Йолдыз буласың киләме? Кастингка кил!

Гүзәл Уразова, Илдар Әхмәтов, Фирдүс Тямаев, Иркә, Мөнир Рахмаев, Ландыш Нигъмәтҗанова, Раяз Фасыйхов кебек йолдызлар «Bars Media» компаниясе оештырган кастингта катнашып, эстрадада үз урынын тапты, халыкка танылды. Кайчандыр кыюсыз гына “кастинг” дип язылган ишекне ачып кергән яшь талантлар бүген инде тулы заллар җыючы һәм фанатларының мәхәббәтендә коенучы татар эстрадасының якты йолдызлары. Күпләрнең белдерүенчә, аларның уңыш юлында кастинг иң мөһим, хәлиткеч баскыч булып тора.

«Bars Media» компаниясе һәм TMTV каналы бик зур кастинг игълан итә. Анда катнашырга теләүчеләргә 16 сентябрьдә 08.30 сәгатьтә «OutHall»га (Казан шәһәре, Односторонка Гривки урамы, 1 йорт) килергә кирәк.

Кастинг турындагы игълан актив рәвештә барлык социаль челтәрләрне әйләнеп чыкты. Тулырак мәгълүматны сез телеканалның официаль ресурсларында таба аласыз. Оештыручылар 16 яшьтән 35 яшькә кадәр талантлы җырчылар һәм алып баручылар эзли. Хыялыгызны тормышка ашырасыгыз килсә, TMTV каналының «Вконтакте»дагы рәсми төркемендә гариза калдырыгыз.

Популяр җырчы булырга теләүчеләргә берничә җыр әзерләп килергә кирәк. Ә инде алып баручы роленә дәгъва кылучыларга стэнд-ап жанрында чыгыш әзерләү зарур. Жюри әгъзалары катнашучыларны импровизацион биремнәр белән дә сынап карарга мөмкин. Алар – үз эшенең осталары: «Bars Media» продюсерлык үзәгенең директоры Артемьев Радик, TMTV телеканалының баш мөхәррире Кадыйрова Лилия, Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, журналист, Матбугат.ру интернет порталы җитәкчесе Данил Сәфәров, шоумен, “Топ-клип” тапшыруы алып баручысы Айрат Ильясов, җырчы, юмор остасы, “ҖырлаОКе” тапшыруы алып баручысы Рифат Зарипов.

Йолдызлы шансыңны кулыңнан ычкындырма! 16 сентябрьдә «OutHall»га кил!

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 567-13-32

Комментарий язарга