ҖӘННӘТ ЮЛЫ

(Зур әтием Дәүләтгәрәев Мансур рухына багышлыйм) Тук… тук… тук… Авыл уртасындагы җиргә сеңеп утырган салам түбәле, җир идәнле, читән киртәле, җил капкалы, бәләкәй генә йортның ишегенә Зур Бәлә төн уртасында ишек шакыды. Аның үз өенә беренче генә кагылуы булмаганлыктан, төпчек кызын тибрәтеп утырган Сабира, сискәнеп, чаршау артындагы агач сәкедә йоклап яткан ирен иңеннән селкетте: “Мансур дим, и ходаем, тор әле. Кемнәр йөри анда?”. Мансурның, тыштан килгән тавышны ишетеп, йокысы шундук качса да, бәлки, колагыма гына ишетелгәндер, дип, үзен алдарга тырышып ятуы иде. Ул үрелеп урам як тәрәзәсе аша карады. Көзге төннең шыксыз караңгысында чак-чак күренерлек кенә өч кеше шәүләсен шәйләде хуҗа.

Юк, ялгышмаган Мансур… Килгән … Еллар буена күңеленең бар тынычлыгын суырган, дөньяның ямен тоярга ирек бирмәгән, һәр тавыштан сискәндереп уята торган Бәлә, ниһаять, көтә торгач килде… Мансур сәкедә тезелешеп яткан өч баласына бер тын гына текәлеп торды да, хатынының кулындагы кызының башыннан сыйпады. Күзләренә курку иңгән Сабирасына: “Килгәннәр…”, – дип пышылдады да, ишеккә юнәлде. Җиңенә ябешкән хатыны, эшнең нидә икәнлеген аңлап, базга ымлады: “Бар төш тиз генә базга. Өйдә юк, диярмен…”. Хатынының беркатлыгына Мансур ачы көлемсерәде генә.

Эх, белмисең шул син аларны, хатыным… Мине тапмасалар, сиңа, балаларга зыян салачаклар бит алар… Тыштагы Бәлә дөп-дөп ишеккә тибә башлады. Куркып уянган балалар уянышып елаштылар. Мансур, өстенә дә кимичә, чыгып ишек келәсен ачкан иде, аны өч кеше тупас итеп эчкә төрткәләп кертте. Мансур, соңгы яклау эзләгәндәй, куркып уянган улы Габделхайны күтәреп алды да, юатырга тотынды. Кара киемле, картуз-каешлы өч кеше кыяфәтле Бәлә өй эчендәге ярлылыкка күз йөгертеп чыкса да, таштай күңеле йомшармады: “Дәүләтгәрәев Мансур син буласыңмы? Әйдә җыен тиз генә!”. Коточкыч Бәләнең эше тыгыз вакыт иде. Моннан чыккач, күрше авылга кереп, тагын бер халык дошманын алып чыгарга кирәк… Эшне тиз тотарга теләп, Бәлә, Мансурның кулындагы малайны тартып алып, сәкегә ыргытты да, ишеккә төрткәләде. Саубуллашу урынына Мансур бөгелеп төшкән хатынының иңенә генә кагыла алды:” Я дим, елама… Ходай язса, бер кайтырмын…”.

Мансур, чөйдә эленеп торган бишмәтен генә кулына алды да, караңгыда җил капка аша чыгып, алдыннан барган кара киемле кеше артыннан япмалы машинага менеп утырды. Эх, йорткаем! Башлар исән булып, кайта аламмы тагын сиңа… Көзге туңда йөгереп чыккан җиде яшьле ялан аяклы малай, машина артыннан елый-елый ”әткәй.. әткәй…” дип бераз ияреп барды да, караңгыда күздән югалды.

Юл оңгаена ике авылга кагылып, тагын дүрт кешене алып чыкканчы, таң да атты. Аларны йолдызлы картузлы, мылтыклы кешеләр район үзәгендәге милиция йортының караңгы, салкын подвалына китереп яптылар. Бервакытта да биш вакыт намазын калдырмаска тырышкан мулла, чүгеп, иртәнге намазын укып алды. Мансур үзе белән бергә эләккән кешеләрнең дүртесен дә танып белсә дә, элеккечә, алар белән кул бирешеп күрешмәде.

