Казан Сабан туенда ике абсолют батыр?

Узган ял көннәрендә Казанда һәм республиканың кайбер районнарында, ниһаять, Сабан туйлары узды. Казанда абсолют батыр булып башта Раил Нургалиев калган, дигән сүзләр йөрде. Баксаң,

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Сабан туеннан Инстаграмга фотолар куя башлагач, анда тәкә тотып төшкән Теләче батыры Раил Нургалиев та күренеп алды. Президент килгән вакытта Теләче чатырында җирле көрәшчеләр күрсәтмә чыгыш ясаганнар булып чыкты. «Финал»да ике Раил — Нургалиев һәм Мараков бил алышкан. Раил Нургалиев «җиңгәч», аңа тәкә дә биргәннәр.

Раил

Ә рәсми ярышларда исә Лениз Абдуллин җиңү яулаган. Абсолют батыр өчен көрәштә ул Раил Нургалиевны бер балл өстенлек белән җиңгән.

«Бу җиңүгә озак еллар буе бардым. Миңа булышкан, минем өчен җан аткан барлык кешеләргә дә рәхмәт әйтәсем килә. Мин 2002 елдан бирле республика ярышларында, Сабан туйларында катнашып киләм. Казан Сабан туен беренче тапкыр алам», — дип белдергән Лениз «Татар-информ» хәбәрчесенә.

лениз

Комментарий язарга