Казанда IX Бөтенрәсәй корылтае көннәре уза

Татарстан мәркәзендә татар дин белгечләренең IXБөтенрәсәй корылтае көннәре бара.Бу зур чарада күрше Башкортстаннан,Чиләбе, Саратов,Сембер, Иркутск, Свердлау, Оренбург,Пенза,Төмән өлкәсеннән, Чувашстан белән Мордовиядән, Коми республикасыннан да делегатлар катнаша.

11

12 13
Быелгы ел дини тормышта тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты кебек тармакларда дистәләгән хезмәтләр язган энциклопедик галим Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуны хөрмәтләү белән истәлекле.Корылтай делегатлары да аңа атап бергәләп Мәрҗани мәчетендә намаз укыды.
Дин булганда, милләтнең дә киләчәге өметле.Һәр киңәшмәдә шушы фикер яңгырады.

Комментарий язарга