Әйтелмәгән васыять

Татарстанның халык язучысы Әмирхан ага Еники белән әңгәмә.
— Әмирхан абый, Сезгә кем дип дәшим икән? Сез үзегез өлкәннәргә ничегрәк дәшә идегез?
– Әгәр дә инде ул өлкәннәр миңа бик якын кешеләр булса, мин аларга «абзый» дип кенә дәшә идем. «Нәкый абзый, Бакый абзый» дип. Чөнки алар миңа бик якыннар иде. Инде рәсмирәк иттереп дәшәргә кирәк булса, «ага» дип дәшә торган идем. Андый чаклар да булды. Бигрәк тә җыелышларда, рәсмирәк урыннарда. Без сезнең белән бик күптәнге танышлар, дуслар, шулай булгач, безгә инде андый рәсмиләштерүләрнең кирәге булмас. Үзегезнең күңелгә ничек хуш килсә, шулай дәшәрсез. «Абый, абзый» дип.
– Алай булгач, мин «Әмирхан абый» дип кенә дәшәрмен инде, ярыймы?
– Ярый, ярый, бик рәхмәт.
– Хөрмәтле Әмирхан абый! Сез бит инде бик олы кеше. Яшегез белән дә, әдәбиятта тоткан урыныгыз белән дә… Гомумән, бик борынгы кеше. Менә бүген инде урамда XX гасыр узып бара, бөтенләй икенче вакыйгалар, бөтенләй башка яшьләр. Яшьтәшләрегез дә бик сирәк кенә калды. Сез безнең кебек яшьләр белән уртак тел таба аласызмы? Сезгә бик кыен түгелме бу тормышта яшәве? Төрле конфликтларга кергәнегез бармы, юкмы?
– Ничек яшәү мәсьәләсенә килгәндә, әлбәттә, җиңел түгел. Аның бит инде сәбәпләре күп. Мин әле монда матур якны гына истә тотып әйтмим. Соңгы елларда бик күп уйландыра. Элек без әле уйламыйча да яши ала идек. Хәзер инде уйламыйча яшәп булмый. Барысын да уйларга туры килә, барысы турында да борчылырга туры килә. Хәзер инде халыкка ничегрәк булса, минем үземә дә шулай.
– Әмирхан абый, әйтегез әле, соңгы вакытларда кемнәрне сагынып яшисез?
– Сагыныр кешеләр бик күп. Үз гомеремдә югалтуларым күп булды. Язучылардан бик якын, бик дус кешеләр киттеләр бу дөньядан. Аннан соң үземнең якын туганнардан да бу фани дөньядан китүчеләр бик күп. Бик якын туганнар без инде аз калдык. Мин ул турыда уйлаганым бар. Кешенең гомере туганнан алып соңгы көненә хәтле диярлек гел менә шул югалтулардан тора икән. Югалтулар, югалтулар… Башта әнине югалттым, мин әле үземнең әбинең үлемен дә хәтерлим. Малай чакта ук башланды ул югалтулар. Бүгенге көнгә хәтле килә ул. Аларны санап бетәрлек түгел. Әлбәттә, алар арасында бик үкенечлеләре бар. Бер дә онытылмый торганнары.

– Әмирхан абый, мин Сезне күптән күзәтеп киләм инде, 25 еллар буладыр… Әдәбиятта һәр шәхес үзенчә яши, үзенчә көн күрә, үзенчә иҗат итә. Ә менә Сез азрак дәрвишрәк кеше кебек, урысчалатып әйтсәк, бераз аскетлык бар бугай Сездә. Нурихан Фәттах шулайрак яши бит инде, мәрхүм Хәсән ага Туфан шулайрак яши иде. Сезне дә шундыйрак дип беләм. Әллә ялгышаммы?
– «Аскет» сүзе миңа бик үк туры килми. Мин аскет булмадым. Әлбәттә, сез телгә алган Нуриханга, Хәсән абзыйга бу сүз, чыннан да, туры килә. Алар үз иҗатларына йотылып, дөньяның башка мәшәкатьләре, эшләре белән артык мавыкмыйча, үз эшләрен генә белеп яшәүче кешеләр булдылар. Бик тәртипле тормыш белән яшәделәр. Мин үзем алай булалмадым. Әгәр әнә шулай беркадәрле дәрвишрәк булып күренәм икән, ул минем хәзерге яшем белән бәйләнгән. Хәзер инде яшь вакыттагы шикелле алай кыланулар бетте. Яшь вакытта аралашулар да күп иде, очрашулар да, утырышулар да.
– Менә миңа Сезнең белән бервакытта да мәҗлесләрдә утырырга туры килмәде. Мәҗлесләрне бик үк яратмыйсыз кебек. Яшьрәк чакта ничегрәк идегез: кемнәр белән аралаштыгыз, ничегрәк яшәдегез?
