Яшисе килә!

Тынлык

Көн үрмәли ахырына – пыскып,
Серләр атам төн тәрәзенә.
Караңгылык… битне тырный…
Бу җиһан гәрчә… кәрәз генә.

Мин һаман да шул халәттә әле,
Шаулама, язып ал тынлыкны –
Ул гаҗәеп сүзләр сөйли миңа…
Ишетәсем килми.
Ялыктым…

Гарык. Тын.
Ай иртә туган бүген –
Үзәгемне өзеп кычкыра…
Арабыз – шылтырату арасы.
Хисләремнән үзем тончыгам.

Акылдан язу йогышлы түгел,
Курыкма. Язып ал тынлыкны –
Ул гаҗәеп сүзләр сөйли мина…
Калмый күзләрдәге тоныклык…

Ераклыкны сагынып еладыкмы? –
Ятланган сүзләр гадилеге
Шифа бирми, ертып ата жанны…
Туктатма! –
Ул үтерсен мине.

Шул мизгелне һаман көтеп яшим,
Кирәге юк хәзер тынлыкның.
Кабат килеп миңа дәшә калсаң,
Әйтәчәкмен:
«Җитәр, ялыктым».

Кара: каргалган, тик каргамаган
Кеше мин – дөнья читлегендә.
Чиксезлеккә таба очар идем,
Туктата тәнне… чиклелек кенә.

«Йөрәге сүнгән, хәлсездер… – димә –
Бу егетнең…» Яшисе килә!
Гасырларга тулып хиссезлектән
Хислелек көлә.

* * *
Тормышымнан өзек – мәгънәсезлек,
Күңелемнән өзек,
Үзе нәзек.
Мәхәббәттән саклый алмады
Уң кулыңа кигән беләзек.

Күзләреңдә ялган – минем ялган,
Сөю уты янган – җан көл калган.
Шулхәтле сүгенү ишеткәч,
Бәхет безгә килергә оялган.

Йөрәгемне ярып карыңгылык,
Җан, тулы ай булып,
Күктә йөзә.
Синең булмәңдә сүнгән тәрәзә
Нерв җепселләрен йолкый, өзә.

Миннән киткәч өмет (синең кебек!)
Сөю калды тынып һәм югалып…
Шулчак имансызлыктан арынып,
Куллар күтәрелә югары.

Иртән минем исем – үлем исе,
Кичен синең исем шифа бирә.
Синнән кабул итмим ул даруны,
Үзем дәва эзләп йөгерәм…

Әйтмәсләр асылын – күз кайгысын…
– Хәлләрең ничек соң?
– Һәй, ярыйсы…
Күпме еллар дәвалады Вакыт,
Ә син һаман моңсу карыйсың.

Нигә бу тукталыш – сары сагыш?
Нигә бу урамнар? Өмет – янар!..
Нигә бу светофор астында
Минем тормыш һаман басып тора?

Нигә кирәк сынау – бик күп сорау,
Өметеңне сибеп… – бу тилелек! –
Безгә бәхет юраган «пәйгамбәр»
Бүген менә кабат исерек.

Әйтче, нинди язык – шигырь язу? –
Бу шәһәрдә суык – ямансулык! –
Ул сөюне сүндерде төкереп
Һәм чүплеккә атты бу юлы…

Син бары тик яшә – миңа дәшмә,
Авыру җан белән киңәшләшмә.
Энҗе бөртегедәй күз яшьләрең
Миңа үч иткәндәй, агып төшә.

Күз яше күкләргә сибелгән!
Бу җан күптән азат сөюдән –
Сөлге җәеп чыршы идәнгә,
Бу бәндә сәҗдәгә иелгән…

Җәмгыять кисәкчеге

Мин җәмгыять кисәкчеге бары:
«Рубин» шарфын бәйлим муенга,
Бөек хыял уйный иде башта,
Тик ул хыял кичә суелган.

