Казан паркларында чаңгы шуып булачак

Парк һәм скверларны төзекләндерү программасын тормышка ашыру кысаларында Казанның ике паркында яктыртылган чаңгы трассалары барлыкка киләчәк.
Җиңү паркында – 3 чакрым, «Крылья Советов» паркында 1,3 чакрым озынлыгындагы чаңгы трассасы пәйда булачак. Әлеге парклардан тыш, төзекләндерү программасы Горки-Әмәт урманына да кагылды. Биредә чаңгы трассалары һәм чаңгычылар өчен күперчекләр тәртипкә китерелде.

Горький паркы, Нагорный бистәсендәге Каенлык, Юдино һәм Чабакса торак массивларында да яктыртылган чаңгы трассалары булдыру күздә тотыла.

Казанда 10 чаңгы базасында берничә прокат пункты эшләячәк. Прокатка 1500 пар чаңгы бирәчәкләр.

 

Комментарий язарга