«Калеб-ликбез» — 1

Апрельне, гадәттә, Шигърият ае дип кабул итәргә күнеккәнбез. Тукай ае буларак… Ә без менә стереотипларны җимерергә уйладык – апрельне Музыка ае дип игълан иттек. Апрель аеның һәр атнасын музыкаль ликбезга әверелдердек. Үзебез өчен дә, башкалар өчен дә.

Консерваториянең Орган залында композитор, мультиинструменталист, Консерватория мөгаллиме Радик Сәлимов, Русиянең халык артисты, мөгаллимә Зилә Сөнгатуллина, фольклорчы, борынгы халык уен кораллары белгече, мөгаллим Геннадий Макаров, композитор, Консерватория мөгаллиме Эльмир Низамов белән очрашу-дәресләр узды.

 БЕРЕНЧЕ ЛИКБЕЗ: «ИШЕТЕР ӨЧЕН НИЧЕК ТЫҢЛАРГА?»

Радик Сәлимов белән танышкан, аралаша башлаган көннән мин гел бер сорауга җавап эзлим: көй ничек ярала? Ул аңарга каян килә? Һавадагы нинди көпшәләрдән агыла? Ул аны ничек тоя, абайлый? Колагын шәһәр шаукымыннан саклар өчен махсус җайланма – бирушилар белән томалап йөргән бу затның ишетүе минекеннән ни белән аерыла? Ә көннәрдән бер көнне Радик мине бер җөмләсе белән таң калдырды: «Шигырь, текст тудыру өчен адәм баласының баш мие, организмы ничек көйләнгән булырга тиеш, уйлыйм-уйлыйм… барыбер башка сыймый…»

Без – иҗат дип аталган басу-кырның төрле буразналары арасында йөрүчеләр ─ әнә шулай бер-беребезгә юлны капшана-капшана эзлибез бугай. Юкса, шигырь белән музыка – бик якын төшенчәләр дә кебек. Юк та…

Радикның шундый бер фаразы бар – музыка организмның уртадагырак чакраларында ярала, ә Сүз (Глагол) – иң югарыдагы чакраларда. Түбәндәге чакралар исә, аныңча, бию өчен җаваплы…

Бәлки, шуңа да музыканы без «эчебез» (нутро) белән тоябыз? Бу фараз гына, әлбәттә. Сорауларга җавап эзләү. Караңгыда келпеп торган лампаны тотып, Хакыйкатькә юл сабу…

 ***

Сабыйлык бездә күпме микъдарда калганРадик Сәлимов башлап җибәргән беренче дәреснең аталышы − «Ишетер өчен ничек тыңларга?» Радик, һәрвакыттагыча, беренчел һәм иң мөһим категорияләр белән эш итә. Безгә күбебезгә – музыкаль белеме булмаган, әмма музыканың сихри көчен тоеп, аңарга мөкиббән булган адәм балаларына – нишләргә? Нәрсә ишетәбез без? Гомумән, дөрес ишетәбезме? Ишеткәнебез белән нәрсә кылырга?

Радик Сәлимов безне табигыйлеккә чакыра, сабыйлыкка. Аның фикеренчә, иҗат кешесе балалыгын җуймаганда гына чын-чынлап иҗадый булып кала ала. Кояшка, җилгә, болытларга, һаваны ярып очкан кошларга, яңгыр тамчыларына… соклануын һәм куануын җуймаска кирәк кешегә. Нинди генә ыгы-зыгы, мәшәкать эчендә яшәсә дә…

Моның музыкага нинди кагылышы бар соң, дип уйлап куям һәм аңлыйм: чынлап та бар. Без бит балачакта тирә-юньдәге аһәңнәрне ныграк ишетә идек, балачак тоташ исләр, тавышлар, бизәкләр белән хәтергә сеңеп калган да. Шулкадәр җете ул! Чөнки тою сәләте дә әле үтә җете, «мүкләнмәгән» булган…

Ә моның өчен нишләргә? Үзеңне «мүкләндермәс» өчен?

Дөньяның һәр көнен, һәр мизгелен беренчел сафлыгында, асылында кабул итә башларга нибары… Менә шушы мизгелдә – барысы да бер фокуска җыела һәм син – яшисең… Кичә дә түгел, иртәгә дә, бүген, менә шушында! Бу – Яратылышның башлангычы да, азагы да…

Без һәрберебез дә үзен Эдемдагы Адәм кебек хис итә алабыз, теләсәк. Җанварларга – исемнәр бирә, үз бакчабызны тәртипкә китерә…

«Асылда, иҗат кешесе өчен үз дөньясын тәртипкә китерүдән башлана барысы да», − ди Радик. Килешмичә булдыра алмыйм. Өстәлең, бүлмәң, йортың, тирәлегең, дөньяңның тәртиптә булуы – ул синең Яратылыш мизгелендә алган миссияңнең үтәлеше дә. Программаңның. Кеше шуңа да тәртипсезлектә, хаос эчендә яши алмый, ул бөтен барлыгы белән билгеле бер эзлеклелек булдырырга омтыла.

