Күңелне җылыткан җәй

Быелгы җәй “елак” булды. Бик еш яуган яңгырлар сәбәпле, җәй кояшының елмайганын күрмәдек тә диярлек. Соңгы айда гына ул “бүләк ясыйм” дигәндәй кыздырып алды да, тагын бер елга юкка чыкты. Яңгырлымы җәй яисә яңгырсызмы, ул барыбер җәй булып кала бирә. Олы хәрефләрдән… Чөнки әлеге сүз мәктәп укучыларын һәм, әлбәттә, студентларны ихластан сөенергә этәрә. Алда бит шуның кадәр башланмаган кызыклы җәй!

Сессияне июнь ахырында, ниһаять, биреп бетердек. Казан урамнарында йөреп ияләшкән үкчәләр туган авылга да аяк басты. Сагындырган! Кешеләрнең “авылда тавыш юк, колаклар ял итә” дигәненә сәерсенеп карый идем, әмма үзем күпме вакыттан соң авылыма кайткач, бу гыйбәрәнең чын икәненә инандым. Ни дисәң дә, авыл баласын шәһәргә алып барсаң да авылга карый диләр бит! Әллә башка төрлеме ул? Ярый, хикмәт анда түгел.

Яңгырлар белән дуслашып бетеп инде аларның барлыгын сизми башлагач, кояш чыкты. Без гаилә белән берничә көн җиләк җыярга бардык, су коендык, һавада ял оештырдык. Сеңелләрем һәм әтием белән ишегалдына атынгыч ясадык. Кыскасы, җәйге норма үтәлде дисәң дә була. Аңа берникадәр үзенчәлек өстәгән вакыйга булды. Әниемнең матур кош-корт яратканын белгән бер аучы абый аңа кечкенә генә кошчык китереп бирде.

Ул аны урманда тапкан, әнисе килер дип көтеп торган да, беркем дә күренмәгәч үзе белән алган булып чыкты. Бу кошчыкның нәрсә икәнлеген тәгаен гына аерып карап булмый. Озын муен һәм томшык кына аның кечкенә түгел икәнлеген, һәм бер дә чебигә охшамаганын күрсәтеп тора. Авызына үлән капмагач, без аның ит белән туклана һәм нигә чебиләр белән дуслашмаганын аңладык. Шулай итеп, Кулик көннән-көн үсте. (Аны башта кулик дип аталган кош дип караганга шул исем тагылып калды). Бәрәңге бакчасында эшләгәндә арттан калмыйча йөри, ашыйсы килсә кычкыра башлый, ә туйгач, шунда ук ятып йоклый торган кош безнең дуска әйләнде. Бигрәк тә ул әниемнең артыннан калмый һәм аның белән сөйләшә дә. Кайчак үзем дә әллә чынлап бер-берсен аңлашалар инде дип шаккатып куям. Канатлары чыга башлагач без аның челән икәнен белдек. Кыш көне дустыбыз белән нәрсә булачагы әлегә мәгълүм түгел.

Бу елны спорт белән шөгыльләнергә дип, без йөгерергә чыктык, велосипедта, роликта йөрдек. Ләкин шулай да иң күп эшләгән эш – кино карау булды. Ралинә (сеңлем) белән күпме сериал һәм фильмнар караганыбызны әле да санап бетерә алмыйм. Тагын мин өйнең икенче этажында рәсемнәр ясадым. Җылылык кертелмәгәнгә күрә, без анда җәй айларында гына йоклыйбыз. Мультфильм рәсемнәре белән бер бүлмә инде тулы булганга, яңа урын табып, “Алиса в стране чудес” дигән фильмнан сурәтләр төшердем. Зәринә белән шуларны төрле төстәге буяулар белән бизәдек. Якыннарыма бик ошады. Яллар китапларсыз үтми инде, шулар тәэсирендә шигырь, хикәяләр дә яздым.

Эх, җәйнең исләре килеп киткәндәй булды. Йолдыз атылганын күзәтүләр, төнлә көтүдән кайтмый калган сыерны көтеп утырулар, борчак ашаулар, печән кертүләр, чия җыюлар, әтиемнең күрше авылдан кайтканда кыска юл беләм дип бер сәгать буе шул кыска юлдан чыга алмыйча йөрүләр, туганнар белән җыелышып сөйләшеп утырулар… Авыл исен иснисе килә. Ул җир, үлән, чәчәкләр исе белән аңкый. Анда гына күктә кораб, фил, дөя сурәтләренә кереп йөзә торган ап-ак болытларны күзәтергә була, кояш баешының авылны алсу нурга күмгәненә сокланып була. Шәһәрдә мондый матурлык күз уңыннан югала, аны күрә алмыйсың, ә монда…

Җәйне мин бары тик авылым белән генә күз алдына китерә алам. Бернинди диңгезләр дә минем аңа карата булган мәхәббәтемне сүндерә алмый. Бәлки шуңадыр да җәйге ялымны менә шулай үткәрдем. Минемчә, башкасы кирәкми дә. Җәй бит ул. Тәнне генә түгел, йөрәкне дә җылыта торган вакыт.

Комментарий язарга