– Сугыштан соңгы вакытларны искә төшерик алай булгач. Фронттан кайтып төштек. Язучылардан да фронттан кайтучылар күп булды. Җиңү шатлыгыннан, исән калу шатлыгыннан булса кирәк, без инде ул вакытны бик аралашып яшәдек. Йөрешүләр, утырышулар, мәҗлесләр күп булды. Минем үземнең аеруча аралашып йөргән кешеләрем ул Фатих Хөсни, Атилла Расих иде. Аннан ары Габдрахман Минский кайтты. Соңга табарак Ибраһим Нуруллин, Нури Арслан кебек якынаеп киткән кешеләрем дә булды. Ә инде соңгы вакытка кадәр аралашып яшәгән кешеләрем Нәкый абзыйлар, Бакый абзыйлар… Алар белән аралашулар, утырышулар җитәрлек булды.
Минем инде соңгы вакытларда мәҗлесләрдә сирәк күренүем ул үземнән генә дә тормый. Дөресен генә әйткәндә, мине просто чакырмый башладылар.

09_Еники-мэкалэсенэ_1

– Шулай да, миңа калса, Сез барыбер бик тәкъва кешедер кебек. Элегрәк, әйтик, ир урталары булган чагында, эчү мәсьәләсенә ничегрәк карый идегез? Мәсәлән, Афзал ага Шамов, Ибраһим ага Гази бөтенләй эчми торган кешеләр иде бит…
– Бик тәкъва иделәр инде. Бигрәк тә Ибраһим Гази бу мәсьәләдә строгий кеше иде. Хәтта аның турында анекдотлар да чыккан иде. Мәсәлән, карбыз сатып алган вакытта сатучыдан сорый икән бу: «Бу карбызның суы кайнаган микән, юк микән?» – диеп… Минем үземә килгәндә, тәкъва кеше булалмадым. Вакытында ашадым да, эчтем дә. Җырладым да, биедем дә.
– Болай үкенмисез инде?
– Бер генә әйбергә үкенәм: әнә ул мәҗлесләргә, йөрешүләргә күбрәк вакыт киткән. Әгәр дә бераз гына тыйнаграк булганда, әлбәттә, яхшы булган булыр иде.
– Әмирхан абый, элекке совет чорында эшче-крестиян баласы булу бик модада иде бит. Шуның белән мактандылар, шуның белән карьера ясадылар. Хәтта мулла яисә кулак баласы булуларын да бик күпләр яшереп яшәделәр. Ә менә Сез үзегезнең морзалыгыгызны бервакытта да яшереп йөрмәдегез. Морза шул ук кенәз бит инде ул?
– Пәри башка, җен башка дигәндәй, кенәзе башкарак аның. Аермалары бар. Дөресен генә әйткәндә, морзалыгымны мин үзем дә соңгы елларда гына яшерми башладым. Элек аны бездән сораучы да юк иде. Безнең монда Казан тирәсендә, Казанның үзендә электән морзалар булмагач, миңа морза нәселеннән түгел микән бу дип карау булмады. Шуңа да карамастан, үземнең чыгышым аркасында шактый җәфа чиккән кеше. Чөнки мин сатучы баласы идем. Бигрәк тә егерменче еллардан башлап сугышка кадәр авыр булды. Ул вакытларда «чит элемент» дигән әйбер бар иде. Шуның җәфасын күрергә туры килде.
– Морза дигәннән, «чабаталы морза» дигән төшенчә бар бит. Ә менә Cезнең стенада чабата эленеп тора. Ул, чыннан да, шул «чабаталы морза» булуыгызга ишарәме, әллә инде чабаталы яшьлегегезне сагыну гынамы?
– Миңа үскән чакта чабатаны бик сирәк кияргә туры килде. Авылга кайткан чакларда гына кигәли идем мин аны. Бу чабата минем чабаталы морза икәнемне белеп торсыннар дип элеп куйган әйбер түгел. Гади бер сувенир гына. Ә инде безне чабаталы морзалар дип санаганнар икән, ул һич тә нигезсез нәрсә түгел. Аның бик җитди сәбәбе бар. Башта бездән морзалыкны алалар әле. Чукынмаган өчен. Чукынганнардан алмыйлар. Үзенең диненә, теленә, милләтенә тугрылыклы булып калган кешеләрдән морзалыкны тартып алалар. Һәм аларның морзалыклары белән бергә мал-мөлкәтен дә, җир-суларын да алалар. Әби патша вакытында инде чукынмаган татарларга да морзалык кире кайтарыла. Ләкин мал-мөлкәтеннән, җир суларыннан башка гына. Ягъни исем генә кайтарыла, «чабаталы морза» шуннан туган сүз инде ул.
– Ниндидер бер җыр да бар түгелме соң шул хакта?
