Казахстанда беренче латин графикалы китап чыкты

2017 нче елның октяберендә Казахстанда алфавит кирилл графикасыннан латин графикасына күчерү турындагы закон гамәлгә керде.

Kazakhstanskaya-latinskaya-kniga

Казах теленең яңа алфавиты Нурсултан Назарбаев указы белән кабул ителде. Барлык дәүләт эш кагазьләре, дәреслекләр һәм китаплар 2025 нче елга кадәр, адым-адым латин графикасына күчәчәк.

Бу көннәрдә Казахстанда беренче мәртәбә латин графикасында әдәби китап нәшер ителде һәм Алма-Ата шәһәрендә презентацияләнде.  Әлеге китап Любовь Говорухинаның Mahabbat qyzyq jas  (Мәхәббәт яшь кыз) хикәяләр җыентыгы. Бу китап тимер юлчылар тормышы турында, хикәяләр тормыштан алынган.

Шуны да әйтәсе килә, күпчелек зур төрки халыклар инде күптән латин графикасында яза. Бу система татар теле өчен дә иң отышлы вариант санала. Казах халкы өчен бу бик зур адым, башка төркиләр белән якынаю, берләшү дигзн сүз. Тел кардәшләребез өчен шатланысы гына кала.

Язмада кулланылган мәгълүмат Казах яңалыклар сайтыннанды.

Башка әдәби яңылыкларны монда укы.

 

Комментарий язарга