Кайсыбыз – бүре дә, кайсыбыз – сарык? (Зиннур Хөсниярның «Көмеш чыбыркы» романына күзәтү)

«Безнең һәрберебезнең дә күңелендә дар агачының сурәт-образы яши…  Әйе, кешедән кол ясыйсың килсә, җанына курку сал, шүрләргә мәҗбүр ит. Бу – сыналган алым…»

зиннур

Курку… Нәрсәдән куркабыз да, нигә куркабыз? Куркабызмы, әллә куркыталармы? Кыюлык бөтенләй юкмыни?… Язучы Зиннур Хөсниярның «Көмеш чыбыркы» романын укып чыккач та, әнә шул турыда уйландым. Әсәр дәвамында алгы планга нәкъ менә шул проблема – курку мәсьәләсе чыгарыла. Шуннан гына әсәрнең жанрына игътибар иттем: автор үзе үк бу әсәрен «Роман-курку» дип атаган икән ич.

Тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов искәрткәнчә, «Зиннур Хөсниярның әсәрләре, милли сүз сәнгатендәге үзгәрешләрне билгеләүче, еш кына әйдәп баручы, аны яңа хасиятләр белән баетучы буларак, заман укучысы белән җитди сөйләшү алып бара». Моннан берничә ел элек басылган «Гарасат» әсәрен исә әдәбият галиме Дания Заһидуллина «яңа татар романы» дип атаган иде. «Көмеш чыбыркы» романында да автор һаман эзләнүдә: жанр, тема-проблема, форма, стиль…

Әсәр турында гәпләшә башлагач та, З.Хөснияр «Көмеш чыбыркы»ның үзендә үк урын алган матур вакыйганы сөйли башлады. «Институтта укыганда, көннәрдән бер көнне дәресләр беткәч гардеробта бер кызны күрдем. Кап-кара бу, шомырт кара күзле… Гашыйк булырга шул бер мизгел җитте. Ләкин сүз куша алмадым, чөнки… курыктым. Нәрсәдән? Белмим, бүгенге көнгә кадәр шуны аңлый да, аңлата да алмыйм. Берзаман бу кызны тулай торакта күрдем. Баксаң, безнең факультетта ук укый икән! Танышырга, сүз кушарга менә дигән форсат, югыйсә! Берничә атна узгач кына, бөтен батырлыгымны җыеп, кинога чакырдым моны. Ләкин ул баш тартты: егете бар икән. Ә егете – даны чыккан сугыш чукмары. Араларына керергә кыенсындым. Хыялымда йөрткән кыз булса да, курку хисе мине аннан мәхрүм итте». Мәхәббәт һәм курку… Кызык! Ә бит бу «Көмеш чыбыркы» романының язылу тарихы турындагы сорауга җавап иде.

Зиннур Хөснияр бу романны күңелендә күптән йөрткән була. Барысы да әнә шул җавапсыз мәхәббәт һәм… армия белән башланган бугай. Институтта укыганда ук «Ялкын»да эшли башласа да, 23 яшендә армиягә китә ул. «Украинага эләктем. Казармага кердем шулай, ике метрлы хохол егетләре. Татар икәнемне белделәр болар, акрынлап мине татар-монгол дип йөртә башладылар. Дәреслекләрдә тәкрарланган «татар-монгол игосы» дигән нәрсә боларның эчен пошыра. Ниһаять, конфликт килеп чыкты. Мыскылларга, акыл утыртырга теләкләре бар иде кебек. Шунда «әгәр берәр нәрсә була икән, сез бу татаринны мәңге онытмаячаксыз!» дип белдердем. Шып булдылар болар! Татар-монголдан чыннан да курыктылар булса кирәк, берни булмады миңа». Менә шулай: мәхәббәт кебек самими хис янәшәсендә куркып кала ул, ә куркыныч янаганда, киресенчә, үзе куркыта… (Бу романны яза башлаганда, Украинада фаҗигале хәлләр килеп чыкмаган иде әле, ди автор. «Гарасат»ны яза башлаганда да бездә ваһабичылар белән көрәш яралып кына килгән.)

Әйе, барыбыз да куркып яшәргә мәҗбүр. Балаң телефон алмый икән – курка, борчыла башлыйбыз. Урамга чыгасың да, таеп егылырмын, дип куркып барасың. Кемнеңдер хаксыз икәнен белеп торасың, шунда авызын томалыйсы килә, ләкин нидер әйтергә куркасың. Телевизорны ачасың – андагы хәбәрләрне ишетеп-күреп тә, куркуга биреләсең. Эшем булырмы, эшсез калмамынмы, акчам булырмы – адәм баласының бөтен тормышы курку-борчылудан тора хәзер.