Корбан булган – мәңге яшим диеп! –
Кием сайлаганда кибеттә
(Ул чак анда ташламалар иде),
Сатучылар, ахры, тилерткән.

Коэльоны укыйм – укылганга
Гавам тарафыннан, шашынып,
Сулдан-уңга укыйм ресторанда:
«Тормыш җайланачак, яхшырыр!»

Тик җил миңа каршы өрә бүген –
Җәмгыять пирамидасыннан.
Бу хәлемне хатта языйм дисәм,
Кәгазь ертык, каләм дә сынган.

Радиатор рәшәткәсе төсле
Азатлыкны сулап суынам.
«Азатлыкны кайдан алдың?» – дисәң,
Алдашмамын: уйлап чыгарам.

Бу шигырь авыр җыйнак акылга,
Тик авыррак кайчак иртәләр…
Мин айныйм ул тормыш шаукымыннан,
Ә агачлар – яфрак сибәләр…

Нигә шулай? Яз иде бит!
Кай арада тордым югалып,
Өметемне таптап – тәмәкедәй –
Сезнең догагыздан юанып?

Динне мактар идек – күңел кара,
Әллә чуар? Анысын кем белгән! –
Хисләр ташып кәгазьгә төренгәч,
Серләремне сөргенгә себерәм.

Сөю… мактар идек – ихласлык юк,
Йөрәккә тыгылып кем эзләр?
«Мин шундый ук! Үзгәрмәдем!» – дидем…
Ышанмады ләкин көзгеләр.

Миндә явызлык күп түгел –
Әгәр,
Акча – явызлык була калса,
Син үзең дә кәрт сукканда әле
Бәхетеңне җуйдың лабаса!

Дуслыкны интернетта ныгытыйк,
Әйдә! –
Таңның атмавы бар иртән.
Атса да ул, үз ролемне уйныйм:
Кызыл автобуста изеләм.

Бүгенгедәй иртә ишелә дә,
Сакал борчый көзге каршында.
Иртәләрдән тора тормыш –
Уян гына һәм…
Яңасын каршыла.

Мин җәмгыять кисәкчеге бары,
Ә кулымда – язмыш йомгагы,
Бу җанымны каргасыннар өчен
Үзем суйдым кичә хыялны –
Тормышымны кабатламас өчен…

* * *
Бу җанымның көе киткән чагы,
Кителеп төште күңел – читеннән,
Иртән ашыгып үзем оныттыммы? –
Көйсез өйдән чыгып кителгән…

Юкса тормыш үзе бер көй иде,
Бер җөй иде табиб ямаган,
Бер сер иде яңгыр тамчысында –
Сезнең кырыгызга таммаган.

Юкса аны үзем иҗат иттем,
Мин җан өрдем, дидем:
«Яшәсен!»
Кем белгән соң – бераз акыл биргәч,
Ул көй мине ташлап китәсен?

Хәзер ялгыз урам буйлап барам,
Утырып алыйм – бераз арыдым…
Ике нота биреп торыгызчы! –
Көе киткән чагы җанымның…

Комментарийлар

  1. Кутай
    Апр 26, 2017 @ 10:19:01

    Ятланган сүзләр гадилеге
    Шифа бирми, ертып ата жанны…
    Туктатма! –
    Ул үтерсен мине.

    Иртән минем исем – үлем исе,

    Үзем суйдым кичә хыялны –
    Тормышымны кабатламас өчен

    Бу җанымның көе киткән чагы,
    Кителеп төште күңел – читеннән,

    Вәхшәт

    Ятлаган сүзләр кистеләр җанны;
    кителеп төште җаным ләхеткә.
    Ачудан тотып суйдым хыялны;
    “Ых” та димәде, минем бәхеткә.

    “ Канга-кан дидем,үлемгә-үлем!”
    Я мин үтерәм, я ул үтерсен!
    Үтерде,ахры, борным шәйләде
    иртән исемнән үләксә исен.

Комментарий язарга