Казанда Red Bull Air Race авиаузышлары булачак

Казанда дөньяның төрле почмакларыннан килгән спортчылар чаптылар да, йөзделәр дә, ләкин әле очканнары булмады. Киләсе атнаның ялларында, 22-23 июль көннәрендә Казанда Red Bull Air Race авиаузышлары үтәчәк. Әлеге узышлар Россиядә беренче тапкыр оештырыла. Red Bull белән Татарстан арасында өч елга килешү төзелгән.Red Bull Air Race авиаузышларың алдагы этаплары Абу-Даби, Сан-Диего, Япониянең Тибе шәһәрендә һәм Будапештта үткән. Казаннан соң авиаузышларның быелгы сезоны Португалия, Германия һәм АКШта дәвам итәчәк. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Татарстанның яшьләр һәм спорт эшләре министры Владимир Леонов сөйләде.

Авиаузышларны карау өчен төп мәйдан булып Кремль яр буе торачак. Узышлар вакытында бу урында башка көннәрдә эшләүче барлык сервислар да ачык була. Әйтик, мондагы кафе, рестораннар, велосипед прокаты гадәттәгечә эшлиячәк.

Өстәмә мәйдан буларак Сибгат Хәким урамы каралган, узышлар үтәчәк көннәрдә монда транспорт хәрәкәте туктатылачак. Ленин дамбасында һәм Миллениум күперендә автомобильләр өчен бернинди чикләүләр дә булмый, дип белдерде Владимир Леонов.

Карау зоналарына керү ирекле, бары тик металл эзләүче рамкалар аша үтәргә һәм полиция тикшерүе үзарга кирәк булачак.Узышлар вакытында смартфон һәм башка гаджетларга фото һәм видео төшерү тыелмый.

red-bull1

Мөмкин кадәр күбрәк кеше авиаузышларны күрә алсын өчен карау зоналарында утыру урыннары каралмаган. Red Bull партнерлары өчен 200 кешегә исәпләнгән махсус урыннар гына булачак. Узышны карарга килүчеләр очкычларны баскан килеш кенә күзәтәчәк.

Моннан тыш казанлылар һәм читтән килүче кунаклар өчен “Игенчеләр сарае” каршында Red Bull Air Race күңел ачу паркы эшлиячәк. Монда ашау зонасы, мәдәни-күңел ачу, узышлар трансляциясе, ял итү мәйданы эшлиячәк. Парк ике көн дәвамында иртәнге 9дан кичке 8гә кадәр эшли.

Быел Red Bull Air Race узышларында Россия спортчылары катнашмаячак, чит илләрдән 14 Master-классындагы һәм 6 Challenger-классындагы пилот килер дип көтелә.

Кремль яр буенан туры эфир үзәк спорт телеканалларында күрсәтеләчәк. Татарстан башкаласында үтүче авиаузышларныдөньяның 170 илендә карыячак! “Казанны бөтен дөньяда күрәчәкләр. Әлеге узышлар хәзер бик популяр, кызыксынучылар күп. Бу чараны караучылар да күп булачак”, — дип ышандырды Владимер Леонов.

Тест очышлары “Казан ринг”ында һәм Казанка аквоториясендә инде 19-20 ильдә үтә. Трассада әзерлек эшләрен 19 июльдә төгәллиячәкләр. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да “Казан Ринг”та узар дип көтелә.

Владимер Леонов хәбәр итүенчә Сочи һәм Санкт-Петербург шәһәрләре дә Red Bull Air Race узышларын үткәрү буенча сөйләшүләр алып барган. Ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында бу эш барып чыкмаган. Оештыручыларны Казанда узышларны шәһәр үзәгендә, матур урыннар янында үткәрү мөмкинлеге кызыксындырган. “Су спорт төрләре вакытындаКремль каршында төшерелгән фотоларны карап ошаттылар”, — ди Леонов.

Шуны да искәртеп үтик, авиаузышларны үткәрү өчен Татарстан бюджетыннан бернинди акча да кулланылмаган, бөтен чыгымнарны Red Bull үзе каплый. “Республика бу чарадан бары тик отачак кына”, — дип белдерде министр.

Зур спорт чаралары оештыру, куркынычсызлыкны тәэмин итүдә Казанның тәҗрибәсе зур, бу узышлар да югары дәрәҗәдә үтәр дип өметләнә оештыручылар.

Raspisanie

 Рамил Гали фотосы кулланылды.

Комментарий язарга