– Бар. Безнең авыл Бәләбәй өязенә керә иде. Ә Бәләбәйдә ел саен Дворянское собрание дигән нәрсә үткәрелә торган булган. Ул инде татарлар гына түгел, урыслар белән бергә. Безнең Каргалы морзалары да шунда катнашкан. Авылда алардан ел саен көлеп кала торган булганнар, усалраклары җыр да чыгарган:
Бәләбәйгә киткәндә
Итектән дә читектән.
Бәләбәйдән кайтканда
Чабатага интеккән.
– Әмирхан абый, нәсел дигәннән, моннан берничә еллар элек матбугатта шундый бер сүз булган иде. Урыста Куприн дигән бик күренекле классик язучы бар бит. Ул, янәсе, Сезнең белән бер нәселдән икән, Сезнең белән бер каннан икән. Бу дөрес булдымы, әллә гадәти бер сенсация гына идеме?
– Ул инде, чыннан да, матбугатта чыккан әйбер. Мин, әлбәттә, андый нәрсәне белми идем, ишеткәнем дә юк иде. Купринның татардан чыккан бер кеше икәнен белә идем, билгеле. Әнисе ягыннан. Чөнки ул үзе ачыктан-ачык язган. Хәтта татар каныннан булуы белән горурланган да кеше. Ләкин инде аның миңа нинди дә булса мөнәсәбәте барлыгын башыма да китерми идем. Менә тарихчылар казып чыгардылар. Искәндәр Ибраһимов дигән егет, Пензага барып, архивта эшләгәндә Еникеевләр шәҗәрәсен табып алган. Шул шәҗәрәдән күренгәнчә, татар морзасы Тенишның балалары булган. Аның бер улы Еники булган, икенче бер улы Колынчак исемле. Димәк, алар бертуганнар булып чыга инде. Мин киткәнмен Еникидән, ә Куприн – Колынчактан. Шулай итеп, безне Куприн белән кардәш итеп куйдылар.
– Әмирхан абый, нинди генә чорларда яшәвегезгә карамастан, Сез нишләптер партиягә кермәгәнсез. Үзегезнең теләк булмадымы, әллә инде Сезне «чит элемент» дип алмадылармы?
– Дөресен генә әйткәндә, үзем кермәдем мин. Минем бервакытта да, партиягә алыгыз дип, кайда да булса гариза биргәнем булмады.
– Ә бит комсомолга кергәнсез.
– Әлбәттә, яшь чакта, 17 яшьләр тирәсендә комсомолга кергән булганмын. Тик анда озак эләгеп тора алмадым. Озак тотмадылар. Кызык кына бер хәл булды. Комсомолга керү Казанда булган иде. Шуннан Казаннан Донбасска китәргә мәҗбүр булдым. Анда шахтерлар укытып йөрдем. Бервакыт авылга кайткач, мине комсомол ячейкасына чакырып алдылар да: «Комсомол билетың яныңдамы?» – дип сорадылар. «Янымда», – дидем. «Кая, күрсәт әле!» – диләр болар. Чыгарып бирдем инде билетны. Алдылар да куйдылар. «Хәзер китсәң дә ярый, бүгенге көннән син комсомол түгел», – дип кайтарып җибәрделәр.
– Нәрсә белән аңлаттылар инде бу хәлне?
– Сатучы баласының комсомол булырга хакы юк, диделәр.
– Шуның белән беттеме?
– Уфага баргач, комсомолның өлкә комитетына кергән идем, сөйләшергә, аңлашырга дип. Коридорда, гөнаһ шомлыгына каршы, Дәүләкәннән килгән икенче бер комсомол түрәсен күрдем дә кулымны селтәп чыгып киттем. Шуның белән бетте.
– Шулай да партиягә нигә кермәдегез соң?
– Керүнең бит аның ике ягы бар. Керерсең дә, соңыннан чыгарсалар, бик начар булачак. Мәсәлән, фронтта чакта партиягә керергә бик кыстадылар. Безнең ротаның политругы, мине җитәкләп алып китеп: «Сез – грамотный кеше, сезгә партиягә керергә кирәк», – дип кыстаганы булды. Мин инде: «Бу бик җитди мәсьәлә, моны уйламыйча гына эшли алмыйм, миңа бу хакта уйларга кирәк», – дип, һаман суза килдем. Ничек тә ул мәсьәләдән котылырга тырыштым. Ә сәбәбе аның менә нәрсәдә: фронтта партиягә керү бик җиңелләште, теләсә кем керә башлады. Төрмәдән чыккан уголовниклар да керә, эте дә, бете дә дигәндәй. Мин болай дип уйладым: хәзер барысын да оптом алалар, ә сугыштан соң, һичшиксез, «чистка» булачак инде. Ә андый «чистка» дигән нәрсәләр сугышка кадәр берничә мәртәбә булган да иде. Шулай «чистка» вакытында менә шушы «эт-кош»ның партиядә торып калуы мөмкин, ә инде азмы-күпме фикер иясе, уйлый белә торганрак кешеләрне партиядән төшерәчәкләр. Партиядән бер чыгарсалар, ул инде биографияңнең бозылуы дигән сүз. Менә шуларны уйлап, мин партиягә керүдән тыелдым. Һәм аңарга бер дә үкенмим.
