Каланы макта, салада тор

Яшьләр авылдан китә. Нигә? Мөмкинлекләр булмаганга, дияр кайберәүләр. Рәхәт тормыш эзләп, дип өстәр икенчеләр. Авылда калып та яхшы тормышта яшәргә, мөмкинлекләрдән файдаланырга була, тик моның өчен теләк кенә кирәк, дип нәтиҗә чыгарыр яшәешен саладан башка күз алдына китерә алмаучы кеше.

Җирдән биздердек

Авылда өлкәннәр генә калып бара, сала картая, дияргә яратабыз. Бу чыннан да шулай. Бүген шәһәрләргә якын урнашкан салаларда гына яңа урамнар калка. Татарстан статистика мәгълүматларына күз салсак, 3 885 253 кешенең 2 976 224е шәһәрдә гомер итүен күрәбез. Авылларда исә 909 29 кеше яши. Унбиш яшькә кадәр булган балалар саны шәһәрләрдә – 580 66 булса, авылларда – 160 116 генә. Хезмәт яшендәгеләр (16-59 яшькәчә булган ир-егетләр, 16-55 яшькәчә хатын-кызлар) шәһәрләрдә 1 704 76 кешегә җитсә, авылда – 497 910 белән чикләнә. 60тан узган ирләр белән 55 яшьтән узган ханымнар саны калаларда – 692 82, салаларда – 251 3 кеше. Бу саннарны читкә китеп эшләүчеләр белән дә «чуарлап» алсаң, авыллардагы мәгълүматлар тагын да үзгәрер иде.

Исегез киткән икән, чит илләрдә халыкның күпчелеге калада яши, дияр кайберәүләр. Анысы шулай. Тик бездәге тормыш шартларын андагы яшәеш белән чагыштырырлык түгел. Нәкъ менә чит илләрне күреп кайтуыбыз нәтиҗәсендә халыкны җирдән биздердек. Эшләп торган хуҗалыклар таркалды, эшсез калучылар шәһәргә китәргә мәҗбүр булды, авыллар бушады, кадрлар кытлыгы барлыкка килде. Белгечләр арасында өлкәннәр күп хәзер. Бер генә мисал: агрономнар арасында 30 яшькәчә – 17, 30-50 яшькәчә – 43, 50 яшьтән өлкәннәр 50 процентка җиткән. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли торган уку йортлары ел саен студентлар кабул итә. Тик аларның күпчелеге сайлаган һөнәре буенча эшләргә теләми. Сәбәп нидә? Җирдән биздердек шул.набиуллиннар

 Уку йортлары – бар, студентлары?

Татарстанда авыл хуҗалыгы буенча белгечләр әзерли торган ике югары уку йорты – аграр университет белән ветеринария академиясе, районнарда егермегә якын техникум, көллият бар. Ләкин яшьләр биредә аграр юнәлештә белем алсалар да, туган туфракка кайтырга бик атлыгып тормыйлар, нибары утыз проценты гына язмышын авыл белән бәйли.

Ике югары уку йортының бюджет бүлегеннән генә дә ел саен сигез йөз-тугыз йөз белгеч чыга. Техникум, колледжларны да санасаң, өч мең тирәсенә җитә. Шуңа да карамастан, авыл хуҗалыгы оешмаларына әле дә җиде йөзгә якын белгеч кирәк. Эшче һөнәрләрне дә санасаң… Хәлнең киеренке булуын исәпкә алып, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яшьләрне салага җәлеп итү максатыннан, төрле кызыксындыру чарасын күрә башлады.

– Соңгы елларда районнар арасында рейтинг уздыралар. Кемнәр исемлек башында – аларда кадрлар кытлыгы да сизелми, җитештерү дә яхшы. Бу районнарга белгечләр кайтып тора. Ә менә түбән баскычта булучыларда кадрлар белән дә проблема, мактанырлык күрсәткечләре дә юк, – ди министрлыкның фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин.

