Кэшбэк, пай пасс… Яки ничек заманнан калышмаска?

Күптән түгел интернет челтәрендә мондыйрак язма пәйда булды: «Бер казакъ гаиләсенә акча кайтару шулкадәр ошап киткән ки, алар, хәтта яңа туган балаларына да Кэшбэк дип исем кушканнар». Чынмы бу, түгелме – әйтүе дә, ачыклавы да авыр. Әмма кыен хәлләр күп вакытта белмәгәнлектән килә. Әлеге мәкалә белән колакка ятып бетмәгән заманча терминнарны гади тел белән аңлатып карарбыз. Моның өчен бары өч сорауга җавап бирәбез: «Нәрсә ул?», «Ничек эшли?» һәм «Ничек алданмаска?».

Акча туздырып, акча эшләп буламы?

Исемдә, моннан берничә ел элек, Русиядә кешбэк системасы барлыкка килә башлагач, өлкәнрәк яшьтәге кешеләргә бу хәлнең реаль чынбарлык икәнен аңлату бик авыр иде. Бүген кэшбэк көннән көн күбрәк кешене җәлеп итә. Гаҗәп тә түгел, туздырган акчаңнын бер өлешен сиңа кире кайтарсыннар әле!
Нәрсә ул? Cash back – турыдан-туры тәрҗемә иткәндә, акчаны кире кайтару дигәнне аңлата. Кэшбекны махсус сервис аша алырга да, банк карталарын файдаланып кына да кайтарырга була.
Ничек эшли? Кэшбэк сатып алучыга түләнгән сумманың берникадәр өлешен кайтару мөмкинлеген бирә. Әйтик, кэшбэк ун процент икән, түләнгән мең сумнан йөз сум кире кайтарыла. Бонуслар яки баллар белән түгел, ә нәкъ менә акчалата. Шәп бит? «Сере нидә?» – диярсез. Бернинди сер дә юк. Бүгенге көндә, сатып алучыларны җәлеп итү өчен бик күп ысуллар кулланыла. Эшмәкәрләр фикеренчә, кэшбэк иң отышлылар рәтендә.
Акча кайтаруның берничә ысулы бар: кэшбэк сервис һәм банк картасына теркәлгән кэшбэк.
Кэшбэк сервис аша акчаны кайтару өчен, сатып алган товарны интернет челтәре аша алырга һәм махсус булдырылган сервис аша түләргә кирәк. Кибетләр исемлеге әлеге сервисның үзендә үк күрсәтелгән. Акчаны исә банк картасына күчерегә дә, популяр электрон янчыклар аша да чыгарырга була. Сатып алучыга кайткан акчаны кибет үзе кайтара, чөнки рекламага чыгымнар ясауга карганда, кэшбэк сервис белән эшләү күпкә арзан һәм отышлы.
Банк карталарына теркәлгән кэшбэк белән эш итү исә күпкә уңайлырак, чөнки монда акча ай азагында, бар чыгымның проценты белән исәпләнә. Әйтергә кирәк, акча бары тик карта белән интернетта яки кибетләрдә түләгән өчен кайтарыла. Ягъни картадан-картага акча күчкән очракта, яки акчаны банкоматта салдырганга кэшбэк кайтарылмый. Чыгымнарның төрлелегенә карап, процент та төрле булырга мөмкин, әйтик, ягулык яки кафе-рестораннарга кэшбэк проценты, гадәттә, югарырак. Азык-төлек кибетләрендә азрак була. Монысын картаны чыгарган банктан төгәл белешергә генә кирәк.
Кэшбэк сервис һәм банк картасындагы кэшбэк кушыламы? Әйе! Әгәр сез кэшбэк сервис аша кэшбэк теркәлгән банк картасы белән түлисез икән, сервистан да, картадан да түләнгән суммага процент кайтарылачак. Вакыты белән бу сан унбиш-егерме процент тәшкил итә.
Акча кайтару буенча билгеле рекорд Англиядә яшәүче берәүдә. Ул 850 191 сумлык әйберләр ала һәм шуның 560 121 сумын кире кайтара. Бу очракта кэшбэк җитмеш процент якын санны тәшкил итә һәм бу – чынбарлык. Акцияләр һәм кызыксындыру чараларын исәпкә алганда, әлбәттә.
Ничек алданмаска? «Бер рәхәтнең, бер михнәте була», дигән борынгылар. Кэшбэк турында сөйләгәндә дә, кайбер нечкәлекләрне әйтеп үтәргә кирәк.
Әйткәнемчә, кэшбэк сервис ул интернет челтәрендә булдырылган махсус сайт. Әлеге сервисны сайлаганда ук, ышанычлысын сайларга кирәк. Күп очракта банклар үзләре үк кайбер сервисларны тәкъдим итә. Ә банклардагы куркынычсызлык хезмәте (СБ) белән, әлеге сервисларның ышанычлы икәненә икеләнмәскә дә була.
Шулай үк төрле форумнарда һәм сервисның үзендә калдырылган бәяләмәләрне укып чыксагыз, зыянлы булмас.
Икенчесе – комиссия. Кэшбэк сервис комиссия алып калырга тиеш түгел-түгелен, әмма бу тыелмаган да. Шуңа да сервиста комиссия барлыгын алдан белеп кую күңелне тынычландыра.
Банк картасына теркәлгән кэшбэкка килгәндә, монда күбрәк картаның үзен куллануның кагыйдәләрен генә бозмаска кирәк. Шулай да, нинди товарларга ничә процент кэшбэк кайтарылуын белеп тору зыян итмәс. Чөнки бүген күп банклар ягулык өчен кэшбэкны ун процентка кадәр күтәрде. Ә бу, машинага бензин салган саен сөенеп була дигән сүз!