Хәлләрен сорашмады. Хәлләрнең начар икәнлеге болай да ачык иде. Төн уртасында гайләләреннән, яшәгән өйләреннән билгесез сәбәпле аерылган кешеләрнең йончу йөзе уйчан, кайгылы. Нинди сорау буенча аларны кулга алдылар? Күпме тотарлар монда? Җибәрерләрме, юкмы? Гайләләре ничек яшәр, балалары ничек үсәр атасыз?.. Авыл ирләренең тирән уйларын бүлеп, ишек йозагы шылтырады. Коридордан төшкән бер көлтә яктылык тоткыннарның күңеленә бераз өмет кабызгандай булды… “Фәлән Фәләнов! Сорау алырга!”. Бәлки, кирәген сорарлар да, җибәрерләр дигән өмет белән һәркем үз чиратын көтә торды … Ни генә булмый бу дөньяда… Үз чираты җиткәч, Мансурны да тикшерүче бүлмәсенә төрткәләп керттеләр. Караңгыдан чыккан күзләре яктыга ияләшә төшкәч, Мансур өстәл артында утырган урта яшьләрдәге, пеләш башлы, хәрби киемле ирне шәйләде. Хәрби кеше аңа бер-бер артлы төрле сораулар бирде. Исеме, туган елы, урыны, яшәгән җире, гайләсе, эшләгән эше…

Башта тыныч кына күренгән тикшерүчегә Мансур сорау белән мөрәҗәгать итәргә базнат итте: “Иптәш, әйтегез, мин ни өчен монда?”. “Иптәш”, мыскыллы күзләрен кысып, аңа бераз карап торды да: “Ә син белмәгән булып кыйланасыңмы әле, халык дошманы ?”, – дип, Мансурның тез астына китереп типте. “Менә сиңа 58 статья, мулла! Ун ел төрмә сиңа!”, – дип кабатлый-кабатлый, аягыннан егылган ярдәмсез тоткынны типкәләү аңа аеруча ләззәт бирде кебек.

Шул ук көнне кулга алынган берничә кеше утырган ябык түбәле машина Янаул станциясенә юл алды. Анда аларны, ачы җилдә бераз тотканнан соң товар поездына утыртып, соңгы юлларына алып киттеләр.

Салкын вагонда туңмас өчен бер-берсенә сыенышып утырган тоткыннар, биштәрләреннән азык-түлек алып, үзара бүлештеләр. Татар урыска, урыс марига соңгы ипи кыерчыгын сузды. Тирә-яктагы төрле авыллардан җыелган, җир сөреп-сукалап иген иккән, мал тотып тормыш көткән, политикадан ерак торган, укымышсыз, тынычлыкны сөюче гади авыл ирләре. Яңа властьне кабул итә алмаган элекке бай балалары… Замана давылы граҗданнар сугышына ташлагач аклар ягында сугышкан ир-егетләр… Аңлы рәвештә хаксызга кыерсытылган берәүне яклап чыккан укытучы… Халыкны хак юлга өндәгән мулла-мәзиннәр… Бер гаепсез, нахакка гаепләнгән кешеләр… Татар, башкорт, мари, чуваш, рус ирләре… Революцияне ясаучы алар түгел. Сугышны башлаучы алар түгел. Кеше малын талап йөрүче алар түгел. Халыкка зыян салучы алар түгел. Ә бүген алар – халык дошманы. Барсында да диярлек 58-нче статья. “Совет власына каршылык күрсәтү…”. Нигә соң, илгә нинди генә үзгәреш, афәт килмәсен, аның бөтен нәтиҗәсе, зарары башлап йөрүчеләргә түгел, гади халыкка төшә?! Нинди гаебе бар халыкның?!

Мансур, вагон селкенгән көйгә изрәп, поезд тәгәрмәчләре тукылдавын тыңлап бара торгач, үз уйларына батты. 58 статья… Бер тапкыр бу ике сан тормышына ныклап кагылып үткән иде инде аның. 1931 елда шушы статья буенча колхозга кермәгән өчен өч ел төрмәдә утырып кайтты ул.

