«Казан нуры» милли-иҗтимагый шурасы төзелде

Шушы көннәрдә Бөтендөнья Татар Конгрессының Казан бүлеге оешмасы җитәкчесе, хәйрияче Фәрит Фәиз улы Мифтахов тәкъдиме белән «Казан нуры» милли-иҗтимагый шурасы төзелде.

4 март көнне Бөтендөнья Татар Конгрессының Казан бүлеге оешмасы җитәкчесе, хәйрияче Фәрит Фәиз улы Мифтахов тарафыннан, 2016 ел планына кертелгән милли хәйрия проектлар, чараларны барлау, әлеге мәгълүматны киң җәмәгатьчелеккә тарату максатыннан, түгәрәк өстәл оештырылды. Анда рәсми булмаган «Казан нуры» милли-иҗтимагый шурасы төзелде.

Очрашуда Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Эльмира Хамматова, Иркә Мусина, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча белгече Рәйхана Баһавиева, Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры директоры Мансур Ярмиев, «Иске Казанда милли моңнар», «Tatar today» проектлары җитәкчесе Рөстәм Исхаков, Мәрҗани мәчетеннән Мансур хәзрәт, «Идел» һәм «Сөембикә» журналы хезмәткәрләре, Казан дәүләт энергетика университеты студентлары җыелган иде.

Мифтахов

«Берләшкән очракта проект авторлары үзләре дә бер-берсенә ярдәм күрсәтә алачак.  Кемдер оештыра, кемдер катнаша, ә кемдер акчалата ярдәм итә. Татарларга нәкъ шул бердәмлек җитми», – дип белдерде Фәрит Мифтахов.

Эльмира Хамматова үзенең чыгышында «Илһамият» сәнгатьле сүз бәйгесе нигезләмәсе белән таныштырып үтте. Конкурс Республика күләмендә уза. Биредә кече, урта, югары сыйныф укучылары, студентлар катнаша ала. Гаризалар 25 мартка кадәр кабул ителә. Бәйгенең нигезләмәсе http://kazgik.ru сайтында урнаштырылган.

Иркә Мусина «Казан нуры» халыкара иҗади фестиваль-конкурсы турында мәгълүмат бирде. Бәйге бөтендөнья кинематографына багышланган. Номинацияләрнең күплегенә исең китәрлек: хореография, вокал, инструменталь иҗат, иҗади декламация, театраль коллектив, яшь гид-тәрҗемәче, хор коллективлары, минем тормыш — кино һ.б. Җиңүчегә  Финляндиядәге  «Кидс Юниверс» халыкара тел лагерена юллама бүләк ителәчәк. Конкурс нигезләмәсе http://afrus.ru/kazan/ru/2016/02/929 сайтында урнаштырылган.

Рәйхана Баһавиева  «Казан-Йорт» фестивале, «Илебездә, күгебездә Тукай мәңгелек», «Татар кызы», «Татар егете» конкурслары турында сөйләде. Аларның нигезләмәләрен  http://kazanobr.ru/node/2039 сайтыннан эзләр табарга мөмкин.

Рөстәм Исхаков «Иске Казанда милли моңнар» проекты, Мәдинә Гыйниятова «Ак яулыклы дәү әнием»,  Миләүшә Гыйззәтуллина «Яз гүзәле»  конкурслары хакында мәгълүмат җиткерде.

Әйе, хәзер конкурслар һәр оешмада уздырыла дисәң дә, ялгыш булмас, тик милли рухтагылары җәмгыятебез үсеше өчен аеруча мөһим. Шуңа да аларга игътибарны ныграк юнәлдерсәк иде. Хөрмәтле «Идел» журналы укучылары, сезне бәйгеләрдә катнашырга чакырабыз. Әлеге мәгълүматны дусларыгызга сөйләп, катнашучылар санын арттырырга ярдәм итәрсез дип ышанып калабыз.

Мифтахов1

Комментарий язарга