Кайбыч егете Швециядән алтын медаль белән кайткан

2019 елда Казан WorldSkills һөнәри осталык буенча кырык бишенче дөнья чемпионаты кабул итәргә җыена. Чарага кадәр шактый вакыт булса да, дөнья беренчелегенә әзерлек эшләре бүгеннән үк кызу темплар белән алып барыла. Русия җыелма командасы алдында чемпионатта җиңү бурычы куелган. Бу хакта бүген «Тетмедиа» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Журналистлар белән очрашу 1-3 декабрьдә Швециядә узган бишенче EuroSkills-2016 бәйгесе уңаеннан үтте. Анда Аурупаның 28 иленнән 500 яшь белгеч көч сынашкан. Өч көнгә сузылган чемпионатны карарга 65 мең кунак килгән. Русиянең кырык өч кешедән торган WorldSkills җыелма командасы да ярышта уңышлы чыгыш ясаган. Командада 18 төбәктән, шул исәптән, Татарстаннан да катнашучылар булган. Республика данын бездән дүрт кеше яклаган. Русия җыелма командасы гомумкоманда зачетындагы баллар саны буенча беренчелек яулаган. Алар барлыгы 16 меңгә якын балл җыйган. Төп компетенцияләр буенча 5 медаль белән кайтканнар.

vadim

Алтын медальне «Суыткыч техникасы һәм кондиционер системасы» номинациясендә Вадим Поляков алган. Ул – Кайбыч егете. Казан политехника көллиятен тәмамлаган, хәзерге вакытта «Фортэкс» компанясендә хезмәт куя икән. Көмеш медальләрне исә графика дизайны һәм мобиль робототехника белән мавыгучы егетләр эләктергән.

Комментарий язарга