошады, тулаем алганда, уңышлы идея. Минем күрүемчә, бу тамгада татарның иң тирән, нәсел күзәнәкләрендә генә сакланып исән калган генетик тарихи хәтере, сынмас рухы чагыла. Автор, бәлки, андый максатны куймагандыр, ләкин бу тамганы шул мәгънәдә аңлатуны урынлы дип саныйм. Әлбәттә, төрле вариантлары яңгырарга мөмкин. Атлы җайдак тамгасын тыныч кына хупларга өндәр идем. «Эшли» башласын! Юкса бит, татарга хас бәхәс сазлыгына чумып, идеяне юкка чыгарып була. Мәсәлән, бүгенге флагыбызны кабул итү тарихыннан бер мисал. Аның яшел өлешенә ярым Ай сурәте кую тәкъдим ителгән иде. Шуннан бәхәс китте: ул Айның «мөгезләрен» кайсы якка каратып кую турында. «Айчылар» ике якка бүленеп, «Ай кирәк түгел» диючеләрнең саны күбрәк булып чыкты.

Латиница белән дә шул хәл күзәтелде. Аңа кире кайтуны кирәк дип тапкач, урталайга бүлендек: утызынчы еллардагы «яңалиф»кә кайтабызмы, әллә бүгенге төрекнекен алабызмы? Ун ел вакытыбызны бәхәсләшеп үткәреп, урысчасында калдык.

Эш барышында, ул тамгабызга урынлы дип табылган төзәтмәләрне кертербез. Үземнең дә бер төзәтмәне тәкъдим итәсем килә: ауга баручы, яуга каршы чабучы җайдакның сугышчан аты артык симез арт санлы була алмый. Аны бераз ябыктырып сурәтлисе иде. Җайдак үзе дә угын күтәребрәк, ераккарак төзәсә, әйбәтрәк булмасмы икән?

Тамганы бераз читтәнрәк тәкъдим ителүе бүген кулайрактыр. Турыдан-туры үзебездән чыкса, мөгаен, аңа бәйләнүчеләр артыр иде. Бер теләгем бар: бу тамганы куллану, аңардан файдалану ирекле булсын иде. Берүк, Алла сакласын, бу гамәл кемнеңдер хосусый хокукы ителеп, аның кәсеп чыганагына әйләнеп калмасын иде.

Фәнзилә Җәүһәрова,

Традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан.

фэнзилэ

Татарстасы дигәндә, сүз, беренче чиратта, Татарстанда яшәүче халыкларга бәйле әйтелергә тиештер. Татарстанлыларның уртак мирасы буларак кабул итәрлек лаеклы объектлар дәрәҗәсенә соңгы бишъеллыкта Бөек Болгар тарихы һәйкәлләре һәм Русия империясе барлыкка килүдә әһәмиятле роль уйнаган Свияжск утраулары менгерелде. Аларның мирас куәслеге әһәмияте, әлбәттә, бүгенге көн кадагыннан торып бәяләнеп бетә алмыйдыр. Мирас – вакытка бәйле төшенчә. Тарихи, мәдәни күренешне, истәлекне мирас категориясенә халык вакыт бизмәнен сынагач кына кертә ала. Шуңа күрә хәзергә без, бер яктан, вакыт сынавын үтеп, татар халкының изге мирасы буларак әллә кайчаннан бирле кабул ителеп килгән Бөек Болгар җиренең тарихи һәйкәлләре дә Татарстан халыкларының уртак мирасына әверелеп бару процессларының тарихи шаһитләре ролендәрәк чыгыш ясыйбыз. Шул ук вакытта ХХ гасыр ахырыннан бүгенге көнгә кадәр үзенчәлекле үз юлы белән үсеш, алгарышка барган Татарстанның мирас сандыгы буш дип әйтә алмыйбыз. Анда гомер бакый аралашып яшәп, бер-берләренекенә үрелеп беткән үзенчәлекле халыклар мәдәнияте дә, профессиональ сәнгатьтә күптәннән танылып килгән классик балет, опера сәнгате, кино сәнгате халыкара фестивальләре дә бар. Алар белән беррәттән, сәнәгать өлкәсенә кагылышлы мирасыбыз да бар. Ул – нефтехимия, машиналар җитештерү, нефть табуга караган өлкәләргә бәйле мирас. Ә инде башкалардан безне – Татарстанны аерып торган иң күркәм мирасыбыз ул – әлбәттә, тырыш, булдыклы, шактый үҗәт халкыбыз.

Татарстанның үз бренды дигәндә, Татарстанны чит кешеләр күзлегеннән башка регионнардан, территорияләрдән аерып торган күренешләрне аңларга кирәктер. Беренче чиратта, минемчә, ул – Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев һәм хәзерге президенты Рөстәм Миңнеханов алып барган эш өслүбе һәм халыкларның үзара хөрмәтенә нигезләнгән үстерелешле сәясәт. Аннан, кала үзәгендә Сөембикә манарасы булган Казан Кремле ансамбле. Тату гаиләдәгечә биредә дә Сөембикә манарасы бер яктан Кол Шәриф мәчетен, икенче яктан провослав диненең Благовещение чиркәвен җитәкләп, Татарстанның яшәү рәвешен дәлилли.

Татарстанның башка брендлары да бүгенге көндә шактый күп: ул төзек юллар; авыллар; яшел басулар; көтүлекләрдә утлап йөрүче маллар; шәһәрләребез күкләренә ашарлык биеклектән Республикабыз кунакларын сәламләгән бихисап күп төзелеш краннары; май ахырыннан июль уртасына кадәр сузылган халыкларыбыз бәйрәмнәре, җыр-моңнары; дөньяның әллә кайсы илләре юлларын гизгән КАМаз машиналары һәм тагын әллә ниләр.

(Язманың тулы варианты белән «Идел» журналының гыйнвар санында, шулай ук журналның электрон версиясендә танышырга була — Ред.)

Комментарий язарга