Музыка да – шундый ук тәртип. Кул белән тотып булмый, күзгә күренми торган, һавада тибрәлеш рәвешендә барлыкка килгән аһәңнәрнең билгеле бер эзлеклелектә тезелүе.

 ***

журналист, шагыйрьләргә моң нинди көпшәләр буенча тәэсир итәРадик Орган залының уртасына – урындык, урындыкка гөл утыртып куйды. Шул гөл белән бәйле ассоциацияләребезне тыңлады. Ул ассоциацияләр фон булып яңгыраган музыкага карап үзгәрә торды – Бах көйләре тәэсирендә без гөлне фонтан, җилпәзә, дамаларның күперенке причёскасы, Бөек Шартлау, Ван Гог картиналарында сурәтләнгән йолдызлы Күк йөзе итеп күрсәк, заманча электрон ритмнар дулкынында ул инде төнге фонарьгә, медузага, ирокезга әверелде. Кешенең дөньяны кабул итүе, чынбарлык картинасын тудыруы аны әйләндереп алган яңгырашка үтә дә бәйле булып чыкты. «Әйт дустыңны – әйтермен кемлегеңне» дигән гыйбарәгә якын бу. Ни белән тутырасың буш касәне – җаныңны, шуны ук тирәлегеңә проекциялисең дә …

Шәхсән минем үземә Радикның музыканы да, дөньяны да үз кичерешләр гаммасы аша аңлатырга тырышуы ошый. Бу кешене шаблоннардан, гомумилектән азат итә. Барыбызны да ихласлыкка, сабый чактагы беркатлылыкка алып кайтырга омтылды ул язгы бер кичтә. Моңарчы бер тапкыр да фортепиано каршына утырып, клавишлардан аһәң сөзеп карамаган кешеләрне тәвәккәлләргә чакыруы да шуның дәвамы иде.

Фортепиано ул көнне икәүнең көен яңгыратты – ТНВ журналисты Рания Садыйкова һәм КФУ мөгаллиме, шагыйрь, журналист Айрат Бик-Булатовныкын. Бармаклары белән дүрт клавишны «эләктереп» җилне, табигатьне, үзләренең эчке халәтен уйнады алар. Бәлки, Эдем бакчасындагы җил булгандыр ул, һәрхәлдә, Айрат Бик-Булатов аны шуңарга охшатты шикелле. Ә Радик кураен тартып чыгарып, аларның аһәңнәрен куәтләде, «тәртипкә салды»мы? Бик органик, табигый яңгыраш алды аларның өчәү тудырган импровизациясе.

Кайсыбыз нәрсә ишеткәндер ул кичне, касәсен ни белән тутыргандыр, белмим, әмма очрашу азагында һәркемнең йөзендә сабыйлык, ихласлык чалымнары яхшырак тоемлана иде…

ИКЕНЧЕ ЛИКБЕЗ: «ТАВЫШЫҢ КАЙДА ЯШИ?»

Җырларга җай чыктымы, минем тамак төбе шешә. Йә суыткычтан сөт алып эчәм (үземне эчкәндә үк сүгә башласам да, туктый алмыйм), йә урамда язгы җилгә каршы пәлтәне чишеп җибәрәм. Кыскасы, бу юлы да зур форсатны кулдан ычкындыруымны белә торып, Зилә Сөнгатуллина мастер-классына килдем.

***

Зилә-главЗилә Даяновнага бер карау җитә, синең алда зәвекълы, тәрбияле, кешегә авыр сүз әйтмәүче ханым икәнлеге аңлашыла. Аның төз басып торуы, кулларын ипле генә тотуы (мин үзем, гадәттә, кулны кая куярга белми интегәм), үзеннән-үзе аркамны да турайтып җибәрде. Мастер-класс безгә дәрес бирү – терминнарны өйрәтү, сулышны ничек итеп алырга кирәк икәнлеген аңлатудан башланып китәр дип көттем. Ә Зилә Даянова безне консерваториянең икенче курс укучылары итте дә куйды!

Рояль янына үзенең укучыларын чакырды. Һәр яңа башкаручы белән без җыр серләренә төшенә бардык. Зилә Сөнгатуллинаның теле дә гаять бай, ул метафоралар кулланып, кыска гына җөмлә эченә сиңа җиткерәсе бөтен мәгънәне сыйдыра. Сервер Кадыйров белән җырга әзерлек күрсәтелде. Авыз ябык килеш авазлар сузасың. Шунда үзеңдә маңгай һәм гаймор куышлыклары бар икәнлеген, аларның кайда урнашканлыгын беләсең. Ноталар бер-берсенә җөйсез ялганып китәргә тиеш икән, аваз өзелми-нитми акканда гына матур була, ди. «Бер сүздә бер генә басым була ала, югыйсә, ике-өч басым ясаучылар да табыла», – диде остаз. Монысын да киртләп куйдык.

