«КҮП МӘСЬӘЛӘДӘ ФИКЕРЛӘРЕБЕЗ УРТАК» (ТУФАН МИҢНУЛЛИННЫҢ ГӘРӘЙ РӘХИМГӘ ХАТЛАРЫ)

Әй, узган гомерләр!.. Туфан Миңнуллинның миңа хатлар яза башлавына да 40 ел үткән. Үзе бер кеше гомере.

Узган гасырның 60-70 нче елларында без Туфан белән татар әдәбиятында үз урыныбызны табарга, үз оябызны корырга тотынган яшь язучылар идек.

Шуннан гомеребез буе иҗади яктан бик нык аралашып, бер-беребез белән киңәшләшеп, шаярышып яшәдек. Аның миңа 1975 һәм 1977 елларда ук язган бу хатлары да шуның ачык мисалы булса кирәк.
Моннан 40 ел элек язылган бу хатларга бүген кыскача гына аңлатмалар бирүне кирәк таптым.

«Федотовка бүресенә сәлам» дип башланган хатны ул минем туган авылыма адреслаган. Эш шунда ки, мин авылдан 1962 елны ук чыгып китсәм дә һаман аңа тартылдым, аны сагындым. Һәм, ниһаять, инде шигырьләрем «Казан утлары» кебек олпат журналда һәм Татарстан китап нәшриятында аерым китаплар булып басыла башлагач, авыл тормышы турында зуррак бер цикл язарга дип бер елга авылга кайтып киттем. Анда мин «Авыл дәфтәреннән» дигән шигырьләр шәлкеме яздым, ул «Казан утлары»нда басылып чыкты. Бу циклны аеруча яратучы кеше – үзе дә гомере буе авыл турында шәп шигырьләр иҗат иткән өлкән шагыйребез Сибгат Хәким булды.

Туфан Миңнуллин

Туфан Миңнуллин

Гәрәй Рәхим

Гәрәй Рәхим

Мин әнә шулай, ялгыз әдәби бүре шикелле, авыл тормышын «иснәнеп» яшәгән чакта Туфанның шушы хаты килеп төште.

Ул анда миңа «Конверт» исемле шигырь дә җибәрүен яза, ләкин хатта ул шигырь юк иде. Хатта ул мине 23 январьда Казанга кайтуымны сорый. Мөгаен, аның бу көнне берәр театрда премьерасы булгандыр.

1975 елның 6 ноябрендәге икенче хатын ул Мәскәүдән Казанга язган. Бу елны алар шагыйрь Зөлфәт белән СССР Язучылар Союзының Әдәбият институты каршында эшләп килүче икееллык Югары әдәби курсларда (ВЛК) укыйлар иде.

Туфан Миңнуллин, Илһам Шакиров һәм Гәрәй Рәхим. 90 нчы еллар

Туфан Миңнуллин, Илһам Шакиров һәм Гәрәй Рәхим.  90 нчы еллар

1977 елның 11 февралендә Мәскәүдән Казанга язган хатында аның «Әлдермештән Әлмәндәр» дигән әсәре турында сүз бара. Казанда чакта ул миңа бу әсәрнең яңа гына язылып беткән нөсхәсен укыган иде. Миңа әсәр бик ошады һәм мин аны ниндидер драматургик нигезләүләр белән Туфанның үзенә шәрехләп маташтым. Аннары бу фикерләремне хатка язып, аңа Мәскәүгә юлладым. Аның минем турыда «фәнни мактау», «сиңа драматургия фәннәре докторы дигән исем чәпәп куярга ярый» дип шаяртуы әнә шул сөйләшү һәм хатка ишарә.

Туфанның бу хаты килгәндә мин бик озак Биектау районының урман эчендәге «Каменка» дигән шифаханәсендә бик әшәке үпкә авыруын дәвалап яттым. Бер ел буе диярлек мин үпкәдән кан килеп азапландым. Табиблар аны туктата алмадылар һәм миңа Кырымдагы атаклы Алупка каласындагы шахтерлар санаториена юллама бирделәр. Ике мәртәбә Советлар Союзы Герое, атаклы очучы Әмәтхан Солтанның туган җире бу. Анда батыр очучының бюсты куелган. Мин Алупкага килгән язучылар белән ул һәйкәлгә чәчәкләр куюны оештыра идем.

