Каләмемнең очын манып язам ярама…

Оксана Ильюп – Чиләбе шәһәрендә яшәп иҗат итүче яшь шагыйрә һәм автор-башкаручы. Аның гитара кылларын чиртә-чиртә җырлавын интернетта социаль челтәрләрдә күрергә мөмкин. Клиплары исә телевидениедән әйләндерелә. Укучыларыбызны дөнья буйлап сибелгән татарның шушы моңлы кыз иҗаты белән якыннан таныштырырга булдык. Шигырьләрен безгә ул курка-курка гына бирде…

Казан!

Кайтып җиттем. Каршы ала мине
Сагынып көткән газиз Чиләбем.
Белә микән татар кызының ул,
– Башка җиргә гашыйк! – дигәнен?!

Их син, Казан, яусыз йөрәгемне
Яулап алдың тәүге күрүдә!
Җаным, рухым белән сине сөям.
Изге йорт – син, нигезем – биредә…

Яңгыр ява тугры Чиләбемдә –
Мин күшегәм, туңам, суланам.
Ә Казанда яңгыр миңа тими –
Мин шатланып җырлыйм, елмаям.

Сөякләргә хәтле өшетәдер –
Ачы җилләр исә Уралда.
Ә Казанда… йомшак назлы җилләр
Билләремә килеп урала.

Ярата бит сине, и Казаным,
Еракларда дәртле бер тилең!
Мин икегә йөрәгемне бүләм.
Гафу итче мине, Чиләбем…

***
«И жить учусь по собственным стихам…»
И. Сабиров

Хисләр ташкан бер чак иде бугай.
Сәләттерме инде, түгелме, –
Шул мәлләрдә көтмәгәндә (гаҗәп!)
Ак кәгазьгә сүзләр түгелде.

Тамчы-тамчы, гүя язгы яңгыр,
Агылды да хисләр, агылды.
Гүзәл бер моң килеп ияләште,
Килеш сүзләре дә табылды.

Анык күренешләр әйлән-бәйлән,
Ә мин исә… ә мин уртада!
Язган җырым көчле буран төсле –
Күкне тишә, җирне куптара.

Үзем язган дөньям – минем дөньям!
Әй зәвыклы булып тоела!
Ә йөрәктән көзге яфраклардай
Ак кәгазьгә хисләр коела.

Һәм онтылып, ләззәтләнеп хәтта
Бәйсез хисләремә иярәм…
Ә аннары үзем язган җырдан
Үзем яратырга өйрәнәм.

***
Тагылыплар алсу язын җил сыртына
Килә миңа син җибәргән анык ымнар.
Төшләремнән үреп энҗе бизәнгечләр,
Хәйран калып сулышыңны йөрәк тыңлар.

Тотасың син Җиргә юлың Галәмнәрнең,
Гасырларның киңлекләрен кыю ярып.
Араларны якынайтыр идем, әгәр
Булса сиңа бераз гына каршы барып.

Мөкатдәс Җан, синең тының – яз сулышы,
Мизгел белән Мәңгелекнең бер аһәңе.
Синең йөрәк тибешендә яшәвемнең
Бар Мәгънәсе. Бу тормышның бөтен яме.

Офыкларда Чулпан йолдыз калыкканда,
Газиз таңын оялдырып Кояш үбәр.
Ике кызыл тамга сызып зәңгәр күккә
«Килеп җиттем», – диеп миңа син сал хәбәр…

Яңача
Язланган кыш елый кызларча,
Эреп аккан карга төелеп.
Тезләренә башын сала да,
Рәнҗүләрдән үкси, бөгелеп.

Ә яз, имеш, күрергә килгән.
Тик кыш кына тарсынып кача.
Аксак кыш та быел ничектер
Башка төрле китә. Яңача.

Шул булдымы сөю дәлиле:
Сүзсез шелтә салу артымнан?
Саф йөрәкле язым заяга
Кабат сиңа табан талпынган.

Аксак кышка – бары март калган.
Башка төрле язлар. Яңача.
Эреп аккан карга төелеп
Язланган кыш елый. Кызларча.

