Кем бар?

Тарихларны кичкән халкыбызда
Югалмаган асыл сыйфатлар,
Җыр сәнгате генә ятим калды
Кинәт китеп баргач Илфаклар…
Хәсрәт ялгыз йөрми,беләбез ич!
Тере легендалар киттеләр!
Әлфиясез бүген татар моңы,
Хәниясез моң да җитми лә!
Бу тормышның кара сәхифәсен
Ачты Илфак-куркып тормады.
Язмыш төсле кырыс җырлар язды,
Илсөясе ихлас җырлады…
Әллә нинди быел көннәре дә
Сагынырлык затлар киткәнгә?!
Дога кебек күреп татар моңын
Кемнәр җырлар хәзер читләргә?
Тел язмышы киселергә тора,
Яклаучылар бармы берегез?
Хәниясез,Илфак,Әлфиясез
Исән калсын иде телебез!

Комментарий язарга