Онлайн банк – кесәдәге банк

Исегездәме, элек коммуналь хезмәтләр яки балалар бакчасы өчен түләү вакытлары җиткәндә банкларның ишеге төбендә иртәнге сигездән чират җыела башлый иде. Бүген, теләсәк, банк һәммәбезнең дә телефонында була ала дип, шөкер итәсе генә кала. Банклар үзләре үк күпчелек түләүләрне онлайн аша үткәрү яклы. Бердән, бу клиент өчен уңайлы булса, икенчедән, банк үзе азрак вакыт һәм хезмәт көче сарыф итә.
Ай саен бер кешенең дистәләгән түләү кәгазьләрен банк кассасы аша үткәргәнче, әлбәттә, аны бер тапкыр онлайн банкта эшләргә өйрәтү җиңелрәк. Әле бит, уйлап карасаң, кассирга һәр эшкәрткән квитанция өчен хезмәт хакы түләргә кирәк, ә онлайн аша банк клиентлары бу эшне үзләре башкара. Шуңа да, онлайн бан аша башкарылган түләүләргә комиссия бик арзан, яисә бөтенләй юк.
Нәрсә ул? Банк сайтында һәр клиентка булдырылган шәхси кабинет. Гадәттә банк картасына бәйләп ачыла. Соңыннан, банк картасы югалса яки эштән чыкса да, шәхси кабинет югалмый.
Ничек эшли? Онлайн банкның шәхси кабинетында беренчел теркәлү вакытында клиентка логин һәм пароль бирелә, аларны җыю белән, гадәттә, парольне алыштырырга тәкъдим ителә. Онлайн банк аша телефонга акча салырга, квитанцияләр түләргә, кредит һәм штраф түләргә, үзеңнең яки башка кешенең банк картасына акча күчерергә, акчаны кертемгә салып куярга һәм башка бик күп эшне башкарырга була. Бүген күп банкларда даими түләүләр өчен «автотүләү» системасын да көйләргә була. Әйтик, һәр айның бишенче числосында сезнең телефоныгызга банк картагыздан 500 сум акча күчә. Яки унбише көнне балалар бакчасы өчен түләргә 4000 акча күчерелә.
Әйтергә кирәк, онлайн банк аша түләгән һәр түләүнең электрон расламасын теләсә кайсы вакытта алырга була.
Ничек алданмаска? Бу очракта мин онлайн банкның беренче битендә үк зур хәрефләр белән «ИГЪТИБАРЛЫ БУЛЫРГА!!!» дип язып куяр идем. Беренче һәм иң зур ялгыш – логин һәм парольне кеше күрә алырлык җиргә язып кую. Әйтик, кесә блокнотына, яки акча янчыгына. Икесенең берсе, яки икесе дә югала калса, кулыгыздагы акчадан гына түгел, банктагы акчадан да колак кагу куркынычы зур. Күп банклар, әлбәттә, барлык түләүләрне СМС хәбәр белән раслый. Монда икенче кагыйдә – онлайн банк белән эш итәсез икән, кесә телефоныгызга да пароль куегыз.
Бүген кайбер банклар эшне шулкадәр җайлаштырган – акчаны бер картадан икенче картага бер СМС хәбәр белән генә дә күчереп була. Телефоныгыз начар ниятле кешеләр кулына эләксә бик җайлы гына ысул белән акчагызны урлау мөмкинлеге барын да исегездән чыгармагыз.
Онлайн банк бик кирәк һәм уңайлы нәрсә, ләкин аның белән эш иткәндә бик уяу булырга кирәк.
Банк карталарның үзләре белән эш итү дә гап-гади куркынычсызлык чараларын истә тотуны таләп итә. Картаның номерын һәм куркынычсызлык кодын беркемгә дә әйтергә ярамаганлыгын һәммәбез белә, ә менә телефоныбызда булган күп кенә кушымталарга да карта номерын кертү кирәкмәгәнлеген кисәтү бик сирәк. Такси, социаль челтәрләр, китап яки җыр сатып алу өчен кушымталар бихисап. Түләү дә бик гади – банк картасын, андагы куркынычсызлык кодын кертәсез дә, СМС хәбәр белән түләүне раслыйсыз. Карта номерын кушымтага беркетеп куярга да була – тик моны эшләү кирәкми. Чөнки мошенниклар өчен сезнең акчага турыдан-туры юл ачыла дигән сүз. Күп вакытта: «Акчаны картадан урлау җиңелрәкме, әллә банктагы счеттанмы?» дигән сорауны ишетергә туры килә. Икесен чагыштырганда, картадан акча урлату һәм банк карталарына ясалган кибер-һөҗүмнәр күбрәк, чөнки хакерлар да тик ятмый. Ә счеттан акчаны бары онлайн банкның паролен белгәндә генә, яки банкның үзеннән счетның хуҗасы гына салдыра ала. Тик әйләнештәге, көндәлек кирәк булган акчаны счетта гына да саклап булмый. Игътибарлы булу кирәк, шул гына.

