Каләм тотып кулларга…

Автоматлашканбыз. Роботка әйләнгәнбез. Клавиатурасыз яза алмыйбыз. «Татарча диктант» язгач та, күңелдә әнә шундый фикер туды. Язу күнекмәләре югалып бара икән ич!

Берьяктан, мине бәхет басты, чөнки мин Абдулла Алишның «Нечкәбил» әсәрендәге текстка юлыктым. Һәрхәлдә, Исхакыйның «авыррак» булачагын чамалый идем. Икенчедән, «укытучым» чып-чын педагог Сания Әхмәтҗанова иде. Ә диктант язганда текстны укый белүнең никадәр мөһим икәнен беләмен.

Нәрсәләр әйтә алам соң? Беренчедән, филолог буларак, орфография белән әллә ни кыенлык кичермәдем. Пунктуация буенча аерымланган хәлләрне дә, аныклагычларны да искә төшерергә туры килде, яңа абзацлар башлаганда, өтерләр куйганда да Сания апаның паузаларын игътибар белән тыңларга туры килде.

Ә менә хәрефләр… Без хәзер «Т» хәрефен мәктәптәге кебек өч багана белән язмыйбыз икән бит. Нәкъ менә клавиатурадагыча гына. Баш хәрефләрне дә, әйтик, «И», «К» һәм башкаларны да матур койрыклар белән авыш итеп яза белми башлаганбыз. Ә «белән» сүзе «б/н» дип языла зәһәр!

Диктант язганда, әниемнең методикасын искә төшердем. Өй эшләрен эшләгәндә, теге яки бу хата китсә, буяп куйсам, яки башка хилафлык җибәрсәм, әни (укытучы бит!) ул битне ертып ала иде дә, «матур һәм дөрес итеп яз» дип, яңадан яздырта иде. Дәфтәр битләре кими бит алай дияргә ашыкмагыз. Әни башка дәфтәрнең уртасыннан битләр алар иде дә, шуны монысының уртасына урнаштырып куя иде. Шулай итеп матур, тигез, хатасыз язарга өйрәндем мин бераз. Кызларымны да шундый ук методикага нигезләнеп яздыртырга тырышам да, артык барып чыкмый кебек әле. Чөнки бүгенге укучы (хәер, барыбыз да) клавиатура хәрефләре белән генә яза шул…

Кулдан язудан читләшмик, җәмәгать. Диктантларны ешрак языйк! (Автомат рәвештә бу җирдә смайлик куясы килеп китте…)

Комментарийлар

  1. Мин инде
    Окт 27, 2018 @ 14:13:53

    Хахаха)) аңлыйм! Смайликсыз булмый

Комментарий язарга