Ләкин… Куркуның уңай ягы да бар. Нидәме? Әгәр дә курку булмаса, адәм баласы, Зиннур Хөснияр әйтмешли, «дуңгызга әверелер иде». Ярый әле, курку бар: кешеләрдән, Алладан, ниндидер көчләрдән, җәмгыятьтән. Ахыр чиктә, әнә хәзрәтләр дә курка икән. Дөресрәге, бала чагында җен-пәридән, шайтаннардан курыккан. Мәчеткә килеп, догалар өйрәнә башлагач кына, бу хис үзеннән-үзе юкка чыга.

Язучы сүзләренә караганда, әсәрдәге күп образларның артында реаль кешеләр ята, ягъни прототиплары бар. Фәрит Хәнәфиев диюгә, генерал-майор Фоат Зиннуров килеп баса. Тәҗрибәле тикшерүче, үрнәк педагог вакыйгалар барышында шул дәрәҗәдә үз эшен төгәл башкара ки, аңа сокланмый мөмкин түгел. Кайчандыр Казанда ул җитәкләгән институтта белем алган тикшерүче мари егете Данилов образы артында да Хәнәфиев-Зиннуровның йөзләгән шәкертләре күзаллана. Кайбер геройлар бик әйбәт әдәби трансформация кичергән. Әйтик, Гамил. Чынбарлыкта (тормышта) ул бөтенләй дә хатын-кыз кеше. Хәер, җыелмалылык та хас. Шул ук Гамилдә, шәхсән үзем, Зиннур Хөсниярның үзен дә күрдем.

Авторның Шүрлиясе дә – оригиналь образ. Әсәр башыннан ахырына таба үзгәреш кичереп, Шүрлиягә әверелә ул. Әлбәттә, шүрләү сүзеннән. «Хатын-кыздан курку кирәк. Дөресрәге, саклану. Соклангыч, гүзәл, әмма куркыныч затлар», – ди бу уңайдан автор. Килешми мөмкин түгел. Әйләнә-тирәбезгә борылып карасак та, күп кенә әшәкелекнең башында (яки үзәгендә) нәкъ менә гүзәл затларыбыз ятуын күрә алабыз.

Билгеле булганча, Зиннур Хөснияр Биектау районының Бикнарат авылы егете. Бу авылдан мари урманнарына, мари авылларына да ерак түгел. Язучының табигатькә якынлыгы, күп очракта изгеләштерүе, җанландыруы мариларга хас, әйтик, урман-болыннар белән берлектә яшәү традицияләреннән киләдер, мөгаен. «Көмеш чыбыркы»да сурәтләнгән вакыйгалар аны Мари Иленә «алып китә». Ул аларның риваятьләрен белә, ышануларына җитди карый. Шуңа да мариларның мәҗүсилек алласы Кугу Юмо кодрәте белән генә Микола Данилов урманда бәлага тарган вакытта поши ярдәмгә килә. Һәм бу вакыйга әкият, гайре табигый хәл булып тоелмый да.

Ә бүре белән сарык диалогы? Берсе – куркытучы, берсе – куркак җан иясе. Әсәрдәге Гарифҗан абый утарында алар бер үк вакытта дуслар һәм бер-берсенә дошманнар да. Ә алар үзара сөйләшә. Дөрес, кечкенә чагында урманнан алып кайтылган, инде эт ролен уйный башлаган бүре, хәзер сарыклар (кешеләр?) җәмгыятендә яши-яши, куркакка әверелгән. Чыбыркыдан курка ул. Чыбыркыдан… Ә чыбыркы ул – куркыту коралы. Чыбыркылап торучылар да хәттин ашкан… Гомумән, романда чынбарлык катлам белән яңа әдәбиятның күп кенә алымнары, сыйфатлары, Ә.Закирҗанов сүзләре белән әйткәндә, «үзара кисешə һəм ул күптавышлы, күпаспектлы əсəр буларак яңа эзлəнүлəргə юл ача».

Яңа эзләнүләр дигәннән, Зиннур Хөсниярның хәзерге вакытта тарихи роман белән мәш килеп йөрүен беләм. Ә бит әле редакция эшләре (ул  «Салават күпере», «Сәхнә» журналларының җитәкчесе) дә бар, бөтен республиканы театр белән «җенләндерүгә» сәбәпче булган «Сәйяр» фестивален дә оештырырга кирәк… Ә ул тарих чоңгылына чумган, тагын эзләнә, тарихи китаплар укый, йогурт һәм туңдырмаларның урта гасырларда ук булуын дәртләнеп аңлата, дәүләт театрларының хан заманнарында ук булуы (хан каршында булгач, дәүләтнеке булып чыга ич, ә дәүләтнеке булгач, профессиональ дә, ди ул) хакында сөйли… Димәк, алда безне янә бер кызыклы әсәр көтә.

Комментарий язарга