– Әмирхан абый! Ярый, сугыш бетте, Сез күренекле язучы булдыгыз. Язучылар берлегендә партия оешмасы – ул инде бик абруйлы оешма. Бөтен мәсьәләләрне коммунист-язучылар шунда хәл итәләр. Кимсенү хисе булмадымы үзегездә?
– Юк, андый әйбер булмады. Беренчедән, партиясез язучылар ул вакытта әле бер мин генә түгел идем. Без шактый идек. Иң яхшы язучылар беспартийныйлар да булмады микән әле. Фатих Хөсни, Әхмәт Фәйзи, Атилла Расих, Нури Арслан һ.б. Болар – бик саф кешеләр, намуслы кешеләр, интеллигентлар. Алар арасында миңа үземне бер дә чит кеше итеп тоярга туры килмәде.
– Ә менә каләмдәшләрегезнең: «Әйдә, Әмирхан, партиягә кер, безнең арада булырсың», – дип кыстаганнары да булмадымы?
– Язучылардан мине алай партиягә дәшүчеләр булмады. Белеп дәшмәгәннәрдер, күрәсең.
– Әмирхан абый, күптән сорыйсым килә, әмма гел уңайсызланып йөрдем, бүген сорыйм әле. Моннан берничә еллар элек Башкортстанда Татарстан әдәбияты һәм сәнгате көннәре булган иде. Анда Сез дә, мин дә катнаштык. Әмма төрле районнарга эләктек, бергәләшеп йөреп булмады. Шуннан кайткач, егетләр мәзәк кебегрәк итеп бер вакыйганы сөйләп йөргәннәр иде. Анда бит инде Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Гомәр Исмәгыйлович Усманов та катнашты. Сез ничектер бергә туры килгәнсез дә әйткәнсез, имеш: «Сезнең белән танышуыма бик шат, Гомәр Исмәгыйлович, сезгә кереп чыгасым да бар иде әле, кабул итә алырсыз микән?» Ә Гомәр Исмәгыйлович әйткән, янәсе: «Киләсе елда бездә дә Башкортстан көннәре булачак, килегез, күрешербез, сөйләшербез». Кыскасы, Сезнең кем икәнне белмәгән, Сезне танымаган. Чыннан да, булдымы шундый хәл, әллә шаяртып кына сөйлиләрме?
– Шулайрак килеп чыкты шул. Мин инде: «Менә сезнең белән Башкортстан җирендә күрешергә насыйп булды», – дигәчтен: «Менә киләсе елга үзегез килерсез, бездә дә күрешербез», – дип әйтте. Шул гына. Бик табигый бер хәл дип исәплим мин моны. Мин бит инде ул тирәдә бик күренеп йөргән кеше түгел. Ул – президиумда, мин залда килеш кенә очрашкан кешеләр бит без. Бервакытта да минем аңарга йомышым төшмәде, мин аңарга кермәдем, шуңа күрә аның шулайрак дип әйтеп ташлавы бер дә гаеп түгел.
– Мин моны ни өчен искә төшердем, Сез бит партия әгъзасы булмадыгыз, обкомга барып йөрмәдегез. Шулай булгач, элеккеге өлкә комитеты секретарьлары белән дә аралашмагансыздыр, мөгаен.
– Бик сирәк туры килде. Мин үз йомышларым белән анда барганым булмады, ә менә үзләре чакырганда барырга туры килде. Бигрәк тә Табиев вакытында. Мин аның белән өч мәртәбә очрашып сөйләштем. Һәркайсы аның үзенең инициативасы буенча. Иң әһәмиятлесе, мөгаен, 1964 елның көзендә булган очрашудыр. Ул бер төркем язучыларны үзенә чакырып алды. Без уникеме-унөчме кеше идек. Язучыларның төрлесенрәк сайлаган иде ул. Мәсәлән, шушы унике-унөч кеше арасында безнең язучыларның бик күренеклеләре катнашты, фиркасезләрдән Нәкый абзый, Хәсән абзый, Фатих Хөсни дә чакырылган иде, ә менә җитәкчелектә утырганнарның кайберләре ни өчендер булмады. Бик кызыклы очрашу, бик ачык сөйләшү булды ул. Кичкә таба сәгать дүрттә башланган иде, төнге унбердә генә бетте.
– Нинди темага булды инде бу сөйләшү?
