«Камикадзе»да аңын югалткан әби һәм… гөмбә, җиләк, торт турында

Билетларын сүздылар, мин алдым, утырттым, билбауларны эләктердем. Бервакыт  әйләнеп төшкәннән соң, малайларның әбиләре аңын югалтып егылды…

Үземнең җәйге ялларымны болай үткәрермен дип бердә уйламаган идем… Сессияне яптым, әйберләрне, киемнәрне җыйдым да, тулай торактан чыгып киттем. Иң башта Казанда туганнарымда калырмын дип уйлаган идем, ләкин ике көн дә үтмәде әти белән әнигә шалтыратып: “Көтегез, дүрт сәгатьтән кайтып җитәм”, — дидем.

Әлмәт… Яраткан шәһәремнең җиренә машинаның  тәгәрмәче тиүе булды, күңелем тынычланып китте. Ишек алдына килеп басуым булды, сеңлем өстемә  сикереп кочаклый башлады. Әни сагынуына чыдый алмыйча борчак-борчак күз яшьләрен тәгәрәтте, ә әти сагынганын сиздерми генә минем кайтканга бөтен җаны-тәне белән шатланып куйды. Имеш мин әтинең  сагынганын сизмәдем. Шул вакыйганы күреп, үз-үземә, Аллага шөкер мин өемдә, дип әйттем.

Бер атна дәвамында гомумән эшсез яттым. Бер йокладым, бер уйнадым, бер ашадым, бер җырладым, яңадан йокладым. Көннәрдән бер көнне безгә кунакка минем икетуган апам килде. Моның белән рәхәтләнеп утырып сөйләштек, тәмләп чәй эчтек. Шул арада ул миңа нигә соң син өйдә ятасың ди, әйдә мин сине шәһәр паркына эшкә урнаштырам. Бу тәкъдим миңа ошап китте, барыбер эшсез утыра идем. Шул ике көн эчендә эшкә урнашырга докуменларны тапшырдым да, инде өченчесендә эшли башладым. Эше авыр тугел, ләкин җаваплы. Аттракционнарны кабызу, сүндерү, тикшерү, территорияне чисталыкта тоту, стажерлар артыннан күзәтү — болар барысы да  минем өстә иде. Шулай итеп,  паркта ике ай буе эшләдем. Шул арада нинди генә вакыйгалар булып бетмәде.

Август башлары иде. Мине ул көнне иң куркыныч “Камикадзе” аттракционына куйган иделәр. Кичкә таба минем янга атынгычта әйләнергә әби белән оныклары килгән иде. Билетларын сүздылар, мин алдым, утырттым, билбауларны эләктердем. Бервакыт  әйләнеп төшкәннән соң, малайларның әбиләре аңын югалтып егылды. Мин шунда ук йөгереп килеп беренче ярдәм күрсәттем дә, табибларга шалтыраттым. Вакыт үткәч, табиблар ханымны алып киттеләр. Чынлап әйткәндә, мин бу әбекәй өчен бик нык борчылдым. Чөнки ул оныкларының күңеле булсын, дип, алар белән бергә утырды атынгычка. Икенче көнне шул әби  оныклары белән бергәләп миңа бер чиләк гөмбә, өл литрлы җиләк кайнатмасы, узе салган ипи һәм зур торт алып килгәннәр. Мин шаккатым. Ни бу дип соравыма: “Кызым, син булмаган булсаң, мин башка оныкларымны да күрә алмаган булыр идем”, — дип җавап бирде дә, рәхмәтләрен әйтә-әйтә киттеп барды. Минем күзләремә яшьләр тулды. Шул вакытта мин эчтән генә уйлап куйдым, менә бит бу дөньяда рәхмәт әйтә белгән кешеләр бар әле.

ФОТО: malyutka.net

ФОТО: malyutka.net

Комментарий язарга