Казанда татарча диктант яздылар (ФОТО)

“Бөтендөнья татарча диктант-2017” акциясе 25 ноябрь көнне 10 ил һәм 20 төбәктә уздырылды. Казанда әлеге чара КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында оештырылды.

Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Ижау, Екатеринбург, Төмән, ХМАО, Новосибирск, Сарытау, Иваново, Самара, Пермь, Омск, Иркутск, Мари Эл, Әстерхан, Волгоград, Алтай һәм Казахстан, Кыргызстан, АКШ, Украина, Германия, Гарәп Әмирлекләре, Чехия, Әзербайҗан, Канада халкы бу көнне татар теле өлкәсендәге белемнәрен сынап карады. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында диктант язучыларның саны 200 гә якын иде. Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәреннән өзекне Идел Кыямов укыды.

“Диктант яздыруда артык кыенлыклар булмады. Текст аңлашылгандыр, дип уйлыйм. Катнашучылар уңай нәтиҗә күрсәтерләренә ышанып калам. Бу диктант язу нокталарының берсе генә булуына карамастан, аудитория бик зур”, — дип, акциянең актуаль булуын әйтте Идел Кыямов.

Укытучы булып (татар теле укытучысы түгел) хезмәт куйган, хәзерге көндә лаеклы ялда булган Алия Нургалиева беренче тапкыр татарча диктант язарга килгән: “Диктант бик әйбәт булды, ләкин бик тиз укылды, телевизорда диктор яңалык сөйләгән кебек, ә безгә укытучылар сыман әкренрәк укырга кирәк иде”.

КФУда укып чыккан Зөһрә Шәмсетдинова: “Күптән кулга ручка тотып,  кәгазьгә  язган булмагач, авыррак булды. Берничә таныш булмаган яңа сүзләр дә очрады, кайткач карармын дип, үземә теркәп тә куйдым.  Татарча диктант булачагын инстаграм челтәрендә күрдем, татар телен югалтмау үзебездән тора, моңа үземнең дә өлешемне кертәсем килде”.

Кытайның Урумчи шәһәреннән килгән Әзәр Әкбәр  исемле егет татар филологиясе бүлегенең 1 нче курсында укый: “Диктантта аңлашылмаган сүзләр бар иде. Моңа кадәр әле бер дә татарча диктант язып караганым булмады. Казанга килгәнче татар телен белмәсәм дә,  кешеләр белән аралашып, телне үзләштерәм”. Татар телен өйрәнүдә аңа дуслары, курсташлары булыша икән.

Казанның 30 мәктәбеннән 4 сыйныф укучысы Рөстәм Хөснетдинов та килгән иде. КФУ бинасында узган акциядә катнашучылардан ул иң кечкенәсе. “Диктант язу ошады, әмма ишетелеп бетмәгән сүзләр генә булды”,- ди Рөстәм.

Диктант Диктант1 Диктант2

Автор фотолары

Комментарий язарга