***
Син яраткан саен мине – матурайдым.
Коңгырт күзләр уттай янып очкын чәчте.
Тансык язым шыпырт кына – мин ишеттем:
– Ярат аны! – диеп, миңа ансат дәште.

Мин яраттым. Ә син көчле канатларың
Асларына алып мине гел якладың.
Белеп микән, мең гасырлар арасыннан
Көлле буран җиргә шыксыз кар япканын.

Мең гасырлар арасыннан шытып чыгар
Язын гөлең. Гамьсез көннәр онытыла.
Синең алда минем изге бер вазыйфам!
Шуңа гына армый-талмый мин омтылам.

Ә син ярат – матурлыгым кала бирсен,
Яшер мине төксе шәһәр күзләреннән.
«Бар да яхшы булыр!» диеп син пышылда –
Ышанырга мин күнеккән сүзләреңә…

***
Янымда йокыга күмелә
Бәхетем, тартыша-тартыша.
Уйлар күп. Язасы иде дә,
тик күзләр йокыга камаша.
Сиңа дип язылган җырларым
бик сирәк. Беләм ни уйлыйсың.
Сиңа дип яралган мәхәббәт
артык зур –
Син җырга сыймыйсың.
Син минем канымда агасың,
Тәкъдиргә язылган язмышым.
Мин синең күләгәң булалам,
Син исә – тормышым агышы.
Иренем аркаңа кагыла:
Җисемең кадерле шул тиклем!
Бу төннең аһәңе – зәвыклы
бер гомер. Бер мизгел шикелле…

***
Илһам тулган булган күңелемә.
Шуны сизми икән йөргәнмен.
Уттай янган тугры йөрәгемнең
Ялкыннары инде сүнгәнме?
Сүнмәгән шул. Әле бүген дә мин
Язгы гөлдәй хуш ис таратам.
Әле бүген дә мин элеккечә
Өзгәләнеп, өзелеп яратам.
Ә күңелем, сусап илһамына,
Гөлләр яңгыр суын көткәндәй,
Синең кайтканыңны һаман көтә,
Саклап назларыңны үткәндә.
Ә күңелем сиңа тугры кала,
Илһам аңа тугры булгандай.
Сагышларым күпкә көчәйгәндәй
Төнге күктә ак ай тулганда.
Хатирәләремне күмеп булмый –
Алар бәйсез, алар ирекле.
Ә син хәзер булган яклар кайда?
Еракмы юл? Таулар биекме?
Барам дисәм, барып җитәрменме?
Әллә килерсеңме? Үзеңме?
Мин бит әле тере. Җәфалама.
Сал җилләргә тик бер сүзеңне.
Алып килер түкми-чәчми. Минем
Өчен шундый мөһим хәбәрең.
Сагышларым сүрелерлек түгел…
Ә син ничек? Ничек хәлләрең?

Илһам белән тулган күңел. Ә мин
Тыным бирәм язган җырыма:
Кара белән язмыйм, каләмемнең
Очын манып язам ярама.
Сине сагынулар, тере җандай,
Миңа ияләшкән, яраткан.
Югыйсә бит хәтта илһамым да,
Хәтта ул да синең тарафтан…
Исәнме…
Күп яраттым сине, озак еллар
Саклап эчтә җылы хисләрне.
Күп вакытлар сине күргәнем юк.
Хәлең ничек, җаным?
Исәнме.

Күп сагындым сине, күз яшемнән
Чыланыплар бетте мендәрем;
Шундый күптән сине күргәнем юк.
Күңел түрләреңдә –
Кемнәрең?

Күп җан аттым син дип, озак еллар
Ялкыныңда яндым ашкынып.
Әллә кайчан сине күргәнем юк.
Сәлам, җаным.
Бар да яхшымы?

Ә мин исә һаман сагынамын…
Сөю юлы гаять кәртәле.
Инде күптән сине күргәнем юк.
Саумы, җаным.
Бу мин.
Керт әле.

Комментарий язарга