Йөрәгемне кемнәр җылытсын?

Йөрәк никтер артык тыныч бүген,

Мин дә тыныч, хәтта хыял да…

Тормышыбыз вак мизгелләр безнең,

Мизгелләрне бергә җыям да,

Синең белән бәйлеләрен сайлап,

Тезеп куям күңел түренә…

Кемнәргәдер бу ошамый, ахры,

Күңелемә җилләр үрелә.

Салкын минем бүген җаным, тәнем,

Хыялларым, салкын йөрәгем…

Җилгә генә кирәк минем хисләр,

Серләремне аңа сөйләрмен.

Йөрәк никтер артык тыныч бүген,

Салкынлыктан ул да оеган.

Кояш кайда? Бер җылы нур кирәк!

Кояш инде күптән баеган.

Бер карасаң, сүзләрем дә көлке,

Хисләрем дә көлке барысы.

Хәтта көлке, мескен булып кала

Йөрәктәге сөю ярасы.

Тик шулай да, яшим әле… Яшим!

Ничек йөрәк барсын онытсын?

Салкын тәнем, җаным, хыялларым,

Йөрәгемне кемнәр җылытсын?

 

Син төш булдың, ахры…

Кан тамыры буйлап очкын булып,

Чәчрәп аккан сөю хисеннән

Баш әйләнә…

Татлы агу тәме…

Шул сөюдән кабат исерәм.

Хәтереңдәме, синең күзләреңә

Шашып, онытылып карадым?

Күңелемнең кайнар хисе белән

Керфекләрең назлап тарадым.

Син төш булдың, ахры… Ул назларым

Югалдылар хыял таңында.

Мин уяндым бүген. Тынычландым.

Йә, елама, мине сагынма!

Син ирекле шәхес. Дөнья иркен,

Юллар төрле, төрле киләчәк.

Кисешсәләр юллар, очрашырбыз,

Тәкъдир кушса, булса күрәчәк.

Ә хәзергә аек акыл белән

Йөрәгемне бер кат урадым.

Син төш булдың…

Ул бәхетле булыр

Дип төшемне шуңа юрадым.

Мин уяндым. Сүнмәсә дә хисләр,

Ычкындырды инде богаулар.

Җүләрлек тә китте, булмас хәзер

Сөясеңме диеп сораулар.

***

Тамырлардан минем кан акмыйдыр,
Аккан кебек каләм карасы…
Ак кәгазьгә кара бизәк булып,
Тамгаланды бәгырь ярасы.

Ул тамгалар – шигырь орлыклары,
Чәчелделәр бөтен өстәлгә.
Нидер җитми кебек…
Туры килде,
Сезнең хисләрне дә өстәргә.

Акыл боткасына хис каймагын,
Кушсаң әгәр белеп чамасын.
Бер-бер артлы шигырь юлларыңны,
Йөрәгеңнән тартып аласың.

Комментарий язарга