Камал театрында премьера: «Мәңгелек буран» спектакле нәрсә турында?

Ноябрь башында Г.Камал исемендәге дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә Ч.Айтматовның «Гасырдан да озын көн» романы буенча Илгиз Зәйниев интерпретациясендә «Мәңгелек буран» спектакленең премьерасы узачак.

Режиссер Илгиз Зәйниев күп кенә сюжет сызыкларыннан баш тартып, игътибарны романның төп темасына – катлаулы чорда яшәгән кеше язмышларына юнәлтә. Әлбәттә, спектакльдә маңкорт турында легенда да урын ала, ул үз тамырларыңны югалту хакындагы куркыныч кисәтү буларак яңгырый.

«Гасырдан да озын көн…» – Чыңгыз Айтматов иҗатында шактый мөһим урынны алып торучы әсәрләрнең берсе. Төрле вакыт аралыкларын һәм сәнгати чараларны берләштергән, фантастика, мәсәлләр һәм реализмга корылган, маңкортлар хакындагы билгеле легенданы, данлыклы ак дөя Каранар токымын яктырткан. Пьесаны сайлауга килгәндә быел кыргыз прозасы классигының 90 еллык юбилее булуы да зур роль уйнагандыр.

Спектакльдә Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Алсу Гайнуллина, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Илдар Хәйруллин, Айдар Хафизов, Рүзия Мотыйгуллина, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның атказанган артистлары Минвәли Габдуллин, Алмаз Сабирҗанов, Миләүшә Шәйхетдинова, Фәнис Сафин, Гөлчәчәк Гәйфетдинова, Айрат Арсланов, Фәнис Җиһанша, Рамил Вәҗиев, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм яшь артистлар Алмаз Борһанов, Айгөл Шәкүрова, Илнур Закиров, Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллина, Алмаз Гәрәев, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Эльвир Сәлимов, Гүзәл Гюльвердиева, Ирек Кашапов катнаша.

 Спекталь 4, 5, 6 һәм 7 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә күрсәтеләчәк.

Сәхнә бизәлеше, рәссам – Геннадий Скоморохов, композитор – Эльмир Низамов, балетмейстер – Сәлимә Әминова.

kamalteatr.ru

Фото kamalteatr.ru сайтыннан алынды

Комментарий язарга