– Сөйләшүдә без күп мәсьәләләрне кузгаттык. Чөнки башта ук ул үзе нинди проблемалар борчый, шулар турында ачыктан-ачык сөйләшергә чакырды. Шулай дигәч, инде без ачык сөйләшүгә күчтек. Үзебезне борчыган мәсьәләләрне кузгаттык. Җөмләдән берсе – Татарстанны союздаш республика итү мәсьәләсе. Хикмәт шунда: ул вакытны Советлар Союзының яңа Конституциясе эшләнә башлаган иде, аның комиссиясе дә төзелгән иде. Башында Хрущев иде. Шул уңай белән күтәрдек инде без аны. Шушы Конституция буенча Татарстанны, һичшиксез, союздаш республика итәргә кирәк, дидек. Әле Сталин вакытында ук Татарстанга карата шушындыйрак караш булган. Сталин үзенең докладында Татарстан бөтен яктан да – мәдәнияте белән дә, икътисады белән дә, гомумән, халкының саны белән дә союздаш республика булырга лаек, тик бер генә нәрсә җитми аңа: ул да булса, читтәге республика түгел, чит илләр белән чикләшми, ди. Без инде Табиевка сугыштан соң мондый сәбәпнең бернинди дә әһәмияте булмаска тиеш дип аңлатырга тырыштык. Ул игътибар белән тыңлап торды, бер сүзебезне дә кире какмады. Ул бер генә сүз әйтте: «Не торопите событий», – диде. Ягъни вакыйгаларны ашыктырмаска, үз җаена куярга кирәк дигәнне аңлатты. Дөресрәге, кирәк дип тә, кирәкми дип тә өзеп әйтмәде. Ел ярымнан соң микән, безнең тагын бер очрашу булды. Анысында инде ул: «Татарстанны союздаш республика итүнең кирәге юк, автономия булса да, союздаш республикалардан ким җире юк аның, киресенчә, кайберләреннән өстенрәк тә әле», – дип кистереп әйтте. Без ул вакытта аның белән килешмәдек, әлбәттә… Икенче мәсьәлә итеп без әдәбият, тел мәсьәләсен, телебезнең, татар мәктәпләренең авыр хәлен куйдык. Хәтта без анда Гаяз Исхакый мәсьәләсен дә күтәрдек. Анысын Нәкый абзый күтәреп чыкты. Дәшми калучылар да булды, әлбәттә. Чөнки бик четерекле мәсьәлә иде. Нәкый абзый мәсьәләне болай куйды: Гаяз Исхакый – татар әдәбиятында зур урын тоткан кеше. Без – марксистлар. Марксист буларак без аның яман эшен яхшы эшеннән аера алмыйбыз. Марксист буларак безнең аның иҗатына, тормышына гадел бәя бирә алырлык көчебез бар, диде. Әмма Табиев безнең белән килешмәде. Менә шушындый сүз булды. Ачыктан-ачык, кайвакытта кызып та кителде, талашуларга хәтле барып җиттек. Шәйхи мәрхүмнең сикереп торган чаклары да булды.
– Югары даирәләрдән тагын кемнәр белән очрашканыгыз булды?
– Мин бит алар белән, әйткәнемчә, якыннан аралашкан кеше түгел идем. Шулай да туры килде инде. Мәсәлән, Тутаев белән. Көннәрдән бер көнне миңа обкомның идеология секретаре Тутаев шалтырата: «Менә мин иртәгә районнарга чыгам, теләсәгез, үзем белән сезне дә алып чыгам», – ди. Мин бик куанып риза булдым, чөнки бер секретарьдан да андый тәкъдим булганы юк иде. Шулай иттереп, мин икенче көнне, кирза итекләремне киеп, аның белән Лаеш, Балык Бистәсе районнарына киттем. Өч көн йөреп кайттык. Күп колхозларда, авылларда булдык.
– Әмирхан абый, Сез гомер буе зыялы, затлы кешеләр арасында яшәдегез. Аларның кемнәр икәнен Сез яхшы беләсез инде. Шулар арасына мин, билгеле, иң беренче чиратта Сезнең үзегезне дә кертәм. Менә бүген кемнәрне зыялы дип атарга була. Сез яшь чактарак бар идеме андый кешеләр?
– Ничек дип әйтергә инде… Зыялының төрлесе була торгандыр инде аның. Әйтик, мин борынгы зыялыларны да күреп калган кеше. Мин биредә революциядән соңгы чорларны күздә тотам. Мәсәлән, Җамал Вәлидине күргәнем бар минем. Гали Рәхимне, Фатих Әмирханны азрак күрергә туры килде. Аеруча миңа якын кешеләр – Сәгыйть һәм Шәриф Сүнчәләйләр. Алар бик зыялылар иде. Хәзерге зыялылар алардан бик нык аерылалар. Кайсы яклары белән? Аларның бөтен нәрсәләрендә, үз-үзләрен тотуларында булсын, сөйләшүләрендә булсын, кешегә мөгамәләдә булсын, ниндидер бер мәдәнилек сизелеп тора иде. Бик чиста, пөхтә киенәләр, кыяфәтләре үк аларның зыялы булуларын күрсәтеп тора иде. Минем менә балачактан ук Шәриф һәм Сәгыйть Сүнчәләйнең бездә кунакта булулары истә калган. Алар икесе дә тройка костюмнан, катыргы якадан, бантиклар белән. Башларында килешеп торган кырпулы кәләпүш. Картинка шикелле булып истә калганнар.