Саннарга күз салсак, 2010 елдан 2016 елга кадәр Авыл хуҗалыгы министрлыгы аша тугыз йөзгә якын белгеч эшкә кайткан. Тик районнарга анализ ясый башлагач, һәр җирдә дә белгечләрне колач җәеп каршы алмаулары күренә. Спас, Менделеев, Баулы районнарына соңгы биш елда – дүрт, Чирмешәнгә – алты яшь белгеч кайткан. Ә шул ук вакытта авыл хуҗалыгы буенча алга киткән районнарда бу сан бермә-бер артык. Балтач районы, мәсәлән, берничә ел эчендә – 62, Әтнә 55 белгечне үзенә җәлеп итә алган.

 Укысаң, ярдәм итәләр

Язмышын аграр тармак белән бәйләргә теләүчеләргә төрлечә ярдәм итәләр. Нинди ярдәм соң, дип сорар кайберәүләр. Шактый алар. Диплом алып, авыл хуҗалыгына эшкә кайткан белгечкә бер тапкыр акча бирелү моңа кадәр дә бар иде. Быел югары белемлеләргә әлеге сумма 300 мең сумга җиткән. Һөнәри уку йортын тәмамлаучыларга – 150 мең сум. (Узган ел бер тапкыр бирелә торган әлеге акча күләме 200 мең һәм 100 мең сум күләмендә булган.) Моннан тыш бер ел дәвамында хезмәт хакына 7,5 мең сум акча өстәлеп бара.

Совет заманында колхоз стипендиаты дигән төшенчә бар иде. Аграр министрлык аны да кире кайтарган. Хуҗалык стипендиаты булучыларга ай саен ун мең сум акча түләнә. (Укуын тәмамлаганнан соң хуҗалыкта эшләргә теләми икән, акчаларны кире кайтару шарты куела. Дүрт ел эчендә әлеге акчалар 480 мең сумга җитә). Узган елдан башлап әлеге яңалыкны көллият, техникумда белем алучыларга да керткәннәр, аларга алты мең стипендия каралган. Бүген шундый йөз ун студент белем ала икән. Министрлыкта әлеге программаны киләчәктә дә киңәйтергә ниятлиләр. Чөнки бу рәвешле укырга теләүчеләр саны арткан. Бары тик авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренең киләчәкне уйлап эш итүе кирәк, диләр министрлыкта.

Бар яктан да үзен күрсәтә алган студент өчен министрның махсус стипендиясе дә бар. «Кеше бик яхшы укырга, әмма гамәли яктан үзен күрсәтә алмаска мөмкин. Сер түгел, андыйлар авыл хуҗалыгына бик әйләнеп кайтмый. Министр стипендиясен күбесенчә гамәлдә үзен күрсәткән студентларга бирергә тырышабыз», – ди Наил Нурулла улы. Әлеге акча югары уку йортларында белем алучыларга аена ике мең сум булса, һөнәри белем бирү урыннарында укучыларга бер мең сум. Бу бүләккә йөз студент дәгъва кыла ала. Үзеңне күрсәтә алсаң, бюджет, хуҗалык, министр стипендиясен дә алырга була икән. Югару уку йортында белем алучының айга унбиш мең сум тирәсе акча алу мөмкинлеге бар. Андыйлар бар, дип җавап бирделәр министрлыкта.

 Конкурслар

Авылларга белгечләрне тарту максатыннан хәзер нинди генә бәйгеләр үткәрелми. Инде менә биш ел рәттән авыл хуҗалыгында эшләүче белгечләр арасында (яшь чикләнелми, биредә авыл хуҗалыгында эшләүче һәркем катнаша ала) конкурс игълан ителеп, иң яхшы белгеч-хезмәткәрләрне ачыклыйлар. Еллык эш нәтиҗәләрдән чыгып йөз мең сум күләмендә премия бирелә. Быел Президент фәрманы белән комбайнчылар арасында да бәйге оештырылды. Ике йөз иң яхшы комбайнчыга, шулай ук, йөз мең сум премия биреләчәк. Утыз яшькә кадәрге комбайнчылар арасында да мондый бәйге үтә. Иң яхшы күрсәткечкә ия булган унбиш экипажны ачыклап, һәрберсе турында телевизион сюжет әзерләнә. Җиңүчеләргә акчалата премия бирелә.

