Каллиграфия – Ходайның миңа биргән бүләге

Гөлназ тумышы белән Азнакай шәһәреннән. Казандагы татар-төрек лицеена укырга кергән. Моның өчен аңа, музыка мәктәбен дә алданрак тәмамларга туры килгән. Ул фортепиано, гитарада уйный…

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (сгв) хәдисләреннән күренгәнчә, Коръәнне матур итеп күчереп язган кешегә Аллаһ Тәгалә җәннәттә урын вәгъдә итә. Бәлки шуңадыр, ислам дөньясында каллиграфия саллы урын алып тора, гарәп хәрефләре белән язылган сүзләр, хәдисләр сәнгать үрнәгенә әйләнә. Журналыбызның узган санында шундый иҗат әсәрләренә җан өрүче каллиграф Гөлназ Исмәгыйлева белән якыннанрак таныштырырга сүз биргән идек. Вәгъдә – иман! Сезнең хозурга бу мөлаем туташ турында язма тәкъдим итәбез.

OLYMPUS DIGITAL CAMERAГөлназ тумышы белән Азнакай шәһәреннән. Алтынчы сыйныфтан соң Казандагы татар-төрек лицеена укырга кергән. Моның өчен аңа, музыка мәктәбен дә алданрак тәмамларга туры килгән. Гөлназ фортепиано, гитарада уйный, матур итеп җырлый, күп кенә җыр бәйгеләре лауреаты. 2009 елда Төркиядә узган төрек теле буенча олимпиадада 115 илдән килгән катнашучылар арасында «вокал» номинациясендә алтын медаль дә яулый. Ул шулай ук «Татар кызы-2010» (Казан) һәм «Татар кызы-2014» (Төркия) бәйгеләренең Гран-при иясе. Хәзерге вакытта Төркиянең Кайсери шәһәрендә урнашкан Эрджийес дәүләт университетында укый. Танылган каллиграф Владимир Поповның шәкерте ул. Солтан илендә дә аның өчен буш вакыт төшенчәсе юк – анда да төрек мөгаллимнәреннән гарәп каллиграфиясе һәм тезхип сәнгате серләренә төшенә. Татар, урыс, төрек, гарәп, инглиз телләрендә иркен аралаша.

Яшь булуына карамастан, Гөлназ шактый күргәзмәләрдә үзенең иҗат җимешләрен тәкъдим итәргә өлгергән инде. Аның шәмаилләре Казан, Мәскәү, Төркиянең Истанбул кебек шәһәрләрендәге залларга куелудан тыш, «Каллиграфия за мир» дип аталган халыкара күргәзмә кысаларында Белоруссиянең Минск, Витебск, Ивье, Гомель кебек калаларында да булырга өлгергән. Күптән түгел Калифорниядән дә чакыру алган. Мин исә Гөлназ белән Татар яшьләре көннәрендә «Идел» яшьләр үзәгендә таныштым. Анда да ул үзенең шәхси күргәзмәсен оештырган иде.

Ягымлылыгы, тыйнаклыгы, нәзәкатьлеге белән дә игътибарны җәлеп итүче бу кыз каллиграфия дөньясына очраклы гына килеп кергәнме соң? Баксаң, аның әнисе Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы икән. Ял көннәре җитүгә ул: «Кызым, әйдә җыен, күргәзмәгә барабыз», – дип Гөлназны күргәзмәләр залына алып китә торган була. Картиналарда сурәтләнгәннәрнең мәгънәсен бик үк аңлап бетермәгән кыз берара: «Кая барсак та риза, әйдә бу юлы галереягә түгел… » – дип үзенекен итәргә дә азаплана. Ә инде үсә-үсә аның күңел күзе кылкаләм осталары тудырган сәнгать әсәрләренең хикмәтен табарга өйрәнә. Кулына тәүге тапкыр каләм тотып беренче җитди эшләрен башкаруга ук каллиграфия, ягъни гарәп имлясы белән язу Аллаһ Тәгаләнең үзенә җибәргән бүләк икәнен аңлый.

