Игнашевич кайта. Камболов урынына

Футбол буенча быелгы дөнья чемпионатында «Рубин»нан дүрт футболчы катнашырга мөмкин, дип шатланырга да өлгермәдек, сакчыбыз Руслан Камболовның җәрәхәт алу сәбәпле, составтан чыгарылуы турындагы хәбәр килеп иреште. Джанаев та эләкмәскә мөмкин әле.

Россия җыелмасы тренерлары штабының дөнья чемпионатына әзерләнәчәк уенчылар хакындагы язмада без сакчылар линиясе тулысынча Казанның «Рубин» командасы уенчыларыннан тору мөмкинлеген искәрткән идек. Укырга: Черчесов һәм Ко: ниләр көтәбез? Чөнки «Рубин»нан чакыру алган дүрт футболчының өчесе дә — Владимир Гранат, Федор Кудряшов һәм Руслан Камболов  -нәкъ менә үз капкаларын саклау өчен җаваплы уенчылар.

Ләкин тормыш, дөресрәге, футбол үзенекен итә. Россия чемпионатының соңгы турында «Краснодар»га каршы уенда Руслан Камболов җәрәхәт алды һәм башка уенчыга алмаштырылды. Шуннан соң ул Мәскәүдә өстәмә медицина тикшерүе узган һәм җәрәхәтенең шактый катлаулы булуы ачыкланган. Дөнья чемпионатына вакыт аз калып бара, шуңа да Россия җыелмасының тренерлар штабы ашыгыч рәвештә аңа алмаш чакырган. Шулай итеп, җыелма командага быел җәй көне 39 яшен тутырачак Сергей Игнашевичны чакырганнар.

Шунысы кызык: Сергей Игнашевич тренерлар игълан иткән резерв составында да юк иде. Әлбәттә, монда аның үзәк сакчы булуы үз ролен уйнагандыр, чөнки Россиядә, кызганычка каршы, әлеге позициядә уйный алырлык (җитмәсә, дөнья чемпионатында) футболчылар бармак белән генә санарлык. Инде 40ка якынлашуын истә тотсак та, әле бит Джикия кебекләр дә җәрәхәт алды, ЦСКА уенчысыннан да яхшырак кандидатура юк бугай. Тизлеге генә юктыр инде. Шуңа да Салах кебекләргә каршы яшьрәк, җитезрәк сакчыларны кую соралачак. Аннан килеп, Игнашевич быелгы Россия чемпионатында да 24 уенда катнашкан, Чемпионнар лигасында да уйнады.

Шунысы да бар, Станислав Черчесов җитәкчелегендә Игнашевичның уйнаганы юк. Соңгы тапкыр ул Леонид Слуцкий белән моннан ике ел элек Европа чемпионатына барган иде. Нәкъ менә шунда безнекеләр адәм көлкесенә калгач, Игнашевич, бертуган Березуцкийлар җыелма командага кайтамады да…

Балтач

Комментарий язарга