– Ә бүгенге зыялылар?
– Бүгенге зыялыларны гади халыктан аерып бетерүе дә читен. Ну бар инде, әлбәттә. Зыялы кешенең тышкы кыяфәте генә түгел, аның күңеле дә матур булырга тиеш бит әле. Бакый абзый, Нәкый абзый борынгы зыялылардан иде. Үземнең замандашлар арасында да чын мәгънәсендә зыялы дип әйтерлек кешеләр бар иде. Беренче нәүбәттә, Әхмәт Фәйзине әйтер идем. Бик белемле, бик мәдәни, гимназия тәрбиясе алган. Үзен тотышында, кешегә мөнәсәбәтендә зыялы булуы сизелеп тора иде. Бездән яшьрәкләр арасында да андый зыялылар юк түгел. Әйтик, Миркасыйм Госманов кебек хәзерге галимнәребез… Тагын кемнәрне әйтим инде?
– Үзләрен зыялыга санап йөрүчеләр күп инде ул.
– Зыялылык мәсьәләсе ул иң элек тәрбия, рухи тәрбия белән бәйләнгән. Ниндидер дәрәҗәләр, исемнәр, югары белем алулар белән генә бәйләнгән әйбер түгел. Зур галим дә, язучы да булырга мөмкин, әмма аларның һәрберсе дә зыялы дигән сүз түгел әле. Гади кешеләр арасында да җитәрлек ул интеллигентлар. Безнең тормыш үзе кешеләрне бертөслерәк итте, тигезләде. Бер калыптан төшкән кешеләргә охшый башладык. Укуыбызга, белемебезгә, тәрбиябезгә карамастан, тормышыбыз белән дә, яшәү формасы һәм үзебезне тотуыбыз белән дә бертөслерәккә әйләндек.
– Әгәр хәтерләсәгез, Наҗар ага Нәҗминең бер шигыре бар. «Барысы да соңлап килде миңа» дип атала ул. Шуны укыган саен, ни өчендер гел Сез искә төшәсез. Әйтик, Тукай премиясен Сезгә ничә яшьтә бирделәр?
– Ну мин аны икенче тапкыр куелгач алдым инде. Кайчан алдым икән инде мин аны? Җитмешенче еллар ахырында, сиксәненче еллар башында бугай. Җитмеш яшьләргә җиткәндә. Халык язучысы исеме минем өчен бөтенләй көтелмәгән бер эш булды. Һичбер вакытта да аны көтмәгән идем. Уйлаганым да юк иде. Миңа калса, ул исемне алдарак алырга тиешле кешеләр дә бар иде. Әлбәттә, лаек кешеләргә ул исем, һичшиксез, бирелергә тиеш. Менә, соң булса да, мәсәлән, Фатих Хөснигә бирделәр. Әлбәттә, бик кирәкле, урынлы эш иде ул. Минем шуны да әйтәсем килә: аның әле миннән алда да алырга хакы бар иде. Соң булса да, уң булсын! Шулай ук Әлмәттән бик танылган, бик халыкчан, һәрбер сүзе халык күңеленә барып җитә торган шагыйребез Гамил Афзалга да шушы исемне бирү бик әйбәт булды. Шул ук вакытта безнең бик күп лаек кешеләребез ул исемне ала алмыйча киттеләр дә инде. Туфан ни өчен халык шагыйре дигән исемне алмаска тиеш иде? Нури Арслан ул исемгә бик хаклы иде. Үз вакытында менә шундый хәлләр дә булды, нишлисең…
– Әмирхан абый, Сез – безнең хөрмәтле, зур язучыбыз, классик язучыбыз. Менә Сез үзегез турында, үзегезнең олылыгыгызны, татар әдәбиятына керткән хезмәтләрегезнең бәясен сизәсезме?
– Беләсезме, мин соңгы елларга кадәр үземне классик язучы, олы язучы итеп тоймадым да, ул хакта уйламадым да диярлек. Тик соңгы вакытларда гына азрак «әллә мин чыннан да шундыйрак язучы микән» дигәнрәк уй килә башлады. Чөнки миңа игътибар арта төште. Тәнкыйть, җәмәгатьчелек тарафыннан. Чакырулар, сөйләтүләр күбәйде.
– Ә менә кайсы әсәрегез татар әдәбияты тарихында калыр дип уйлыйсыз?
– Минем инде әйберләрем бик күп түгел. Алар бар да бертигезрәк әйберләр.
– Шулай да?!
