Казанда халыкара саммит старт алды

19-20 октябрь көннәрендә Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә «Телләр һәм мәдәниятләрнең Халыкара саммиты» («Международный саммит языков и культур») уза.

Бүген 10.00-12.00 сәгатьтә Актлар залында әлеге саммит кысаларында үтүче «Шәрык һәм Гареб контекстында әдәбият һәм сәнгать» Халыкара фәнни-гамәли конференцияне тантаналы ачу һәм пленар утырышның 1 нче өлеше узды. Аны филология фәннәре доценты, профессор Сәйфуллина Флера Сәгыйть кызы һәм доцент Хәбетдинова Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы ачып җибәрде.

Ачылыш тантанасына Арпад Галгоци, Адам Штифтер, Рита Хәсәнова, Данил Сәләхов, Нәкыя Гыйләҗева (Аяз Гыйләҗевнең хатыны) кебек мәртәбәле кунаклар, институтытыбыз директоры Рәдиф Җамалетдинов, күренекле шәхесләр, мөгаллимнәребез һәм студентлар килде.

Пленар утырышның 1 нче өлешендә «Галимҗан Нигъмәти XX гасырның 30 нчы елларында әдәбият теориясе һәм методологиясенә нигез салучы» темасына филология фәннәре докторы, профессор Галимуллин Фоат Галимулла улы, «1920-30 нчы елларда татар телендәге әдәби тәрҗемәләрне өйрәнүнең проблемалары һәм перспективалары» темасына Бекметов Ренат Ферган улы, «Казан университетындагы әдәби түгәрәкнең танылган әгъзалары: Венгриядән караш» темасына «Алфавит» мәдәни-мәгариф фонды рәисе (Венгрия) Хәсәнова Рита, «Венгриядә татар һәм рус әдәбиятлары яңгырашы» темасына Венгриядән килгән тәрҗемәче Арпад Галгоци, «Әдәбият һәм тәрҗемә: тәрҗемәченең иҗади шәхесе» темасына филология фәннәре доценты, профессор Сәйфуллина Флера Сәгыйть кызы чыгыш ясады.

Рәсми чара булуга карамастан, килгән кунакларыбызга кечкенә генә бүләкләр тапшырылды.

Утырыш ике телдә: татар һәм рус телләрендә алып барылды. Бары Венгриядән килгән кунагыбыз гына туган телендә чыгыш ясады.

Югарыда әйтеп үтелгән саммит кысаларында Аяз Гыйләҗевнең «Давайте помолимся» китабын тәкъдим иттеләр. Шул нисбәттән язучыбыз иҗатына багышланган чыгышлар тыңланылды, бер минутлык тынлык игълан ителде. Төркия һәм Венгрия шәһәрләре белән онлайн элемтә оештырылды. Пленар утырышның 1 нче өлеше Аяз Гыйләҗевнең аудиоязмасы һәм хатыны Нәкыя апаның рәхмәт сүзләре белән тәмамланды.

Утырышның дәвамы һәм конференциянең төп өлеше көннең икенче яртысында булачак.

Саммин

Комментарий язарга