Журналистларны багышлаганнар…

Безне караңгы бүлмәгә кертеп яптылар. Күзләр бәйләнгән. Берни дә күренми. Тавышка нигезләнеп эш итәбез. Без бер-бер атлы тотынышып бастык та, балчыклы жирдән атлап, алга ыргылдык. Артка чигенү юк! Башта «ни була хәзер? без кайда? нишләргә безгә?» дигән сораулар чуала. Коткарыгыз, беребез егылды!

Бир кулыңны, дустым, без сине калдырмыйбыз! Абау, кем килә? Зинһар, җен, тимә генә… тимә… Чаптык.
Əлеге хис-кичерешләрне тою — үзе бер адреналин. Бу кичне ИСФНиМКның барлык беренче курс студентлары моның нәрсә икәнен татып карады. Күптән түгел генә югары курс студентлары тарафыннан оештырылган кичә «Посвящение в студенты 2018» булып узды. Аның куркыныч жанрда оештырылуы барча кешене таң калдырды. Əлбәттә, уйламаган җирдә аягыңа җен кыяфәтендәге бәндә килеп ябышсын әле!

Барыбыз да бу чараны зарыгып көттек һәм нык әзерләндек. Без, журналистика бүлегендәге беренче курс студентлары, моны үзебезне күрсәтә алу өчен менә дигән вакыт дип курдек. Бу мәҗлескә без иҗади карашта булу сәбәпле, үзебезне куркыныч кинолардагы персонажларга охшатып буядык. Барда да таң калганнарын сизмичә мөмкин түгел, чөнки күзләрдә уйнаган ялкыннарны яшереп булмый. Күбесе фотога төшергә дә ният итте.

— Əле бернәрсә дә башланмаган, тик менә сиңа карыйм да, миңа инде куркыныч, — ди политология бүлеге студенты елмаеп.

Бу сүзләрне ишетү, киресенчә, сөенечле иде ул вакытта. Димәк, тырышуыбыз бушка түгел.

Безгә кич дәвамында башваткыч уеннары, биюләр, җырлаулар, кызыклы чаралар уздырдылар. Иң текә чаранын кайсы икәнен ачыклау өчен, реклама факультетындагы Анжеликадан сорыйбыз:

— Минем өчен иң әйбәте шунсы: бөтен группа белән ак җәймә аша бокалны чыгарырга кирәк. Бу чарада иптәшләрең белән бер дулкында булуыңны тоясын, сезгә бердәм һәм дус булу таләп ителә, чөнки алай булмаса, чараны үтү мөмкин тугел.

Килешәбез. Дөрестән дә, бу квест уеннары кеше белән дуслашуга, уртак тел табуга каралган нәрсә иде. Хәер, ничек кенә булмасын, бу хәтердә хәммәбезнең дә әле сакланачак. Ə бу әле башы гына, алда тагын да кызыграк һәм мавыктыргыч чаралар көтелә.

2

Комментарий язарга