Әмма бу санаторийда да минем үпкәдән кан килүне туктата алмадылар. Кырымның башкаласы Ялта шәһәре читендә әле революциягә кадәр үк атаклы рус язучысы, үзе дә үпкә авырулы Антон Павлович Чехов үпкә чирләреннән дәвалаучы санаторий төзи. Монда инде үпкә хирургиясе буенча да белгечләр эшли. Мине шул Чехов исемендәге санаторий хирургларына күрсәттеләр һәм яшь кенә бер грек табибы миңа операция ясап, үпкәнең кан килә торган урынын кисеп ташларга тәкъдим итте. Инде ике еллап кан төкерү белән газаплангач, миңа риза булмыйча мөмкин түгел иде.

Операция бик уңышлы чыкты һәм, Аллага шөкер, мин бу авырудан бөтенләй котылдым.

Операциядән соң яңадан Алупкага, шахтерлар санаториена кайттым һәм анда «Саргаймагыз, каштаннар» дигән икенче повестемны яздым.

Татарстан Язучылар берлегендә миңа катлаулы операция ясалганны белгәннәр һәм, рухи ярдәм йөзеннән, мин яткан санаторийга каләмдәшләрем Равил Фәйзуллин һәм Рөстәм Мингалимовны командировкага җибәргәннәр. Рәхмәт Язучылар союзына, рәхмәт Равил белән Рөстәмгә – аларның махсус минем янга килүләре күңелне һәм иҗади дәртемне бермә-бер күтәреп җибәрде.

Туфан Миңнуллин хатларында Алупка шәһәрен, шагыйрьләр Равил Фәйзуллин һәм Рөстәм Мингалимовны әнә шул вакыйгаларга нигезләнеп искә ала.

Мин монда Туфан хатларындагы гаять халыкчан, хәтта авылча татар теленә, Туфанның тышкы яктан гади, эчке яктан тирән юморына, авыл кешесенә хас фәлсәфилегенә, гаять эчкерсез һәм ялгансыз булуына, мине якын дусты итеп күрүенә чиксез соклануымны һәм горурлануымны әйтеп китәсем килә. «Күп мәсьәләләрдә безнең фикеребез уртак», – ди бит ул бер хатында.

Әнә шул хисләр мине Туфан хатларын әдәбият сөючеләргә тәкъдим итәргә этәрде.
Гәрәй Рәхим

ФЕДОТОВКА БҮРЕСЕНӘ СӘЛАМ!
Сагынган икән дә, сагынуына түзә алмый хат язган, дип уйлама. Исемдә, уемда да юк идең. Үзең хат язып та каткан күңелләрне эретә алмадың. Җавап хаты алмавыңнан сизенгәнсеңдер. Җир тишегенә китмәгән, Яңа елга кайтыр әле, нихәл, дип әйтермен, шул җитәр, дидем. Молодец, егетлек эшләдең – кайтмадың – алдадың.

Нигә язасың соң алайса, дисеңме? Тәк кенә. Эш юктан. Дөресрәге, бүтән рәтле эшкә ярамаганлыктан. Ике көн инде түшәк өстендә ятам – борыннан, күзләрдән ага. Кызганучы кеше юк. Беренче көнне өмет белән яттым: хәзер, мин әйтәм, звонок бирерләр, унлап-егермеләп өелешеп керерләр дә, нишләп ятасың инде, синнән башка дөнья әйләнми, дип әйтерләр төсле тоелган иде. Тот капчыгың, дөнья әйләнә икән ич. Миннән башка да… синнән башка да. Менә шунда сине дә үз хәлемдә күреп, кызганып куйдым. Кар-буран, ята инде бу, мин әйтәм: «Кайт! Сагындык!» – дип әйтүләрен көтеп. Тот капчыгың, дөнья әйләнә. Кем белә, бәлки кызгануым урынсыздыр, дөньяны син берүзең әйләндереп ятасыңдыр. Әгәр алай булса, ошбу хатны алмадым, дип уйла. Мин язмадым, дип әйтә алмыйм – конверт сатып алган биш тиенне кайсы статья буенча списать итим? Яңалыклар әйтә хәзер, дип өметләнмә, юк, яңалыклар, булса да әйтмәс идем. Чөнки һәр бәләкәй генә яңалык та тансык – берәүгә дә әйтмичә үзең генә кадерен беләсе, кочаклап ятасы килә. Искене яңалык дип кабул итеп, ахмакларча куанырга гына кала. Күрәсең, авыру кешенең фантазия­се дә чирле, зәгыйфь.