PayPass һәм PayWave: киләчәк килеп җитте!
Әгәр моннан ун ел элек, тиздән кибетләрдә сәгать яки телефон белән генә түләп булачак дисәң, сине, мөгаен, ахмакка санарлар иде. Бүген исә замана шулкадәр алга китте, тере акча белән эш итмибез дә диярлек.
Нәрсә ул? PayPass (Mastercard түләү системасы өчен) һәм PayWave (Visa түләү системасы өчен) – кагылмый түләү дигәнне аңлата.
Ничек эшли? Сез Банк картагызны түләү терминалы янына китерәсез һәм түлисе сумма картадан салдырыла. Бу очракта банк картасында махсус чип, ә түләү терминалында әлеге ысул белән акча салдыру мөмкинлеге булырга тиеш.
Бүген банк карталарана куела торган чип кул сәгатьләрендә дә бар. Шулай ук телефонга махсус кушымта куеп кына да, аны акча түләү өчен кулланырга була. Кушымта бармак эзе яки махсус код белән саклана.
Ничек алданмаска? Әгәр картагыз кесәгездә, яки сумкагызда сакланса, караклар махсус сканер белән акчагызны салдыра алачак дигән сүз. Әлбәттә, бу сумма мең сумнан ким булырга тиеш, чөнки артык була калса, түләү өчен ПИН-код җыю кирәк булачак. Әмма эшләп тапкан мең сумнан да колак кагасы килми, шуңа да мондый карталарны махсус чехолларда саклау тәкъдим ителә. Чехолда RFID яки NFS куркынычсызлыгы куелган дип языла. Гадәттә, әлеге чехоллар банкларның үзләрендә дә бар, интернет кибетләрдә дә сайлау мөмкинлеге күп, төсләре-рәсемнәре дә төрледән-төрле. Хәер, әлеге очракта хикмәт рәсемдә генә түгел.

Болары-бүгенге көндә популяр булган мөмкинлекләр генә. Кемгәдер бәлки бу язма яңалык та ачмагандыр, ә кемдер, бәлки, бик күп нәрсә үзләштергәндер. Сөйли китсән, заман технологияләре турында тулы бер китап язарга булыр иде, мөгаен. Ләкин бу китап әле языла башлады гына. Без бүген гаҗәпләнеп караган нәрсәләр тиздән тормышының алыштыргысыз өлешенә әйләнәчәк. Ни генә булмасын, эшләгән акчабыз үзебезгә бәрәкәт алып килсен дә, заман технологияләре тормышыбызны җиңеләйтеп кенә калмасын, куркынычсызлыгыбызны да якласын иде дип телик. Караклар да өйдә утырып кына акча урларга өйрәнеп бетте, алайса.

de2ebbmoney

Комментарий язарга