Кәрим Тинчурин белән бәйле 10 мөһим факт (ВИДЕО)

15 сентябрь — Кәрим Тинчуринның туган көне. Быел аның тууына 130 ел. Язучы, драматург, әдәбият һәм театр тарихында тулы бер эпоханы гәүдәләндерүче бу шәхес турында мәгълүматларны барлыйк.

Кәрим Тинчурин — драматург, язучы, актер, режиссер, театраль педагог, җәмәгать эшлеклесе. Бүгенге көндә татар театр сәнгате үсешенә К.Тинчурин кадәр зур өлеш керткән башка кеше юк.

Ул тумышы белән Пенза губернасының Таракан (Аккүл) авылыннан. Иҗатчы, актив шәхес булып формалашуы Казанда була — монда Тинчурин «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала, мөгаллимлек итә, соңыннан, 1910 елдан, «Сәйяр» труппасында актер булып эшли башлый. Шушы көннән аның язмышы театр белән бәйләнә.

Казанда Кәрим Тинчурин исеме белән аталган театр, урам һәм парк бар. 2017 елның 15 сентябрендә, драматургның 130 еллыгына, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры фойесында драматург истәлегенә бюст ачылды.

Кәрим Тинчурин — Татарстан Язучылар берлегенә нигез салучыларның берсе.

Кәрим Тинчуринның язмышы фаҗигале. 1937 елның 15 сентябрендә ул 50 яшьлек юбилеен үткәрә. Ә 17 сентябрьдә НКВД хезмәткәрләре аны кулга алырга килә. Гаепләү пунктлары җидәү була, шуның бишесе Г.Исхакый белән бәйле, чөнки алар яхшы таныш булган. К.Тинчурин Гаяз Исхакый оештырган «Ил» газетасында да хезмәткәр булып эшләгән.

Әдәбият галимнәре фикеренчә, К.Тинчуринның  «Кандыр буе» әсәре аеруча игътибарга лаек. Ул, бер яктан, чип-чиста социалистик реализм әсәре кебек. Тинчурин үзе яшәгән чор үзенчәлекләрен алдагы буынга җиткерү өчен, аларны әсәрләрендә чагылдырырга тырышкан, аерым детальләр, репликалар аша үзенең борчылуын, әрнүен, уйлануларын күрсәткән. Тинчурин халык дошманы буларак саналып йөргәндә дә, «Кандыр буе» җырын җырлаудан туктамаганнар, чөнки җырда шул чор кешесенең рухы тасвирлана. Авторын әйтмәгәннәр, бары С.Сәйдәшевне музыка авторы буларак атаганнар.

Кәрим Тинчуринның үзенең әтисе, абыйсы, сеңлесе дә Себергә сөргенгә җибәрелгән, әтисе сөргендә үлеп калган.

НКВД хезмәткәрләре тарафыннан бер елга сузылган  җәберләүдән соң, К.Тинчурин 1938 елның 15 ноябрендә Спас манарасы янында атып үтерелә. НКВД архивларында сакланган Үлү турында таныклыкта үлемнең сәбәбен “Рак пищевода” диелгән белешмә нигезендә теркиләр.

Быелгы премьера Кәрим Тинчурин театрында куелды. Ул — Тинчуринның соңгы иҗат җимеше — «Мәрҗәннәр» җыентыгына кергән «Утыз өч көн» новелласы буенча язылган «Соңгы әсәр» пьесасы. Әлеге әсәр НКВД хезмәткәрләреннән кара чемоданда сакланып калган. Моңарчы бер театрда да уйналмаган. Бу әсәр турында Заһидә ханым истәлекләрендә дә әйтелгән. НКВД хезмәткәрләре Тинчуринны кулга алырга килгәч, драматургның күзе кара чемоданына төшкән. Заһидә апа, иренең күз карашын аңлап, чемоданны тиз генә кровать астына төртеп җибәргән. Ә кара чемоданда төгәлләнмәгән “Мәрҗәннәр” әсәре булган.

Бүгенге көндә Тинчурин театрында Кәрим Тинчуринның архивын туплау дәвам итә. Хәзерге вакытта архивның бер өлеше Г.Камал театрында, бер өлеше язучы Рабит Батуллада саклана.

Тупланмада Тинчурин театрының, Татарстан милли китапханәсе рәсми сайтларыннан фотолар кулланылды.

Интертат.ру

Комментарий язарга