– Шулай да… халыкка ошау җәһәтеннән «Әйтелмәгән васыять» яшәр инде. «Матурлык» дигән хикәя, бәлкем, яшәр. «Төнге тамчылар», «Кем җырлады?». Повестьлардан, бәлкем инде, «Рәшә», «Гөләндәм туташ хатирәсе»… Ну аларның күпме яшәвен әйтүе бик кыен, әлбәттә. Шулай да миндә ышаныч бар. Мин алай тиз онытыла торган язучылардан булмам дип уйлыйм.
Ни өчен соңгы вакытта миндә шундый ышаныч көчәйде дисезме? Бу араларда кайбер әсәрләремне радиодан тапшырдылар. Телевидение мине бөтенләй тапшырмый диярлек. Радио укыштыра. Менә шул ук «Әйтелмәгән васыять»не Ирек Баһманов укыды. Үтемле иттереп. Аңа хәтле дә кайбер нәрсәләрне, мәсәлән, «Төнге тамчылар»ны радиодан тапшырдылар. Көчле артистлар катнашы белән. Бик дулкынланып тыңладым үз әйберемне. Шуннан соң туган ышаныч инде ул.
– Үзегезнең әсәрләр арасында «юкка язганмын, моны язасы калмаган икән» дигәннәре, үз әсәрләрегез өчен оялган чакларыгыз булмадымы?
– Юк дәрәҗәсендә диярлек. Булса да, бик аздыр. Менә, әйтик, фронттан кайткачтын мин бер «Шиһап абзыйның таныш кызы» дигән хикәя язган идем. Ул безнең сугыштан соңгы беренче сайлауларга багышланган әйбер иде. Мин шул нәрсәне журналга илттем. Журнал кабул итте. Һәм басарга булды инде. Ләкин миннән үзенекен өстәтә башлады. Минем хикәямдә Сталин турында да, Молотов турында да, беркем турында да сүз юк иде. Гади авыл кешесе Шиһап абзый һәм аның фронтта күргән бер кызы турында сүз бара. Алар бер ротада эшләгәннәр. Ул кызны, фронттан кайткач, депутатлыкка кандидат итеп тәкъдим иткәннәр. Бик әйбәт, инсафлы кыз. Җаны-тәне белән кешеләрне кайгырта торган кыз. Шиһап абзый моңа бик дулкынлана, куана… Ә миңа журналда болай аңлаталар. Халыкның иң беренче депутаты – Сталин. Шуңа күрә аны хикәягә кертергә кирәк. Ну нишлисең, ул вакытта бит Сталинның исән чагы, кертми кара! Кертмәсәң, үзеңне мәгълүм бер җиргә илтеп кертергә мөмкиннәр. Кертергә туры килде. Ләкин ул гына җитмәгән, Сталинның бит әле соратниклары бар, шуларның берсен булса да күрсәтергә кирәк, аларны да бит бөтен халык тәкъдим итә. Кемне? Менә Молотовны! Аны да өстәдем. Шуңа күрә дә ул хикәямне бер генә җыентыгыма да керткәнем юк. Диктовка белән өстәлсә дә, минем кулым белән өстәлгән бит.
Димәк, Сезнең өстән кушып язылган әсәрләрегез юк дәрәҗәсендә. Бәлки, шуңадыр да заманында Сезгә тәнкыйть тә шактый эләкте. Гадел тәнкыйть идеме алар, әллә заманы шундый идеме, тәнкыйтьчеләре шундый идеме?
– Тәнкыйтьчене инде аны заманадан аерып булмый. Заман кушканны күбрәк яздык бит инде. Тәнкыйтьчеләр дә шул заман таләбеннән чыгып эш иткәннәрдер. Ләкин минем шуны әйтәсем килә. Миңа тискәре тәнкыйтьләр белән беррәттән уңай тәнкыйтьләр дә булды. «Рәшә» каты тәнкыйтькә эләккән иде бит. Фасеев тарафыннан. Шул ук вакытта «Рәшә»не яклап язучылар да булды. Бу бит инде Сталиннан соң, Хрущев заманында. Ә ул чакта азмы-күпме хөрлек заманы килде. Минем әсәрләр темалары белән, эчтәлекләре белән моңарчы әле безнең әдәбиятта йә күренмәгән, йә бик сирәк күренгән әйберләр булып чыкты. Әйтик, «Саз чәчәге» райком секретареның мещанга әйләнүе турында. «Рәшә» мал җыю белән агуланган кеше турында. Алар әле безнең әдәбиятта бик күренгән әйберләр түгел иде. Тормышның тискәре якларын чагылдырган әсәрләр дип кабул иттеләр. Ул вакытта бездә тормышның тискәре ягын түгел, бары уңай ягын гына күрсәтү алга сөрелә иде. Шуны таләп итәләр иде.
– Әмирхан абый, Сезнең әсәрләрне укыганда бигрәк тә теленә игътибар итәсең. Шаккатып, сокланып, рәхәтләнеп укыйсың. Менә сезнең сөйләшүегез дә бөтенләй башка. Сез җеген җеккә китереп, матур итеп сөйләшәсез. Әсәрләрегездәге геройлар кебек инде.
