Күмәк амнезия күмәк хәтерне җиңмәсме?

Федератив үсеш процесслары алышыну “30 август бәйрәме”нең эчтәлеге үзгәрүенә дә китерде. Бүгенге укучылар бәйрәмне без, туксанынчы еллар Татарстан мәктәпләре укучылары кебек кабул итми.

Күмәк амнезия күмәк хәтерне җиңмәсме, яки Декларация эше исәнме?

Айрат Фәйзрахманов 1985 елның 12 августында Казанда туа. 2007 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Тарих фәннәре кандидаты, хәзерге вакытта Бөтендөнья Татар яшьләре форумы рәисе урынбасары вазыйфасын били.

30 августта республика үзенең яңа дәүләтчелегенең чираттагы олы юбилеен, ягъни икенче туган көненә әверелгән датаны билгеләп үтә. Туган көн ул – бәйрәм итәр өчен сылтау гына түгел, узган юлны хәтердә яңартып, киләчәгебезне уйлар өчен сәбәп тә.

Егерме биш ел элек Татарстан Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итте һәм соңрак ышанычлы икътисадый нигезгә беркетелгән чын дәүләт статусына ия булды. ТАССР чагында икътисадының нибары ике процентына гына ия булган республикада тулы икътисадый суверенитетка: бюджетны мөстәкыйль формалаштыру, социаль-икътисадый үсешнең үз стратегиясе, актив тышкы икътисадый элемтәләр, алдынгы предприятиеләрне республика карамагына күчерү, үз банк, энергетика, транспорт системасы һ.б. иреште.

Озакламый Татарстанның аерым сәяси моделе оешты һәм Русия Федерациясендә дә, дөнья күләмендә дә өлге буларак, ул җиңү һәм Декларация идеяләре тантанасы дип кабул ителде. Формаль рәвештә әлеге модель бүгенгәчә гамәлдә, федераль үзәк белән килешү мөнәсәбәтләре сакланган, дәүләтчелек институтлары яшәвен дәвам итә. Татарстан ТАССРдан статусы буенча сизелерлек аерыла. Әмма бүген, үзәк белән мөнәсәбәтләрнең эчтәлеге үзгәртелгәч, тигезлек югалды.
Әлбәттә, мөстәкыйльлекнең байтак икътисадый позицияләре, хәзерге Татарстанның үсешенә ныклы база буларак, бүгенгәчә саклана, дип тә әйтергә мөмкин. Ләкин җыела торган салым һәм акчаларның 73 проценты федераль үзәккә юнәлтелә икән – бу инде федератив мөнәсәбәтләрнең советча моделен искә төшерә.

Шуңа күрәдер, соңгы араларда без Татарстанның Дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул итүен түгел, Республика көнен бәйрәм итәбез.

Аң үзгәреше турында

Федератив үсеш процесслары алышыну “30 август бәйрәме”нең эчтәлеге үзгәрүенә дә китерде. Мисалга, бүгенге укучылар бәйрәмне без, ягъни узган гасырның туксанынчы еллар Татарстан мәктәпләре укучылары кебек кабул итми.

Чирек гасыр эчендә әлеге дата исем алмаштыруларның төрлесен кичерде. Тарихка ул иң тәүге тапкыр Татарстан Республикасының Дәүләт суверенитеты көне, соңрак хәтта Бәйсезлек көне булып язылса да, соңгы дистә елда – бары тик Республика көне генә. Ни сәер тоелмасын, әлеге исемнәр белән Казанның меңьеллыгы усал шаяртты. Башкаланың нәкъ менә 30 августка билгеләнгән юбилееннан соң Дәүләт суверенитеты көне рәсми рәвештә һаман саен сирәгрәк телгә алына һәм, яңгыраса да, туксанынчы елларда сәяси көрәштә катнашучылары яисә милли хәрәкәт ветераннары телмәрләрендә генә яңгырый.

Казанда яшәүчеләрнең шактые өчен 30 август күбрәк шәһәр көнен аңлата. Бигрәк тә «ХХ гасырның иң зур геополитик хатасы»ннан соң туган яшь буын хәтеренә әлеге көн республиканың дәүләт суверенитетына һичбер нисбәте булмаган дата сыман кереп урнашты. Узган елларда интернетның «Шәһәр көне» ише атамалар, баш исемнәр белән чуарланды, ә «Республика көне» төп эзләү системаларында аннан бик күпкә астарак чыга. Экскурсия йөртүчеләрнең бу көнне республика кунакларына шәһәр бәйрәме турында сөйләгәндә телләре телгә йокмый, ә бәйрәмнең чын сәбәбе хакында – ләм-мим. Кызганыч ки, соңыннан өстәлгән бәйрәм төп тантананы күмеп китте.

Әлегедәй хәтерсезлеккә күпчелек ватандашларның, Татарстан мөстәкыйльлегенең сепаратизм акты булып, хәзерге сәяси чынбарлык шартларында үткәнебезнең шушы сәхифәсеннән ваз кичәргә кирәк, дигән ялгыш карашы да өстәлә. Мәгәр тарих күрсәткәнчә, Татарстан моделен формалаштыру сепаратизм куркынычы тудырмады һәм ил бөтенлегенә дә янамады. Чөнки төбәк үзаңыннан, регионализмнан башка дөньяда бер генә олы демократик дәүләт тә яшәрлек түгел. Дәүләтчелек агачы куәтле кәүсәсе белән генә ныгый алмый, аңа көчле ботаклар да кирәк.

