ЙОЛДЫЗЛАР ЮЛЫНДА

Сихри төндә синең белән
Икәүдән икәү генә,
Күтәрелеп очып киттек
Йолдызлар киңлегенә.

Болытлар йомшак мамыктан
Түшәлгән келәм булды.
Йолдыз патшалыгы безгә
Күрсәтеп торды юлны.

Кая барганны да белми,
Очып бардык та бардык.
Тик уяндым… Нигә шулай
Аяусыз бу чынбарлык!?

ҖӘЙ ЯМЕ

Табигатьнең иң бизәкле чагы,
Киенеп тә инде күрсәткән!
Тамчы булып яфрак тама кебек,
Су буенда яшел тирәктән.

Елгалары тып-тын гына ага,
Чишмәләре чыңлый җырлашып.
Күз явымны алган шушы ямьнән
Агыш ала минем җыр башым.

УЧАКЛАР

Булган иде күңел кителгән чак,
Терелдем кабат-кабат.
Һәм пышылдап кына дәштем сиңа:
Мәхәббәтемне яңарт!

Язмыйм дим дә, кабат каләм алам,
Сүреләм дә, тагын ут ягам.
Язмышымда мин бер ялгыз сукмак,
Я чикләре булмас бер алан.

Чыңламыйм дип, кабат моңга чумам,
Ак төс табам кара төстән дә.
Тыныч инеш булып урман кичәм,
Утка очам, янып-пешсәм дә.

Тилермә дә, тилмермә дә, дим дә,
Шашып-шашып кабат яратам.
Сүнгән учакларны өрә-өрә,
Кабызам да, кабат яңартам.

Комментарий язарга