Син анда шедеврлар гына иҗат итеп ятасыңдыр инде. Кайткач, түш киереп мактанып йөрерсең инде. Җенем сөйми мактанчыкларны. Ничава, кайт әле, кем икәнлегеңне күрсәтербез. Сезнең авыл урманында агачлар булса, безнең авыл урамында да күсәкләр бетмәгән.

Минем хәлләрне беләсең килеп, эчең яна инде синең, әйеме? Ха-ха! Тагын бер тапкыр ха-ха. Әйтмим. Бик беләсең килсә, 23ендә Казанга кайт. Акчаң булмаса, сорап яз, хәерче, миндә дә юк, дип телеграмма сугармын. Кайтсаң, кыстыра кайт, безгә өметләнмә, бер грамм юк.

Шигырь:

Йөз илле грамм суктым,
Дип, телеграмм суктым.

Уф, Алла! Үлсәм үләм, иртәгә эшкә барам. Тилерүем шушыдыр, тик торганнан ике бит нәрсә язып ташладым. Ә миңа ярамый, беләсеңме, ярамый! Авыру мин, чирле. Мин урын өстендә генә ятарга тиеш. Рәхмәт инде, әле дә син бар икән. Юкса, хат язарлык та кеше калмаган. Жутко. Биш тиен түләп алган конвертыңның кирәк булмавы да ихтимал икән ләбаса. Яз! Сиңа шигырь бу!

Конверт
(дип атала)
Ярый, җитте, булды. Исән-сау яшә. Эч пошып ятканда искә төшүең өчен рәхмәт. Иң якын кешеләреңә күп итеп сәлам әйт. Мине күреп белмәсәләр дә, әйт.
Туфан.

СӘЛАМ, ГӘРӘЙ РӘХИМ!
Сәлам, Флера*!
Сәлам, әлбәттә, кызыгызга! Төнге сәгать өч. «Өй түрендә җил җылый». Йокысызлыктан интегеп торып утырдым – «Әлдермештән Әлмәндәр»не язып бетерергә кирәк. Ләкин разгон алып китеп булмый. Разминка ясар өчен сиңа хат язам. Ни өчен сиңа – үзем дә аңламыйм.

Бәлки мине аздырып, төнге сәгать өчләр җиткәнче карта уйнатуың өчендер. Бәлки… Кем белә. Ни генә булса да, ямьсез сабакы, бу хатның кадерен бел, бер генә адәмнең дә төн утырып сиңа хат язганы булмагандыр.

Иң кызыгы шунда – язар сүзем юк. Сине эт итеп сүгеп бәхәсләшер идем. Күп мәсьәләләрдә безнең фикерләребез уртак. Шатлыкларымны сөйләр идем, авыз тутырып сөйләрлек шатлыкларым юк, Аллага шөкер. Хәсрәт-кайгыларымны искә төшерәсем дә килми. Яңалыклар? Юк. Утырам, тартам, укыйм, ятам.

Мәскәү урталарында. Ямансу. Кичә бер ярты (исереп китә күрмә) алып кайткан идем, эчешергә кеше таба алмадым. Башланмаган килеш тора. Шул уңай белән әллә берәр шигырь язып ташларга? Сабыр ит, сигарет кабызып коридорга чыгам (бүлмәдә тартмыйм), шунда оештырып керермен. (Вакыт әрәм китә китүен, черт с ним.) Булды.