Сепаратизмның рухы да булмаганына төшенер өчен Декларация текстын игътибар белән уку җитә. Татарстан сәясәте ветераны, Декларацияне төзү башында торган Фәндәс Сафиуллин сүзләре белән әйткәндә: «Безнең юлыбыз зур Руссия дәүләтен коткару юлы иде – без зур илне саклап калырга теләдек».

Суверенитет тарихы Ельцин авызыннан очраклы гына 1990 елның 6 августында нәкъ менә Казанда ычкынган «Суверенитетны күпме йота аласыз, шуның хәтле алыгыз» дигән сүзләреннән соң башлана дип уйлау да – хата. Барысы да күпкә алданрак башланды! Татарстанның мөстәкыйльлек алып, тиешле Декларация кабул итүе ул – Ельцинның да, «кыргый» туксанынчы елларның да казанышы түгел. Татарстанда инде ул чакта ике елдан артык сәяси тормыш кайный, союздаш республика статусы өчен актив көрәш бара, республика җитәкчелеге әлеге мәсьәләне әллә ничә мәртәбә рәсми дәрәҗәдә күтәреп чыга.

Ул чакта Татарстан халкының күпчелеге мөстәкыйльлек идеясен хуплавы бүген парадокс булып тоелырга да мөмкин. Союздаш республика статусына ирешү мәсьәләсе халык теленнән төшмәде – 1989 елның августындагы сораштырудан күренгәнчә, республиканың дәүләти-хокукый статусын күтәрүне җавап бирүчеләрнең 66 проценты яклаган. Декларация кабул итү – әлеге процесс һәм омтылышларның табигый дәвамы иде.

Татарстан, Декларация кабул итү факты белән, Советлар Союзында халыклар тигезлегенең нәтиҗәле моделен булдыруга шартлар тудырды, шул ук вакытта зур илнең төрле халыклары арасында килешеп һәм хөрмәт итешеп яшәүнең яңа фундаментын салып калдырды. 

Декларация – республиканың яңартылган Союзда тулы канлы дәүләт статусы алуга һәйбәт дәгъвасы, һәм аның тормышка ашарга барлык мөмкинлекләре дә бар иде. СССРның таркалуы Татарстанны бөтенләй үзгә сәяси һәм социаль-икътисадый хәлгә китереп куйды. Бу шартларда Декларация маддәләре өлешчә генә гамәлгә ашты. Татарстан ике урындыкта утыручы халәтендә калды – моннан мөстәкыйльлек статусын ныгыту буенча сәяси карарлар кабул итү мантыйгы килеп чыга иде. Болар – Республика статусы буенча референдум үткәрү, үз Конституциясен кабул итү, Русия белән Татарстанның хакимият органнары арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү һәм үзара бүлешү турында Шартнамәне имзалау. Әлеге сәяси актларны тормышка ашыру исәбенә аерым сәяси феномен – Татарстан моделе барлыкка килде.

Нәкъ шушы «өчлек» – Референдум, Конституция, 1994 елгы Шартнамә 2017 елга кадәр гамәлдә булачак Русия Федерациясе белән Татарстан Республикасы арасында хакимият органнары арасында вәкаләтләр бүлешү турындагы килешүдә телгә алына. Моны истә тотып, Декларация эше яши, дип әйтергә мөмкин. Һичьюгы, кәгазьләрдә. Ким дигәндә, 2017 елга тикле. Әле Татарстанның мөстәкыйльлеге турындагы бәхәскә дә нокта куелмаган бит.

Йомгак урынына

Әмма «Декларация эше» республика гражданнарының күпчелегенең аңында исәнме икән соң? Чөнки күмәк хәтер генә түгел, күмәк амнезия дигән төшенчә дә бар. Алар ихтыярсыз да, ясалма рәвештә – максатчан да формалаша. Яраткан шәһәребезгә карата мәхәббәтне һәм Татарстанның дәүләтчелеген бер толымга үреп, ахыр чиктә, соңгысын бөтенләй үремнән төшереп калдырырга да мөмкинбез. Чәчәк аткан Казан төбәгеннән хушланган, тик ни Татарстан дәүләтчелегенә, ни аның тарихына, ни җөмһүриятнең үзенә әһәмият бирмәгән яшь буын үсеп җитәр дигән шик бар. Әлеге кыйммәтләр киләчәк буынга шәхси амбицияләрен уңышлы реализацияләүдә гадәти фон гына булып калмас, дип ышанасы килә.

Быел без Татарстанның Дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул итүне һәм республиканың 95 еллыгын билгеләп үтәбез. Дәүләтчелек тарихына мөнәсәбәтле бәйрәмнәр – татарстанлы булуның һәм республика халкында гражданлык үзаңын тәрбияләүнең иң мөһим факторлары. Әлеге даталарны ничек итеп каршылавыбыздан безнең күмәк хәтеребез генә түгел, Республиканың киләчәге дә тора. Билгеле ки, «Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк».

Комментарий язарга