12 июньдә Камал театры артистлары «Идел» белән булачак

12 июньдә «Казан» Гаилә үзәге территориясендә Россия көненә багышланган бәйрәм концерты булачак. Бу көнне Татарстан матбугаты да үз продукциясен тәкъдим итәргә әзерләнә. «Идел» журналын укучылар Камал театры артистлары белән очраша алачак.

Билгеле булганча, Гаилә үзәге территориясе футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында җанатарлар үзәге дә булып торачак. Ул үз эшен нәкъ менә 12 июньдә башлап җибәрәчәк. Көндезге сәгать икедә биредә Россия флагын күтәрү планлаштырыла. Ил гимнын исә Игорь Крутой Академиясе хоры белән берлектә Эльмира Кәлимуллина башкарачак. «Дискотека Авария» төркеме чыгышлары белән бәйрәм көндезге өстә тәмамланыр дип уйланыла.

Ләкин бәйрәм рухы, гомумән, Гаилә үзәге янындагы бик күп объектларга күчәчәк. Әйтик, «Татмедиа» бинасы каршында Татарстанда чыгучы вакытлы матбугат, шулай ук Татарстанның китап нәшрияты үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Биредә дә кызыклы шәхесләр, истә калырлык чыгышлар булачак. Язучы Гүзәл Яхина белән очрашу, аның чыгышы үзе генә дә ни тора.

«Идел» журналы исә үз янына Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры җанатарларын чакыра. Театрның яшь, ләкин танылган артистлары Илнур Закиров, Фәннур Мөхәммәтҗанов, Йосыф Бикчәнтәев, Раил Шәмсуаров һәм Татарстанның атказанган артисты Алмаз Сабирҗанов быелгы сезонда зур уңыш казанган Хәсән Туфан шигырьләренә нигезләнеп эшләнгән «Агыла да болыт, агыла» спектакленнән өзек тәкъдим итәчәк. Билгеле булганча, Камал театры үзе дә футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасында спектакльләре белән катнаша. 12 июньдә исә алар «Идел» журналы укучылары өчен әнә шундый бүләк әзерли. Һәр теләгән кеше артистлар белән фотога төшәргә, култамгалар алырга, журналыбызга язылырга мөмкин. Рәхим итегез, дуслар!

1

«Агыла да болыт, агыла» спектакленнән күренеш

Комментарий язарга