Министрлык Аграр яшьләр берлеге белән берлектә яшьләр арасында аерым конкурс уздыра. Монда белгечләр дә, эшчеләр дә катнаша. Беренче елларда катнашучылар саны сиксәнләп кенә булса, хәзер өч йөз кешегә җиткән. Иң яхшы дип табылганнарны чит илгә стажировкага җибәрәләр.

Моннан тыш авылда калып, үз эшен башлаучылар төрле конкурсларда катнашып грант ота, өстенлекле программалар нигезендә шәхси хуҗалыгын да, бизнесын да үстерә ала. Республикада эшләп торган утызлап программаның яртысыннан артыгы да авылларны үстерү юнәлешендә эшли. Клуб, мәктәп, бакчалар ремонты моның бер мисалы.сунгатовлар

 Йорт салуның җае бар

Авылда калуның тагын бер өстенлекле ягы – торак программасы. Эшкә кайтучы яшь белгечне торак чиратына кертергә була хәзер. Тик… Менә шул тик булмаса. Бу программада катнашырга теләүчеләр саны шулкадәр күп, нәтиҗәдә күпләрнең өмете өзелә. Тораклы булырга теләгән авыл яшьләренең саны республикада биш-алты мең тирәсенә җиткән. Федераль үзәктән акчалар аз килү сәбәпле, чират тиз бармый. Дөрес, аның суммасын арттыру турында сүз алып бара башлаганнар. «Әгәр дә эшкә кайту белән яшь белгечкә торак бирәсең икән, ул аннан беркая да китмәячәк, төпләнеп калачак, – ди Наил Нурулла улы. – Без бу хакта күптәннән хыялланабыз. Эш урыны, хезмәт хакы, яшәү урыны була икән, яшьләрдә авылга кызыксыну берәмә-бер артыр иде».

Хикмәт шунда, яшьләрне дә, утыз биштән узучыларны да бары тик «Авылның социаль үсеше» федераль программасы белән генә йортлы итеп була. Дөрес, социаль ипотека программасы бар, ләкин авыл җирендә бу программага бик мөкиббән китмиләр. Ничек тә булса, федераль программа нигезендә торак салу ягын карыйлар. Чөнки нормативның 70 процентын субсидиялиләр. Элек үзәктән бу акчалар шактый килгән.

Авыл хуҗалыгына яшь белгечләрнең кайтуы социаль өлкә өчен дә кирәк. Яшьләр булган җирдә генә тормыш дәвам итә. Бала булмаган авылда балалар бакчасы ябыла, аннан чират мәктәпкә җитә. Бакчасы, мәктәбе булмаган җиргә яшьләр тартылмый.

 Буаның алдынгы экипажы

Авылда үскәннәр туган җиренә кайтмый. Ә шул ук вакытта шәһәрдә үсүчеләр арасында саланы үз итүчеләр бар. Буа районында Сөнгатовларны белмәгән кеше юк. Кибеткә килеп керсәләр дә, балалар бакчасына, мәктәпкә барсалар да, комбайнчылар килде, дип каршы алалар. Бу юкка түгел. Абыйлы-энеле Илгиз белән Илгизәр комбайнны иярләсә, хатыннары Рузалия белән Наилә – аларның ярдәмчеләре.

Әлеге ике гаиләне районда гына түгел, бөтен республикага үрнәк итеп күрсәтергә кирәк, диделәр безгә алар эшләгән «Авангард» хуҗалыгында.

