Көрәш тәмле буламы?

«ТМТV» каналындагы «Тәмле көрәш» тапшыруы быел өченче сезонын ача. Күп кенә мондый төр тапшыруларны кабатламас өчен, аны көрәш, ике кешенең ярышуы рәвешендә оештырырга уйлыйлар.

Алып бару һәм аш-су осталарына бәя бирү Булат Бәйрәмовка йөкләнә. Ике ел дәвамында тамашачы күңелен яулап өлгергән, эстрада йолдызларын, композиторларны җылы учагына җыйган тапшыру коллективына алга таба да гөрләп эшләргә насыйп булсын! Ә сезне, кадерле укучыларыбыз, «Тәмле көрәш» хикмәтләреннән авыз итәргә чакырабыз.

«Өйгә тамак туеп кайта!»

Булат Бәйрәмов, «Татар радиосы» ди-джее, «Тәмле көрәш» тапшыруы алып баручысы:

БулатБездә кызык хәлләр еш була. «Чиле-пешле» ризыкны тәмле дия-дия мактаулары, тапшырудан соң аны пешереп җиткереп ашавы аеруча күңелле. Шулай берсендә Гөлдания Хәйруллина белән кызы Лилия катнашты. Өстәлгә ике тавык куйдык. Ни хикмәт, берсенә тавыкның – ботлары, икенчесенә түше генә кирәк иде. Калган өлешләре бик кызганыч тоелды. Нишләргә? Кунаклар тарафыннан әзерләнәчәк ризык белән тамак туймасы көн кебек ачык. Ә коллектив зур! Калган итне киләсе тапшыруда да куллана алмыйбыз. Съемканы туктаттык. Лилия Кадыйрованы чакырдым. Тавыкны яхшылап турап, тозлап, борычлап, сарымсак кушып, майонез белән бутадык. Аннары барысын ризык пешерү өчен кулланыла торган пакетка салдык та мичкә озаттык. Тавык боты һәм түшеннән авыз иткәч, бераз тамак ялганды ялгануын. Тик аннары үзебез пешергәнне чыгарып «полный» кинәндек. Тамак та туйды, кәеф тә шәп!

Рафис Гаптелганиев, юстиция киңәшчесе, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы прокуроры өлкән ярдәмчесе, татар җырлары авторы:

ГабтелганиевХәзерге көндә телевидение бик зәвыклы. Бер үк вакытта ничек итеп тәмле ашарга һәм ябыгырга өйрәтә торган тапшырулар күрсәтелә. Алай гына да түгел, бер үк кешеләр икесендә дә катнашырга мөмкин. Әлбәттә, ул тапшырулар шоу форматында бара, катнашучылар тамашачыны ничек итеп шаккатырырга белми.
«Тәмле көрәш»кә чакыру килгәч, мин дә берничә төрле ризык рецепты язып куйган идем, ләкин студиядә аларны әзерләргә шартлар җитеп бетмәде. Шуңа күрә Булат Бәйрәмовка кайбер тапшыруларны берәр ресторанда, табигатьтә ясарга тәкъдим иттем. Минемчә, рестораннар да, шашлык пешерә торган дарханнар да ТМТВ каналының реклама шартларына каршы килмәс, ә катнашучыларга күп мөмкинлекләр туар иде. Ачык утта казаннар, таш пичләр кулланып эшләнсә кызыклырак бит.
Ә гомумән, «Тәмле көрәш» тапшыруы бик күңелле, алып баручысы Булат инде ул рольдә шомарган. Ләкин минемчә, бу тапшыруга тагын бер, катнашучыларга таныш булмаган кеше җитми. Бәлки яңа сезонда, яңа геройлар белән тулыланып китсә, тапшыру тагын да тәмлерәк булыр.

«Базар балын «башкорт балы» дия-дия мактадык»

Филүс Каһиров, җырчы, Муса Җәлил премиясе лауреаты:

Филус«ТМТV»ны көн дә карыйбыз. Өйдәге өч телевизорның берсендә әлеге канал даими эшләп тора. Кызык программалары күп. «Тәмле көрәш»тә Рөстәм Асаев белән катнаштык. Кызганыч, бүләгемне өйдә онытып калдырганмын. Съемка башланганчы, Булат белән якын-тирәдәге базарга тиз генә барып, бал сатып алдык. Тапшыру бик җанлы узды. Рөстәм кабак эчендә аш пешерде. Мин итле бәрәңгеле ризык әзерләдем. Көндәшем беренче урын алса да, минеке тизрәк ашалып бетте. Базар балын «башкорт балы» дия-дия мактадык. Бик кызык узды ул очрашу. Төшерүчеләр дә, гомумән, аралашу ошады. Матур мизгел булып күңелдә калды. «ТМТV»лыларга бары изге теләк кенә телим. Үз тамашачыларын арттырып торсыннар!

Эльмира Сөләйманова, җырчы, өч тапкыр «Алтын барс» премиясе лауреаты:

Тэмле«Тәмле көрәш» тапшыруына бик озак чакырдылар. Пешерә алмам, оятка калырмын, әгәр ризыкны яндырсам, артык тозлы булса нишләрмен дип курыктым. Дөресен генә әйткәндә, бөтен Татарстанга ким-хур буласы килмәде. Өстәвенә, мин бөтенләй пешерә белми торган кайбер ризыклар бар, дип уфтандым. Шулар арасында – балык. Булат Бәйрәмов: «Әйдә, монда ул кадәр куркыныч түгел!» – дип үгетли торгач, ярты елдан соң тапшыруга килергә тәвәкәлләдем. Туры килүен карагыз: нәкъ шул балык дигәнен әзерлисе булды да инде. Илсаф белән ярыштык. Мин җиңдем! Шул рәвешле, балык пешерергә өйрәнеп кайтып киттем. Бүләккә үземә таба да бирделәр әле. Шатланып туя алмыйм. Берни янмый-көйми, җиңел юыла. «Тәмле көрәш»не ешрак күрсәтсеннәр! Чакырсалар, тагын бер барыр идем.

Хәния Фәрхи, җырчы, Русиянең, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты:

Хания«Тәмле көрәш»не Булат Бәйрәмов бик матур алып бара. Чакыргач, рәхәтләнеп катнаштым. Фәннүр Нәҗипов белән көч сынаштык. Ул да ашарга пешерергә ярата икән. Тапшыруда мине нәрсә көткәнен белмәдем. Шунысы кызык та иде. Төрле продуктлардан үзебез әзерләячәк ризык өчен әйберләрне тиз арада сайлап алырга кирәк булды. Мин катламлы камыр белән «Габделхәй» пирогы пешердем. Рецептын экспромт рәвешендә уйлап чыгардым. Тәмле килеп чыкты. Яртылаш – пица, яртылаш пирог иде ул. Тамашачыларга бишмармак һәм яшелчә салаты әзерләү серләрен ачтым. Уен нәтиҗәсе канәгатьләндерде: җиңүче булдым!

Ландыш Фазуллина әзерләде

Комментарий язарга