Шкафымда җылап тора сыңар ярты:
– Алгач, кирәк иде эчәргә…
Бер ялгызың эчү эчүмени –
Эчкәч, кемгә серең чишәргә?
Җыр башласам, кем кушылып җырлар?
Көләм, дисәм, кемнәр көлешер?..
Бер яртыны уртаклашыр кешеләр юк,
Кайгы килсә, кемнәр бүлешер?

Ритм аксый бугай аксавын, редак­ция­ләргә вакытым юк. Эт сигәнче шундый шигырь язгач, ярамаган тагы.

Үзегез нихәлләрдә яшисез? Тавыгыгыз, чебешегез өерелеп эчәсезме? Алкоголики несчастные, миннән качып… Тфү, ачуны чыгардыгыз, хатны да язып бетерәсе килми. Әйбәт булды әле, барыбер язарлык сүзем юк иде.

Бәйрәм белән котламаган да димә. Бу хат барып җиткәндә бәйрәм узган була. Ярый, күңелегез булсын, узган бәйрәм белән котлыйм.

Әгәр инде бик әрсезләнеп: «Мәскәүгә барып чыксам, теге яртыны эчеп китәм», дисәң, мә, матьти ети, ал адресны.

127254. Москва, И-254, ул. Добролюбова, д. 9/11, ком.212.

«Новослободская» метросыннан чыккач, 3 троллейбуска утырып «2-Гончаровский переулок»та төшәсең. Кире якка утырып китә күрмә, надан.
Еще раз с приветом,
Туфан Абдуллович.
6/XI-75.

СӘЛАМ, ГӘРӘЙША!
Хатыңны алдым бит, әй. Укып рәхәтләндем. Нинди ахмак сүз ул? Имештер, мин мактауны яратмыйм. Кем мактый бит. Дуслар мактаганны үлеп яратам. Бигрәк тә синеңчә итеп (фәнни мактау). Моның өчен сиңа драматургия фәннәре докторы дигән исем дә чәпәп куярга ярый. Трактат язгансың ич.

Менә Мәскәүгә килеп яши башладык. Ике көн лекцияләр тыңладык. Белем арта. Элек начар язучы идек, уртакул язучыга әйләндек. Тагын икееллык курс үтсәк, бәлки, яхшы булырбыз. Кызганыч, бу курсларны моннан унбиш еллар элек үтмәгәнмен, язам, дип кулга каләм алмаган булыр идем, бухгалтер булып тыныч кына көн күргән булыр идем. Укыган саен юк эш белән шөгыльләнгәнем ачыклана бара. Ә син мактыйсың.

Авыр көннәр, кичерәм: язмыйча да мөмкин түгел, язарга да оят (кыланмыйча әйтәм). Бүген Толстой һәм аның философиясе турында сөйләделәр. Язучының философиясе! Кайда ул безнең философия? Стенография.

Авыр көннәр дигәч тә зарлана, дип уйлама. Зарланмыйм. Укыганлыгымны күрсәтер өчен генә язам. Менә син курс­та укымагач, мондый нечкәлекләрне белмисең, аңламыйсың. Сиңа рәхәт. Матур кызлар күрсәң: «Чукынган кыз бигрәк матур», дисең. Без «Сөбханалла», – дип гарәпчә сокланабыз.

Казанда яңалыклар күрмәдем, искелек шул элеккечә. Ел йомгакларына калмадым. Әллә нигә каласым килмәде. Каласым килмәгәнгә әллә үзем, әллә ел йомгаклары гаепле – тәгаен өзеп әйтә алмыйм. Атта да бардыр, тәртәдә дә бардыр. Һаман бер үк сүзне күпме тыңлап була да, күпме сөйләп була. Минем бер пьесада әйтелгәнчә: «Үләргә хөкем ителгән кешенең сукыр эчәгесен кисеп маташабыз». 150 кеше язганны бер М. Мусин сызып ташларлык булгач, нинди әдәбият ди инде ул.

