«Камал мәктәбе»нең беренче сезоны легендар «Зәңгәр шәл» спектакле белән ябылачак

Мәкаләләрендә яңа драмадан башка беркемне дә кызганмаган, күпне күргән, абруйлы театр тәнкыйтьчеләре дә әлеге спектакльдән күз яшьләре белән чыгалар. 1926 елда Кәрим Тинчурин тарафыннан революциядән соң шәһәрдә яшәп тә, эчке рухы белән авылныкы булып калган халыкка төбәп язылган «Зәңгәр шәл» мелодрамасы шул заманнан бирле куела.

NTvQmvRhdlc
Спектакльнең үз традицияләре һәм үз имеш-мимешләре дә бар. Имеш, Мәйсәрәне уйнаучы актрисалар балага уза, ә реквизит цехы хезмәткәрләре икенче пәрдәгә бер чиләк бәрәңге пешереп өлгерергә тиеш. Спектакльдә труппа тулаем диярлек катнаша, шуңа күрә, Камал актерларының һәркайсының төрле буында әлеге спектакльдә зур яки кечкенә роль башкармый калганы юктыр. Шөкер, “Зәңгәр шәл”дә икенче пландагы да, өченче-дүртенче пландагы актерлар да әһәмиятле роль башкаралар.
Бу нәрсәне аңлата? «Зәңгәр шәл» –репертуарныңгадәти спектакле түгел, ул Камал театрының аерылгысыз бер өлеше. Әсәр шахтер егет Булат һәм ятимә кыз Мәйсәрә мәхәббәтенең тарихымы? Бәлки, гәрчә һәр режиссер мәхәббәт тарихыннан,20 елларның югалган «чынбарлыгы»нан, ул чордагы сыйныфлар бәрелешеннән ерагаеп, сюжетка түгел түгел, ә гомумән, театр тарихына кагыла, музыкаль мелодраманы постмодерник драмага әверелдерә һәм кире мелодрамага кайтара.
Хәзерге вакытта сәхнәдә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куелышындагы спектакль бара. Ә без Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштергән спектакльне карарбыз (төгәлрәк әйткәндә, аның дүртенче куелышын).

18 май көнне, 18:00 Камал театрының кече сәхнәсендә «Камал мәктәбе»нең беренче сезоны легендар «Зәңгәр шәл» спектакле белән ябылачак.

Килми калмагыз!

Комментарий язарга