– Миңа балачактан авыл бик ошый иде, – ди Мәскәү кызы Рузалия үзе бу хакта. – Җирне яратуым аркасында Ходай миңа шундый язмыш биргәндер. Шәһәр кызы булсам да, гомер итәргә авылны сайладым.

Илгиз белән танышулары да шул авыл аркасында. Исәк авылына туганнарына кунакка кайтып йөргән кыз белән шушы сала егете арасында мәхәббәт хисләре уяна. Илгиз юридик белем алырга дип Мәскәүгә укырга китә. Рузалия менеджмент белгечлеге ала, югары белемле белгеч була. Яшь гаилә баштарак Мәскәүдә яши, аннан, уртак фикергә килеп, авылга кайтырга карар кылалар. Илгиз баштарак полициягә эшкә урнаша. Аннан берничә айга гына, дип колхозга килә. Тик берничә ай дигәне әле дә дәвам итә. Башта тракторда эшли, аннан җитәкчелек комбайнга утырырга тәкъдим итә. Комбайн аның өчен күрмәгән, белмәгән нәрсә түгел. Әтисенең ярдәмчесе булып эшли ул. Уракта беренче булып, заманында хәтта Венгриягә барып, ял итеп кайту бәхетенә дә ирешәләр.

– Иренә булышыр өчен Рузалия трактор йөртергә «права» алды, – ди «Авангард» хуҗалыгы рәисе урынбасары Расыйх Яфизов. – Аларның комбайны бер минут та туктап тормый, чиратлашып эшлиләр. Яшерен-батырын түгел, көн буе эшләгәч, комбайнчылар ара. Менә шундый вакытта Илгиз урынына хатыны утыра. Күрсәткечләре шуңа яхшы аларның.

Әти-әниләре кырда эшләгән вакытта Илгиз белән Рузалиянең сигез-ун яшьлек ике малайлары Мәскәүдәге әби-бабайларына кунакка китә.

Ә бит комбайнчы булу җиңелләрдән түгел. Биштә йокыдан торып, кичен тугыз-уннарда гына кайтырга кирәк. Шулай булса да, зарланмыйлар. Моңа кадәр Рузалия белән Илгиз Исәк авылында яшәгән, йорт салып, Буага күченгәннәр. «Без булмаган җирдә генә тормыш яхшы, – ди алар. – Быел безнең бергә яши башлаганга март аенда унбиш ел булды. Зур шәһәрдә яшисеңме, авылдамы, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп гомер итү кирәк. Ачып керә торган үз ишегең булу – гаиләнең иң зур бәхете ул».

Ә менә килендәше Наилә тумышы белән авыл кызы саналса да, кечкенә чагында гаиләләре район үзәге Буага күченгәннәр. Илгизәр белән Исәктәге әбисенә кунакка кайтып йөргәндә табышканнар. Илгизәр дә – белеме буенча юрист кеше, Наилә исә аш-су остасы һөнәрен сайлаган. Тик язмыш галиҗәнаплары аларны да игенче иткән. Бүген Сөнгатовларның ике балалары бар. Олы кызларына быел биш тулса, кечкенә улларына ике яшь ярым гына икән әле. Наилә басуга балаларны бакчага илткәч, машина белән килә икән.

– Янда якын кешең булу бик кирәк. Янәшәңдә кеше булмаса, күзгә йокы төшә. Бергә булгач, уяулык арта. Иртә таңнан торгач, ардыра инде. Менә шул вакытта Наиләгә рульне бирәм, – ди ире Илгизәр.

– Наилә беренче елын комбайнда эшләгәндә көмәнле иде, – дип искә ала Расыйх Әмирҗан улы. – Аның өчен бөтенебез борчылып тордык.

Урып-җыю эшләрен тәмамлый да бала табарга китә Наилә. Балалар бик кечкенә вакытта да ул кырдан аерылмый. Бу вакытта сабыйларын каенанасы караган. Хәзер менә йорт салып Буага күченгәч, оныклар күбесенчә Наиләнең әти-әнисе җилкәсенә төшә.

