Җәй – кояш, ял, су коену һәм «Сәләт» белән шәп!

Кемдер өчен – гаилә, кемдер өчен – эш урыны, кемдер өчен менә дигән тормыш мәктәбе! Барган саен барасы килә, бер килсәң, китәсе килми. Һәрвакытта үсә, камилләшә һәм татарның сәләтле яшьләрен үзенә магнит кебек тартып тора. Әлбәттә, ул – «Сәләт»! Быел җәй бигрәк зурдан куптылар – егерме дүрт алан, алты форум, илебезнең төрле төбәкләреннән килгән унбиш меңгә якын катнашучы. Һәм бары тик алар өчен генә чакырылган иң шәп кунаклар.

«Сәләт»ле балалар һәм апа-абыйларның җәйге хис-кичерешләре белән танышыйк.

qWYS3-aQS4o

 

Назлыгөл Вәлиева, 23 яшь, «Болгар – Туган тел» форумы директоры:

 

«Болгар – Туган тел»нең туган тел өчен файдасы галәмәт! Биредә без татар телле мохит тудырабыз. Алан программасы да татар халкының мәдәниятен, сәнгатен, телен һәм тарихын өйрәнүгә юнәлтелгән. Көннең беренче яртысында балалар татар телен белү дәрәҗәләренә карап (югары, урта, башлангыч) татар теле дәресләренә һәм остаханәләргә йөрде. Дәресләр мәктәптәгечә түгел: кызыклы форматта – табигать кочагында, уен аркылы төрле темаларга әңгәмә корулар белән үтә.

Шулай ук татар рухын тоярга ярдәм итә торган остаханәләр: татар халык җырларын, биюләрен өйрәнү, милли hand made, күн эшләре, курайда уйнау, театр сәнгате, ораторлык осталыгы, журналистика, рәсем ясау серләренә дә өйрәнәләр. Төшке аштан соң татар халкының күренекле шәхесләре белән очрашулар каралган. Алар белән аралашкач, балалар яңа үрләргә мотивацияләнә. Яңа идеяләр, яңа фикерләр туплый.

Бирегә татар телен белмәгән балалар да килә. «Болгар – Туган тел»дә алар психологик барьерны җиңеп чыгып, татар телендә сөйләшергә оялмаска, аның тормышта кирәклеген аңлап, телне өйрәнү теләге белән һәм сөйләмдә еш куллана торган сүзләр белән кайтып китә.

Мин үзем дә беренче тапкыр «Сәләт»кә килгән чакларны искә алам. 2011 елда «Сәләт»кә эләгү авыррак иде, республикакүләм олимпиадада җиңү яулап килдем! Җәйге аланга чакыру хаты килгәч, шатлыгымның чиге булмады! «Сәләт» миңа очар канатлар бирде. Биредә дуслар таптым һәм бүгенгәчә яңа кызыклы шәхесләр белән танышуымны-дуслашуымны дәвам итәм. «Сәләт»нең үз атмосферасы, үз энергиясе бар! Эш көненнән соң арыган, яки кәефсез вакытларда «Сәләт» йортына килсәң, барлык борчулар онытыла, күңелдә ниндидер җиңеллек һәм яңа үрләр яуларга көч барлыкка килә!

 

Z8IgbQUE1bk

Адилә Әхмәтова, 25 яшь, блогер һәм укытучы:

 