Ленинград янындагы Выборгның салкын, юеш, караңгы төрмәсеннән исән кайта алды ул газиз өенә-гайләсенә. Туган авылы Иске Тукран урнашкан Башкортстанга кайда поезд баскычында, кайда атлы-җәяүле, белер-белмәс теле белән сораша-сораша, өенә кайтып җитә алды гади татар мулласы. Балаларын тагын коча алды. Бу юлы да аның исән калып иленә әйләнеп кайтачагына әз булса да өмете бар иде. Шулай да ун ел өч ел түгел шул… Эх, яшиселәр ничек килә! Балаларның тәгәрәп үскәнен ничек күрәселәр килә! Газиздән газиз балаларым, кичерегез мине… Саклап кала алмадым шул сезне бу афәттән. Көчләделәр, куркыттылар, өркеттеләр, колхозга керә алмадым.

Иманымны, динемне сату белән бер тигез күрдем шунда керүне. Алласызлар, имансызлар ягына авышмадым шул. Алламны сата алмадым. Менә бит нинди замана китте. Мәчет башында кызыл байрак җилферди. Гомере буена иген игеп җиргә хезмәт иткән авыл халкын җиреннән яздырдылар. Кешеләрне куркытып, көчләп колхозга кертәләр. Сыерын, сарык-бәрәнен, соңгы орлыгын колхоз файдасына тартып алалар. Теләмәгәннәрне, кулак санап, иленнән сөрәләр, төрмәгә утырталар. Ничек яшәргә халыкка? Ходаем, күрәсеңме син боларны? Кемнән яклау табарга да, кайда хаклык эзләргә?

Хәтер сукмагы Мансурны балачагына, үсмер елларына алып кайтты. Ул хәлле генә мулла гайләсендә Башкорстанның (элекке Ырымбур губерниясе) Борай кантонында, Иске Тукран авылында туды. Укымышлы мулла тамырыннан чыккан бала (тулы исеме Шәйхемансур) мәдрәсәдә белем алды. Аннан үзе мөгаллим булып, шәкертләр укытты. Сеңелләре Мәрьям, Зәйнәп, энекәше Бастамыйны үстереште. Атасы белән бергә үз җирендә иген икте, өер-өер мал көтте, елга тегермәне тотты. Ырымбурда белемен арттырып, авыл мулласы булып китте. Аклар, кызыллар дөньяны болгаткан давыллы заманнарда куллары канга буялмады. Аклар атларын алып китсә, кызыллар сыер-сарыгын калдырмады.

Хәләл көч белән тапкан бөтен малын талап киттеләр. 1918 елның мартында Борай кантонында халыктан ашлык талап киткән кызылларга каршы кораллы баш күтәрүгә тирә-як авыл халкы дәррау кушылганда, кешеләрне сабырлыкка, кан коймаска өндәде. Ачлык-ялангачлык аша үтсә үтте, кешенекенә кагылмады. Егерме беренче елны ачлыктан шешенгән күршеләре белән соңгы ашлыгын бүлеште. Соң гына Вәсбетдин хәзрәт кызы Сабирага өйләнде. Иске Тукраннан ерак та түгел Югары Тукран (Яңа Тукран)да төпләнеп, шунда мулла вазифасын үтәде. Бер-бер артлы дүрт балалары туды. Тәхеттә динсезләр, алласызлар утырган вакыт. Иманлы дин әһелләренең кадере китте. Сәвит власы дингә каршы ачыктан-ачык көрәште. 1936 елда Башкорстанның соңгы мөфтиен дә төрмәгә утыртып, атып үтерделәр. Моңа хәтле эшләп килгән мәчетләрнең дә күбесе ябылды. Мәзин, муллалар белән төрмәләр тулды. Иман югалган җирдә иблис тантана итте.

“Ни өчен мине кулга алдылар? Мин бит беркемгә дә зыян салмадым”, – уйланды да уйланды Мансур . – Бүген мине халык дошманы ясадылар. Ләкин мин бит үз-үземне белгәннән бирле, алла юлын сайлап, халыкка хезмәт иттем. Халыкны хак дингә өндәдем. Иртә таңнан мәчет юлын тападым. Вәгазь укыдым. Сабырлыкка өндәдем. Кеше үлсә, мәет юдым, ясин чыктым, дога укыдым. Бала туса, исем куштым. Кавышсалар, никах чыктым. Халык хезмәтчесе ничек аның дошманы була ала? Мине бит халык ясамады дошманы итеп. Шайтан коткысына бирелгән, күзләрен кызыл кан баскан иблис хезмәтчеләре ясады.

