Кер юу кешене тәртипкә өйрәтә…

Арагызда минем кебек җыештырырга яратмаганнар булса, кем әйтмешли, кулларыгызны күтәрегез ??‍♀️??‍♂️Минемчә, җыештырырга яратмау ул әле ялкау дигән сүз түгел. Мин үзем, кәнишне, ялкау, бәлки сезнең кайберләрегез ялкау да түгелдер, әмма да ләкин җыештырырга яратмыйсыздыр. Бу киңәшләр нәкъ менә шундыйлар өчен.

Кулыма бер китап килеп керде. Китапны япон монахы язган, шуңа күрә ул күп очракта мисалларны гыйбадәтханә тормышыннан китерә һәм киңәш бирә. Киттек:
1️⃣Әйберләрне саклап тотсаң, чүп күпкә кимиячәк.
2️⃣Өйне иртәнге якта җыештырырга кирәк.
3️⃣Иң башта тәрәзәләрне ачып, саф һава кертегез.
4️⃣Өегездә бөҗәкләр яшәмәсен дисәгез, ашамлыкларны өстәлдә калдырмаска кирәк.
5️⃣Табак-савыт юуны иртәгәгә калдырмагыз.
6️⃣Җыештыру өчен чүпрәкләрне иске киемнәрдән кисеп алсагыз, саваплырак булыр.
7️⃣Ашарга пешергәндә, кулланылган һәр табак-савытны шундук юып барырга кирәк.
8️⃣Фатирның чисталыгын бәдрәф бүлмәсенә кереп бәялиләр, шуңа күрә анда бик чиста булырга тиеш.
9️⃣Кер юу кешене тәртипкә өйрәтә: керне юасың, югач, киптерер өчен эләсең, шуннан җыясың, бу көн саен диярлек кабатлана — менә кайда ул тәртип.
?Үтүкләнгән кием киеп йөрсәң, битең җыерчыкланмый, имеш. Шуңа япон монахлары 80 яшьләрендә дә яшь булып күренәләр.
1️⃣1️⃣Савытыңа салынган ризыкны ашап бетер, шулай иткәндә, тәлинкәң чиста булып кала һәм ашап бетерүгә, табак-савытны юып куй.
1️⃣2️⃣Идән юганда, шул рәвешле мин тормышның бар авырлыкларын бетерәм, дип уйлагыз, күз алдына китерегез, идән юганда һәрчак шулай уйларга күнексәгез, күңелегездә тынычлык урнашыр.

Я, ничек? Җыештырасы килә башладымы?
P.S. Китапта урамны чиста тоту турында да язылган әле. Шулай ук тәнең дә чиста булырга тиеш икәнен искәртеп китә автор.

1

Ләйлә Лерон

Комментарий язарга