Июль аенда Казанда регби, пляж уеннары һәм авиаузышлар үтәчәк

Конфедерация кубогы уеннарының тәэсире тынып бетмәгән борын, Казан янә дөнья күләмендәге спорт чаралары мәйданы булачак. Июль ае спорт сөючеләр өчен вакыйгаларга бай булачак.

Спорт белән бәйле чаралар FISU Беренче халыкара волонтерлар форумы белән башланып китә. 2-8 июль көннәрендә Казанда 91 илдән 110 волонтер лидерлары җыелачак. Бу хакта матбугат конференциясендә “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” генераль директоры Азат Кадыйров хәбәр итте. Форум дөньякүләм чараларны уздыру, волонтер проектлары турында фикер алышу, үзара аралашу максатыннан үткәрелә. “Әлеге яңа проектның Казанда үтүе очраклы түгел. Ул волонтер активистларының тәкъдиме белән оештырыла. Һәр илдән берәр кеше катнашачак,” — ди Азат Кадыйров.

Бер атна дәвамында волонтерлар өчен лекция, түгәрәк өстәлләр, дискуссияләр оештырылачак. Аларга FISU, WADA, UNESCO белгечләре, алдагы елларда узачак Дөнья чемпионаты, универсиада оештыручылары дәрес бирәчәк. Инглиз теле, коммуникация буенча тренинглар узачак. Спорт объектларын һәм тарихи урыннар да күрсәтеләчәк. Кунакларны Универсиада авылында урнаштырырга ниятлиләр.

Волонтерларны озатканнан соң, 8-9 июль көннәрендә хатын-кызлар арасында регби-7 Европа Чемпионатының икенче этабы башланачак. Ярышлар үзәк стадионда узачак. Башкалага 12 Европа иленнән 180 спортсмен килә.

6-16 июльдә өченче Бөтенроссия пляж уеннары узачак. Казаннан алда әлеге уеннарны Сочи һәм Мәскәүдә үткән. Уенда Россиянең 63 регионыннан 1200 спортсмен катнаша, 13 спорт төре буенча 279 комплект медаль уйнатылыр дип көтелә. Уеннар ике мәйданда: Кремль яр буенда һәм Су спорт төрләре сараеда үтәчәк.

Июль аеның спорт белән бәйле чараларын Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары урындагы кешеләр халыкара конференциясе дәвам итәчәк. Спорт өлкәсендә эшләүче җитәкчеләрне 205 ЮНЕСКО дәүләтеннән көтәләр. Конференция 1976 елдан бирле оештырыла, быел исә алтынчы тапкыр узачак. Алдагы очрашу 2013 елда Берлинда үткән була. Конференция кысаларында кунакларны Сабантуйга, пляж уеннарына да алып барачаклар.

Спорт аен Red Bull Air Race авиаузышлары төгәллиячәк. Казанда әлеге узышлар Дөнья чемпионатының бер этабы буларак 22-23 июльдә үтәчәк. Татарстанга килгәнче спортчылар Будапештта көч сынаша. Россиядә мондый төр ярышлар беренче тапкыр үткәрелә. 2018, 2019 елларда Казанда узачак “Авиаузышлар – Формула-1” Дөнья чемпионатының беренче этабын үткәрү өчен тәҗрибә дә булачак. Быел исә бу узышларда Россия спортчылары катнашмаячак, чит илләрдән 14 Master-классындагы һәм 9 Challenger-классындагы пилот килер дип көтелә. Иң өлкән пилотка 58 яшь, иң яшенә – 33, узышта шулай ук бер хатын-кыз пилот та катнашачак.

Авиаузышлар үткән көннәрдә Сибгать Хәким урамында, «Миллениум» күперендә, Кремль яр буенда транспорт тоткарлыклары булачак, дип кисәтә оештыручылар.

Июльдә узачак барлык спорт чараларына керү ирекле. Ярышларның төгәл урынын һәм вакытын Спорт министрлыгы сайтыннан карарга мөмкин. Спорт уеннарын “Матч-ТВ” телеканалыннан да карау мөмкин. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: утырып карау мәйданнары зур булмаячак.

Комментарий язарга