«Сәләт»кә мин беренче мәртәбә 2010 елда сәлкеш буларак бардым. Беренче баруда ук бу мохиткә гашыйк булдым. Мәктәпне тәмамлагач, Санкт-Петербургның М.П. Мусоргский исемендәге музыкаль училищесена эстрада һәм джаз бүлегенә укырга кердем. Һәм биш ел буе Питерда яшәдем. Берничә ел элек ирем белән Казанга күченеп, кызлар өчен вокал мәктәбе ачтык.  «Сәләт»тә танышкан дуслар (алар инде хәзер әйдаманнар), укытырга чакыргач, бик теләп ризалаштым. Бигрәк тә форумның Болгарда – ата-бабаларыбызның изге җирендә үткәрелүе шәп тоелды. Сәлкешләр искиткеч:  бик креатив һәм инициативалылар, җитмәсә, барысы да җырларга ярата. Без халык җырларын да, хәзерге эстрада, урыс һәм чит телләрдә популяр булган җырларның татарчага тәрҗемәләрен дә башкарды. Балаларга дәресләр бик ошады. Кемдер җырлады, кемдер гитарада уйнады, кемдер битбокс белән шөгыльләнде. Кыскасы, «Сәләт»кә укытырга баруымнан мин бик канәгать!

 7ePNDqhE9gcЭльина Кәримова, 17 яшь, Әлмәт, сәлкеш:

 

Беренче мәртәбә «Болгар – Туган тел» аланында катнашкан идем. Шул елдан бирле һәр җәем «Сәләт» белән уза. Әле генә «Фәнни мирас» аланыннан кайттык, хәзер «Изге чишмә» аланына әзерләнәбез. Мин белгән «Сәләт» елдан-ел камилләшә. Быел Биләр форумында яшәү шартлары да башка булды: агач идәнле палаткалар, укыту чатырларында кондиционерлар тора. Һәркайсында борынгы ханнар һәм төрки ханлыклар турында язылган такталар эленгән. Тирә-якка каранып кына утырсаң да, бик күп яңа мәгълүмат алырга була! Квест та үттек. Бөтен Русиягә танылган шәхесләр белән дәресләр дә узды, бик күп уеннар уйнадык. «Сәләт»кә баргач, җәем юкка үтмәде, дип саныйм.

 

 

 

 

сэлэт1

Алмаз Шәрәпов, 27 яшь, «Фәнни мирас» аланының өлкән әйдаманы:

 

Фестивальне оештыручылар ел саен яңа әйбер уйлап таба иделәр, ләкин быел чып-чынлап шаккатырдылар! Узган елларга караганда, быел level up ясаганнар! Гомумән, фестивальнең үткәрелү масштабы бик зур булды: уку-укыту чатырлары, арт-объектлар, яңа зур сәхнә, шәп спикерлар һәм тренерларның активлыгы! Болар бар да Русиядә булган бер генә лагерьга да охшамаган!
Балаларның күбесе «Сәләт»тә беренче тапкыр. Шуңа да карамастан, барысына да бик тиз ияләштеләр һәм нәрсәдән дә тәм таба башладылар. Чараларда катнашмаган балалар булмады!

 

 

 

сэлэт

Мәрьям Минвәлиева, Кайбыч районы, 15 яшь, сәлкеш: 

Буш вакытыбызда, төркем белән җыелышып, «Мин бер кайчан да…» дигән уен уйнарга гадәтләндек. Уен дәвамында рәт буенча һәр кеше үз гомерендә, әлегә кадәр беркайчан да эшләмәгән берәр гамәл әйтә, әгәр башка уенчылар ул әйткән эшне эшләгән булса, ике кулның бер бармагын бөгеп барасың. Бармаклары калмаган кеше җиңелгән санала.  Ә җиңелгән кешегә җәза уйлап табалар. Бер кичне шул уенны безнең белән уйнап, әйдаманыбыз оттырды. Без аңа сәгать төнге беренче яртыда әтәч булып кычкырырга куштык. Ул сүзендә торды. Кич, олы әйдаманнар җыелышы вакытында, бөтен лагерьга ишетерлек итеп: «Кикерикүк», – дип кычкырды. Шундый шәп, ихлас һәм  шаян, безнең якын дусларыбызга әйләнгән әйдәманнарны ничек яратмыйсың инде? Киләсе форумга сәлкеш буларак түгел, ә волонтер сыйфатында барырга хыялланам. Үземнең дә балалар өчен үрнәк буласым килә!

 

Комментарий язарга