Ходаем, мин сиңа гомерем буена тугры хезмәт иттем. Саф колың булдым. Таңнан торып, кичкә хәтле гыйбәдәт кылдым. Булдыра алганда биш намазымны калдырмадым. Нинди генә авырлыклар кичсәм дә, иман юлыннан тайпылмадым. Хак юлдан адашканнар сине юк санап ялгышканда да, бер сиңа табындым. Ни өчен миңа шундый авыр язмыш насыйп булды?! Ниләр үтсәм дә, язмышымны каргамадым. Шулай тиеш дип, башымны иеп, сабыр гына кабул иттем. Минем өлешемә генә җибәрелгән сынау түгел шул бу. Илемә, халкыма җибәрелгән күтәрә алмаслык авыр сынау.

Кемдер гомер бәясе белән булса да күтәрә алды аны. Кемдер үзен, кешелеген, динен, тамырын югалтты. Кемнеңдер кулы үз халкының канына буялды. Тәхеттә Газраил утырганда халык бәхетле була аламы соң?! И, газиз халкым! Нинди коточкыч бәләгә дучар булдың! Нинди асыл ир-егетләр, нинди акыллы хатын-кызлар юкка чыкты! Милләтнең терәге саналган, диннең нигезе саналган кешеләр бер дә юкка төрмәләрдә чери, атып үтерелә. Өстән төшкән үтерү планы үтәлә бара. Үз халкын лимит белән үтерә барган кеше кешеме? Кем ул? Тагын ниләр күрергә язган сиңа, илем? Кайчан азат булырсың бу афәттән? Өстән – баш газраилдан – төшкән халыкны юк итү лимиты, планы буенча вафат булган бер гаепсез миллионлаган гомер… Кайда бар бу тагын тарихта? Нинди җир син, Рәсәй? Һәр карышың кеше кан-яше белән сугарылган…

Ходаем, бар гомерем, бар үткән юлым синең алдыңда. Бар гамәлем синең алдыңда. Синнән берни яшерә дә алмыйм. Кылган савабыма берни өсти дә алмыйм. Бар гөнаһым, бар савабым да күз алдыңда. Белеп һәм белми кылган гөнаһларымны, хата-ялгышларымны кичер, ходаем. Савапларымны җавапсыз калдырма. Алдагы җиде буын тамырымның рухы өчен дога кылам, ходаем. Авыр туфраклары җиңел булсын. Бер яклаучысыз калган газиз балаларым Шәйхетәбзир, Габделхай, Мөнәзәһә, Мөслимә өчен сорыйм. Килер буыннар өчен сорыйм, ходаем. Баламның бала баласы өчен… Калдырган һәр күзәнәгем баламның бала баласында инсафлык, иман, икенчесендә намуслылык, өченчесендә тырышлык, дүртенчесендә сәләт сыйфатлары булып шытып чыгар. Халкым өчен сорыйм. Иминлек җибәр җиргә, бер ходаем… Динемне кайтар халыкка…

Җәннәт юлы…. Менә нинди авыр икән син. Җирдәге сират күпере… Шушы юлдан канымны түгә-түгә атлаганда рухыма дөньялык иңдергән барлык кимчелектән, барлык юшкыннан, барлык гөнаһтан азат булдым, арындым. Шушы озын-озак юл барысын да юды. Күңелемдә бары дога гына калды…“

Мансурның уйлары бүленде. Ике-өч тәүлек буена салкын вагонда кешелектән чыккан тоткыннарны төнлә Новосибирск шәһәренә җитәрәк вагоннардан бушаттылар да, ябык машиналарга төяп, урмандагы алдан казып куелган зур чокыр янына китереп тезделәр…

Дәүләтгәрәев Мансур Дәүләтгәрәй улы, 1886 елда Борай районы Иске Тукран авылында туган, мулла, хаксыз вафат булган миллионлаган шаһитның берсе, 58 статья буенча гаепләнеп, 1937 елның 1 ноябрь көнне Новосибирск шәһәре янында атып үтерелә. 1958 елның 25 февралендә, гаепсезлеге танылып, реабилитация үтә. Авыр туфрагы җиңел булсын.

Комментарийлар

  1. Гильмулла Зәкиев
    Июл 04, 2017 @ 17:47:18

    ҮЗ ТАРИХЫН БЕЛМӘГӘН ХАЛЫКНЫҢ КИЛӘЧӘГЕ ЮК…

Комментарий язарга