Кытайдан килгән, инде татар мохитендә шактый танылып өлгергән Базарбай Бикчәнтәев рояль янына чыгуга, Зилә Даяновна, елмаеп: «Бу – минем иң «авыр» укучым. Ул эстрадада җырлаган», – диде. Ерак илләрнең аборигеннары телендә Базарбайның тавышын көйләде. Аның мисалында без сулышны борын белән алырга кирәклеген, бугазның «сикермәскә» тиешлеген белдек. Дулкынланып киткән егетне тынычландырыр өчен күнегү дә ясалды – өч мәртәбә тирән сулыш алырга кирәк икән. Кабатладык. Моның көндәлек тормышта да кирәге чыгуы ихтимал бит!

Тавышны саклыйм дисәң, ашауга да игътибарлы булырга кирәк. Җырлыйсы көнне бал кабу, көнбагыш чиртү катгый тыела. Туңдырма турында бөтенләй онытасы! Шулай бервакыт Зилә апа җәйге челләдә кешенең кырылып туңдырма ашаганын күреп, тукта, шулкадәр тәмлеме икәнни, дип өенә алып кайта. «Микродулкынлы мичкә куеп җылыттым. Нәрсәсе бар инде? Баллы сөт кенә…» – дип көлдерде безне Остаз. Корбансыз булмый шул, шуны әйтергә теләде ахры. Тугыз сәгатьтән дә ким йокламаска! Беләсезме, банан тамакка яхшы йогынты ясый икән, анысын ашарга кирәк!

Без телевизордан бик талантлы, көчле тавышлы җырчыларны күреп, тыңлап сокланабыз, ә Зилә Даяновна бер ишетүдә аңлап ала – укыганмы әлеге җырчы, белеме бармы, культуралымы ул. Яшьли авыр партияләргә тотынып, дан казанып була, әмма бу тавыштан колак кагу да бик җиңел. Башта училищеда укыйсың, аннары консерваториядә, ә инде опера театрына алдылармы… Шунда ук «Травита»га тотынам димә! Кимендә җиде ел эшләргә кирәк. Җитлегергә. Шулай акрынлап, җай гына күтәрелгәндә тавыш бәйләвечләре тузмаячак, озак хезмәт итәчәк.

***

Зилә Даяновнаның студентларыннан соң залдагылар да рояль янына тартылды. Мәзәк эшмени! Зилә Сөнгатуллина каршысына басып җырлап күрсәтү! Гомерлек хатирә! Шунда ук консерватория укучылары белән «гади җир кешеләре» арасындагы аерманы күрдек. Зилә Даяновна бик итагатьле генә: «Тавышыгыз бар, аны ачарга, үстерергә генә кирәк», – дип үсендереп җибәрде.

Җаны җырга сусаган Рәхим исемле ташчы егет тә Зилә Сөнгатуллина каршысына чыгып басарга ашыкты. Озак кына әзерләнүдән соң (аңлыйсыз инде, аборигеннарча), егет Мөслим Магомаев җырын сузып җибәрде. Тамашачы йөзләрен елмаю ерды.

ЗиләАхыргы авазларны җәелдермичә, җыйнак, матур итеп җырларга кирәк икән. Белемле җырчыны әнә шул аерып тора, ди. «Сезгә укырга кирәк, барлык мөмкинлекләрегез дә бар», – дип куйды Зилә Даяновна. «Эстрада җырчылары укымаган бит, ә барыбер җырлыйлар!» – дип җавап кайтарды егетебез. Монысының да дөрес булмаганын белдек. Егет ишарә иткән Илһам Шакиров – Казан консерваториясен, эстрада сәхнәсен тотучы Хәния Фәрхи – Мәскәүнең Ипполитов-Иванов исемендәге музыкаль училищесын тәмамлаган булып чыкты. Ә Салават Фәтхетдинов? Сулышы табигать тарафыннан куелган җырчылар барлыгын да искәртте остазыбыз.

Залдан сораулар яуды. Мин сулышның ничек итеп алынуын белергә теләдем. Күнегүгә керештек: утырган килеш куллар идәнгә тигәнче иеләсе. Сулыш алабыз. Һава кая китте? Эчнең кыек мускулларына. Җырлаганда да һава нәкъ шулай алынырга тиеш икән.

Чара бетеп, үзара фикерләр алыша башлагач, Тәбрис Яруллин бәргәләнде: «Мин монда могҗиза булыр дип килдем. Караокеда тагын да матуррак җырларга өйрәнермен, дип. Ә монда шундый шәп тавышлы җырчылар, мин сиңа әйтим! Берәр почмакта посып утырасы гына калды. Караокега да юл киселде инде менә хәзер…» – дип шаярды.

Луиза Янсуар, Сөмбел Гаффарова

Материалның тулы вариантын «Идел» журналының май санында яки электрон версиядә укырга мөмкин.

Комментарий язарга