Абыйлы-энеле, ике килендәш эшләүче бу экипаж Буа районында алдынгы урында. Республика комбайнчылары бәйгесендә дә җиңү яуларлыклары бар, диделәр алар турында хуҗалыкта.

 Казан кызы – Айгөл

Казан кызы икәнлегемне беләләр дә, нигә авылга кайттың, диләр. Авыл кызларының шәһәргә киткәненә берәү дә аптырамый. Ни өчен кайттыммы? Балаларга уңайлы булсын өчен. Казанда да яшәргә рәхәт түгел. Бу гаиләгә авыр, булышыйк әле, дип тормыйлар. Икебез дә – ветеринар, сайлаган һөнәребез авыл белән бәйле, безнең кайтуга нигә шулай аптырарга? – дип соравыбызга сорау белән каршы җавап бирде Айгөл Нәбиуллина.

Моннан берничә ай элек Лаеш районының Кече Елга авылында җиде авылга хезмәт күрсәтә торган ветеринария пункты ачканнар иде. Аның янәшәсендә хезмәткәрләр өчен торак йорт та төзегәннәр. Бу – пилот проект буларак сафка баскан бердәнбер үзәк әлегә. Менә шушы беренче йортка ветеринар белгечлеге алган Казан кызы кайтып эшли башлады дигәч, без дә кызыксынып куйдык. Айгөл Кече Елга авылы өчен үз кеше булып чыкты. Шушы авыл егете Илнур белән гаилә корып, инде өч бала үстерәләр. Балалары Кече Елга мәктәбенә йөри.

– Казанда эш табу бер дә җиңел түгел. Уйладык та авылга кайтырга булдык. Балалар өчен бакчасы да бар, мәктәбе дә, – ди Айгөл. – Тик әлегә зур терлекләр янына керергә бераз шүрләтә. Чакыруларга Илнур йөри. Бергәләп тә баргалыйбыз. Яшермим, миңа күбрәк документ эшләре кала. Авыл җире дигәч тә, гел мөгезле эре терлек кенә түгел, эте-мәчесе дә бар. Икебезгә дә эш җитәрлек. Хәзер авылларда сыер бик асрамыйлар, кәҗәгә күчеп баралар. Элеккеге кебек терлек саны күп дип булмый. Эштән кем курыккан?! Шушындый йорт биргәндә ник шәһәрдә кеше почмагында ятарга әле, бер дә үкенмим.

Айгөл ветеринарлар өчен төзелгән өй белән таныштырып алды. Иркен залы, ике йокы бүлмәсе, кухнясы, ванна-туалеты. Йортта бөтен уңайлыклар бар. Хәтта җиһазларга кадәр бүләк иткәннәр. Нәбиуллиннар йорт өчен коммуналь чыгымнарны гына түли.

– Безгә биредә бик ошый. Казанда эшләп кайттык инде, беләбез ни икәнен. Эшләгән өчен тиешле акчаны алмаган чаклар да булды, – дип сүзгә кушыла гаилә башлыгы Илнур.

– Балаларны урнаштырыр өчен бакчага эшкә керергә мәҗбүр булдым, гаиләне туендырыйм дип, Илнур төзелештә эшләде. Һөнәрең була торып, гомер буе теләсә нинди җирдә йөреп булмый бит. Авылга белгечләр кирәк, кайтыгыз, шартлар тудырабыз дип торганда, ник мөмкинлектән файдаланмаска, кайттык, – ди Айгөл.

– Шәһәрдә тотрыклылык юк, эшләгән акчаңның күпмесе кулга керәсен дә белмисең, – дип сүзен дәвам итте Илнур. – Монда кайткач эшле дә, йортлы да булдык. Без булмаган җирдә генә тормыш рәхәт.

 

 

Комментарий язарга