Чынлап та, Гөлназның эшләре сокланырлык һәм теләсә-кемне әсир итәрлек. Ул ясаган шәмаилләр белән танышканнар ялганларга ирек бирмәс дип уйлыйм. Каллиграф туташ гарәп хәрефләренең төрле почеркларында иҗат итә: сульс, куфи, нәсх… Шактый эшләре ирекле стильдә башкарылган, күбесе Аллаһ Тәгаләгә, аның илчесе пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (сгв) мактау, рәхмәт сүзләре белән сугарылган.

Хәер, гади күзгә кайбер шәмаилләрнең барысы да бертөрле кебек. Әмма игътибар белән озаграк төбәлеп карасаң, аермалыкларын күрми калмыйсың. Әйтик, триптих буларак башкарылган (ягъни өч эштән торган) «Ышаныч» шәмаилен җентекләбрәк күзәтсәң, аларның өчесе өч төрле – «әл-инсан» – кеше, «әл-иман» – ышану, «әл-ихсан» – игелек (һәр гамәлне башкарганда Аллаһ Тәгаләнең сине күреп торуына инану), булуын чамалыйсың. Шунда ук дүрт телдә дүрт хәдис тә урын алган.

Мәрьям анабызга багышланган шәмаил сәнгатьтә тамчы да гаме булмаган бәндәне дә кол итәрдәй. Анда Мәрьям сүзе хатын-кыз буй-сыны рәвешендә төшерелгән. Моның гүзәл зат силуэты икәнен абайлау өчен җиңелчә сызык белән яулыгы, күлмәге шәрехләнгән. Кулында – биләүгә биләнгән Гайсә (сг). Мәрьям ананың күлмәк итәгендә гарәпчә «Җәннәт әниләрнең аяк астында» дигән хәдис язылган. Авторның сүзләренә караганда, бу эш «өйгә кайтып та кермичә», гел күргәзмәләрдә йөри икән.

Гөлназ кайбер шәмаилләрен бик нечкә пумала белән ясый. Ерактан караганда, алар чигелгән кебек күренә. Мондый шәмаилне иҗат итү өчен иң киме бер ай вакыт уза икән. «Каллиграфия белән шөгыльләнү өчен иң кирәкле сыйфатларның берсе – сабырлык, – дип сөйли оста куллы туташ. – Аллаһ Тәгалә дә сабырларны ярата. Бу сыйфат асыл ташка тиң. Язганда каләмнең сыкрап чыккан тавышын үз итү өчен дә түзем булу бик мөһим».

Бер-берсеннән купшырак, затлырак күренгән бу эшләрнең чишмә башы булып каләм ачу, ягъни аны очлау тора икән. Моның өчен шикәр камышыннан (тростник) ясалган каләмне кечкенә махсус пәке белән дөрес итеп ача белергә кирәк. Остаз да шәкертенә каллиграфия дәресләре бирә башлаганчы, беренче чиратта каләм ачу серләренә төшендерә. Бу үзе үк шактый вакытка сузылырга мөмкин. Каллиграфия үрнәкләре гадәттә шома кәгазьгә Иранда җитештерелгән махсус тушь белән языла. Ә инде шома кәгазьгә төрле куелыктагы төсләр булып буй-буй ятуы үзе үк зур кыйммәткә ия – ул шәмаилгә аерым төс бирә, монда кылкаләм остасының ничек тын алуын да чамаларга мөмкин кебек. Шулар хисабына алар бер-берсеннән аерыла да. «Каллиграфия белән шөгыльләнгәндә, бүген язам да, иртәгә туктап торам дип әйтергә ярамый, юкса каләмнең үпкәләве ихтимал, – дип елмая каһарманым. – Аны кулга бер көн алмасаң да эш харап. Чынлап! Тырышып-тырышып та яза алмыйсың икән, борчылу, хафалану урынсыз…

Язманы тулысынча «Идел» журналының 10нчы санында укырга мөмкин.

Комментарий язарга