Карале, ни булды миңа? Зарланмыйм, дип җөмләмне көлеп башлыйм да сүгенеп, нокта куям икән ич. Бүлмәм салкын, әллә шул тәэсир итә микән? Шулдыр, каһәр төшкересе. Көздән тәрәзәләрне карамасаң, шулай була икән. Зөлфәтнең әле килеп җиткәне юк.

Планнар: бүлмә җылына башлагач, нәрсә дә булса язуымны дәвам итәргә туры килер. Яки повесть, яки пьеса. Казанда яңа пьеса башлаган идем. «Ай булмаса, йолдыз бар» дип исем кушкан идем.

Менә шул. Апрель башларына кайтасыңмыни? Кайт инде әйдә. Бүлмә зур. Йокларсың. Йоклаганны йоклатыш замана.

Тфү! Тагын ни язып куйдым.

Ярый, дус. Давай, исән-сау бул. Безгә шунысы бик кирәк.

Сәламәтлек, уңышлар теләп, Миңнуллин.
11/II 77.

ГӘРӘЙБӘК!
Син соңгарып язгансың, мин соң­гарып язам. Син Алупкага күч­кәнсең, мин Мурманск дигән калада йөреп кайттым. «Әлдермештән Әлмәндәр»не русчага күчереп куйганнар. Күрдеңме, абзаң нишли. Өлкән туганнарыбызны ничек яшәргә өйрәтә түгелме? Шулай ул, кадеремне генә белмисең: яланаякка үкчәсе тапталган ботинка киеп, тишек ыштаннарыгыз белән дачадагы өемә килеп керәсез – хөрмәт юк, ихтирам юк. Котыртып эчерәсез – оятыгыз юк. Хәзер бетте, дачама кайткач, сезнең ише шантрапа белән сөйләшмәячәкмен дә. Хәер, синең белән сөйләшәм икән, гәҗиттә шигырең чыкты бит синең дә. Бәхетең бар икән.
Казаннан хәбәрләр килеп тора. Яхшысы да, яманы да. Яхшысына сөенмим, яманына көенмим. Калын тирелегә әйләндем. Картайдым. Картлык турында шигырьләр язарга керештем.

Оча яфрак, сары яфрак – җиткән көзләр,
Китә казлар, киек казлар язлар эзләп.
Язлар эзләп киталмый тик талган йөрәк
Киләчәккә ара ерак, ара ерак.
Үтәр көзләр, китәр кышлар, килер язлар,
Кайтыр казлар урап-урап, киек казлар.
Кайталмый тик язларына янган йөрәк,
Үткәннәргә ара ерак, ара ерак.

Күрдеңме? Уфада куелган «Үзебез сайлаган язмыш»ка җыр тексты кирәк, диделәр дә эт сигәнче язып бирдем. Ә менә монысын бик озак уйланып яздым, шуңа күрә гениально булып чыкты.

КАРТЛАР ҖЫРЫ
Нәрсәмә, ниемә миңа ул
Мактаулар, котлаулар, бүләкләр?
Аһ булып күренә күземә
Таушалган, ауналган йөрәкләр.

Кирәктер, бәлки бик кирәктер
Бүләкләр, котлаулар, мактаулар.
«Кыж», диеп сөйләнә-сөйләнә
Карчыкка тотынып атлаулар.

Кирәкми, кирәкми, кирәкми
Мактаулар, бүләкләр, котлаулар.
Айгырлар күргән төш күреп тә
Алаша йокысын йоклаулар.

Менә шулай була ул шигырь, агай-эне. Тик, зинһар, син минем шигыремә җавап итеп пьеса язып җибәрә күрмә. Мин сине кызганмасам да, син мине кызган. Яныңа Равил белән Рөстәм бармакчы имеш, дип ишеткән идем, килделәрме? Туйганчы ләкәтә саткансыздыр инде. Без, үзең әйтмешли, дачада гайбәт сатышырбыз инде.

Давай, шуның белән хатка нокта куйыйм. Бер син генә түгел дөньяда, хатынга да хат язасым бар.

Сәламәтлек телим, сәлам белән, Миңнуллин.
20 март 1977.

Туфан Миңнуллин, Илһам Шакиров һәм Гәрәй Рәхим.
90 нчы еллар

Комментарий язарга