Үкенүдән ни файда…

Рания улын ялгыз үстерде. Ире Закирның хыянәтен кичерә алмады – аерылдылар. Башта бик авыр булды, иренең башка кеше куенында икәнен белеп яшәү кыен иде. Хатын көн елады, төн елады, ахыр чиктә ябыгып суырылып калды.  Шундый моңсу көннәрнең берсендә эштән кайтканда, ул институтта бергә укыган группадаш кызны очратты. Гөлсинәнең йөзеннән ниндидер бер сихри яктылык сибелеп тора кебек иде, ул Раниянең авыр халәтен бер сәгать эчендә үзгәртте дә куйды. Алар туйганчы серләштеләр, көлделәр. Гөлсинәнең төпле киңәшләре Раниягә алдагы тормышын җайлауда якты маяк булды.

Ялгыз хатын шушы көннән соң үз-үзенә күбрәк игътибар бирә башлады, матур киемнәр сатып алды, улын да баштанаяк киендерде, яңа эшкә күчте. Яңа дуслар, хәтта кияүгә чыгарга тәкъдим итүчеләр барлыкка килде. Әмма хатын кияүгә чыкмады, бөтен барлыгын баласына багышлады, иркәләде, назлады. Малае да бик тәртипле егет булып үсеп җитте. Әнисе сүзеннән бер дә чыкмый идее ул. Рания хәтта улыннан кәләшне дә үзе димләде. Бер иптәш хатынының уңган-булган кызын үзе үк өйләренә ияртеп кайтты. Яшьләр килештеләр, тора-бара араларында мәхәббәт уты да кабынды. Гөрләп туй үтте, тату гына тормыш иттеләр. Әмма бер мәлне Раниянең тагын сөмсере коелды. Сәбәбен сорагач, гел килененнән зарланды. Рания улын киленнән көнли иде бугай. Ахыр чиктә нахак сүзләр белән Рания яшьләрнең тормышын үзе үк бозып та куйды. Хәзерге яшьләр түзеп тормый бит, килен дә озакка түзә алмады, төенчекләрен төйнәп, чыкты да китте. Кайнанага акыллы киңәшләр бирүчеләр дә булды, әмма ул аларга колак салмады, аның үз баласын, бердәнбер якын кешесен ниндидер киленгә “бирәсе” килмәде.

Вакыт узды, киленнең авырлы булуы ачыкланды, малай хатыны белән аңлашты да, әнисеннән аерылып, башка фатирга чыгып китте. Әмма әни кеше һич тынычланырга теләмәде, һаман барып, киленен кимсетеп, каргап, тавыш чыгарып китә иде. Ә көннәрдән бер көнне, килененә улын калдырып чыгып китү өчен бер көн вакыт биреп, бик куркытып, янап чыгып китте.

Икенче көнне Раниягә ишек ачучы булмады. Ул кабат-кабат кыңгырауга басты, җенләнеп бетте. Инде нишләргә дә белми торганда, баскычтан кодагыеның – киленнең әнисенең менеп килүе күренде. Кодагыйлар салкын гына исәнләштеләр, кодагый үз ачкычы белән ишекне ачып керде. Өйдә тавыш-тын юк иде. Рания ажгырып залга үтте. Анда буп-буш булып чыкты. Уртадагы өстәлгә бер кәгазь кисәге генә ята иде. Улы, бердәнбере хат язып калдырган булып чыкты. “Әнием, мин сине бик яратам. Әмма хатынымнан, баламнан башка яши алмыйм. Аны куасың икән, димәк мине дә кугансың дигән сүз. Безне табарга тырышма, без бу шәһәрдән генә түгел, бу өлкәдән үк китәбез. Балабызны тынычлыкта, ярату-сөю эчендә үстерергә телибез. Балабыз тугач хәбәр салырбыз, әмма сиңа безнең янга юл мәңгегә ябык”, – диелгән иде анда.

Киленнең әнисе барын да белеп торган, хатны алып кодагыена тапшырырга тиеш булган икән.

Менә шулай итеп, үзен-үзе ялгыз калдырды Рания. Улы белән килене кайчан да булса гафу итәрләрме аны? Кайчан да булса оныгын алдына утыртып сөю насып булырмы аңа? Хәзер бик үкенә дә соң…

Касыйм.

Комментарий язарга