– Юк, сөйләшүем белән язуым минем бер түгел. Мин язган чакта иң элек сүзгә, телгә бик таләпчән киләм. Көчемнән килгән хәтле тырышып язам. Яхшы булсын дип. Кеше укый алырлык булсын дип. Китабымны кулга алып укый башлагач, кеше ташламасын дип. «Язучы язганда аның үз тәнкыйте йокламаска тиеш», – дип Толстой әйткән бугай.
– Татар әдәбиятында кызык бер күренеш бар. Башкортстанда туып үскән язучыларның теле ничектер лириграк, йомшаграк, сыгылмалырак кебек тоела. Мәсәлән, Галимҗан Ибраһимов, Мирсәй Әмир, Хәсән Сарьян, Мәҗит Рафиков… Һәм, әлбәттә инде, Сез үзегез, Әмирхан Еники.
– Сезнең сүзегездә күпмедер дөреслек бар. Әлбәттә, безнең Башкортстаннан чыккан язучыларның теле, әйтик, Казан артыннан чыккан язучыларныкыннан беркадәр аерыла инде.
Беренчедән, диалект бездә башкачарак. Икенчедән, Башкортстанның табигате белән дә бәйләнгәндер инде ул. Әйтик, сез искә алып киткән Мирсәй Әмир белән Хәсән Сарьян Агыйдел буенда үскән кешеләр. Мин, мәсәлән, Дим буенда үстем. Безнең шагыйребез Фатих Кәрим шулай ук Дим буеннан. Башкортстанның табигате Татарстанныкына караганда баерак та, иркенрәк тә ул. Мондагы шикелле халык тыгыз булып утырмаган. Күрәсең, шуларның да тәэсире бардыр. Аннан ары соң Башкортстандагы татарлар үзләре дә төрле кавемнән, нәселдән торалар бит. Анда типтәр бар, анда төмән, мишәр бар, анда Казаннан күчеп барган татарлар бар. Аларның һәркайсының телләре башкачарак. Безнең төмәннәрнең, мишәрләрнең теле үзенә бер тел, типтәрләрнеке үзенә бер, башкортка якын. «Бармай, җөрмәй» диебрәк сөйлиләр алар. Безнең Казан татарларының теле шулай ук аерыла. Дәүләкән купецларының күбесе Казан ягыннан килгән татарлар иде. Бик нык аерыла иде ул безнең телдән. Менә шушы төрле шивәләрнең аралашуы да күпмедер дәрәҗәдә безнең телне баеткан булса кирәк.
– Әмирхан абый, тел дигәннән, Сез соңгы вакытта публицистика белән бик нык шөгыльләнәсез. Бу инде, әлбәттә, заманыбызның үзгәрүеннән дә. Аннары республикабыздагы үзгәрешләр дә тәэсир итми калмагандыр. Әле хәтеремдә, дүрт-биш еллар элек сез, менә шушы үзгәртеп корулар башлангач, тел мәсьәләсен күтәрүчеләрнең берсе идегез. Мин «Яшь ленинчы»да эшли башлагач, сезгә бер социаль заказ да биргән идем. Бик яратып язган идегез. Бүген дә Сез республикабызда барган вакыйгаларга мөнәсәбәтле саллы-саллы мәкаләләр язасыз. Радио-телевидениедән чыгышлар ясыйсыз. Гомумән, Татарстанның, татар халкының киләчәге өчен борчылып яшисез. Халкыбызның киләчәген Сез менә ничегрәк күз алдына китерәсез?
– Мин татар халкының киләчәгенә, әлбәттә, өмет белән карыйм. Менә бу үзгәртеп корулар башлангач, Татарстан үзенең хак юлын тапты дип уйлыйм мин. Безнең суверенитет игълан итүебез, мөстәкыйльлек таләп итүебез – тарихи яктан да, заман таләбе ягыннан да дөрес эшләр. Шуның белән бергә, әйтергә кирәк, чын мөстәкыйльлеккә, бәйсезлеккә ирешүләр тиз генә булмаячак, юлы аның озын булачак. Аны безгә тиз генә китереп бирергә торучылар юк. Ләкин юнәлешебез дөрес дип саныйм. Безнең җитәкчелекнең бу өлкәдә алып барган сәясәте дә дөрестер дип ышанам. Мин ул хакта ачыктан-ачык язып та чыктым. Аның өчен мине тәнкыйть итүчеләр дә, яратмаучылар да булды. Мин инде тәнкыйтькә өйрәнгән кеше.
– Әмирхан абый, чыннан да, безнең тоткан мәсләгебезне мин дә дөрес дип исәплим. Сезнең кебек әдипләре булган халыкның киләчәге якты булырга тиеш. Сезгә дә, халкыбызга да мин озын-озак гомерләр телим! Сау-сәламәт булыйк, бергә булыйк!
1994 ел.

Комментарий язарга