Кичләребез китаплы… ИДЕ

…Совет елларында безнең илне «иң күп укый торган ил» дип атыйлар иде. Шулай булгандыр, ышанам. Авылда яшәгәндә, авыл китапханәсендә мин укымаган әдәби әсәр калмады. Аптырагач, техник китаплар һәм журналлар укый башлаган идем, чөнки уку ихтыяҗга әйләнде.

Алай гына да түгел, укуга бәйлелек барлыкка килде бугай…

Интернеттагы соңгы мәгълүматларга караганда, иң күп укый торган ил — Бөекбритания, диләр. Аннан соң — Грузия, Тайвань, Испания, Словения… Бу «иң күп укый торган» дигән сыйфатны илдә басылган китаплар санының җан башына туры килүе буенча билгеләгәннәр икән. Китапның күп басылуы китапны күп уку дигән сүз булып чыга. Моның белән килешеп бетеп булмый. Халыкның бер атна эчендә китап укуга тоткан вакытын исәпләү юлы белән исәпләү дөресрәк булыр иде. Беренче урынга чыгу өчен, илдәге һәр кеше көн саен китап укуга кимендә сәгать ярымнан артык вакыт сарыф итәргә тиеш. Ә мин хәзер көненә ничә сәгать китап укыйм? Әйтергә оят…

Ни өчен мондый хәл килеп чыкты соң? Ни өчен китап укудан биздем? Биздемме?

…Юк, бизмәдем. Һаман да китап укырга яратам мин. Җәмгыятьтә азмы-күпме телгә кергән һәр әсәрне, газета-журналларны укып барырга тырышам. Әмма… минем өчен вакыт башка тизлеккә күчте. Эшнең өйгә ияреп кайта торганын сайлаганмын. Ә өйдә тагы… мин тормышта беренче урынга куйган гаиләм көтә.

Приоритетлар алышынды. Элек кешеләрнең күңелендә киләчәккә ышаныч бар иде һәм бер урында эшләп алган эш хакы уртача тормыш алып барырга җитә иде. Кичләребез китаплы иде. Ә хәзер…

…Танылган театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов белән бер очрашуда үземне кызыксындырган сорауны бирдем: «Ә сез ничек уйлыйсыз, кешеләр ни өчен театрга йөриләр?» Нияз әфәнде шунда ук җавап кайтарды: «Эмоцияләр алу өчен». Күрәсең, ул бу турыда шактый уйлангандыр инде. Мин дә китап укуның сере турында еш уйлана идем. Һәм, нигездә, минем дә җавабым Нияз Игъламов биргән җавап белән тәңгәл килә. Әйе, әдәби китап уку барышында да без хисләргә байыйбыз. Каһарманнар белән бергә яшибез, шатланабыз, кайгырабыз, елыйбыз. Тормышта җитмәгән хисләрне китаптан алабыз.

Без хәзер яшәгән тормыш исә мондый сентиментальлекне кабул итә алмый. Хәзер «уңышлы» һәм «уңышсыз» кешеләр заманы. «Уңышлы» кешеләргә хисләр кирәкми, аларга хисләр уңышка ирешү юлында комачаулый гына. Мондый кешеләрнең һәр минуты исәптә. Алар — сәясәтчеләр, эшмәкәрләр, сәхнә йолдызлары. Китап укымыйча да кеше була алалар. «Уңышсыз» кешеләрнең яртысы — эчкечеләр һәм наркоманнар. Мондыйларга да китап кирәкми. Калган яртысы — нормаль кешеләр. Интеллигенция һәм аңлы эшче-крестьян халык, социаль һәм дәүләт хезмәткәрләре, пенсионерлар. Менә шул 25% китап укый да инде… Элек без китап укуны массалы культура элементы дип кабул итә идек. Ә хәзер китап уку — аерым кешеләр культурасы.

Ә ни өчен яшьләр китап укымый соң?

Ә кем аларга китап укырга кирәк дип әйтә? Үзе китап укымаган ата-анамы? Җәмгыятьтә авторитеты-дәрәҗәсе булмаган укытучымы? Яшьтәшләреме?

…Күптән түгел Казан шәһәренең татар мәктәпләрендә кызыклы сораштыру үткәрелде. Сораулар арасында «Татарча китаплар, газета-журналлар һәм интернет-сайтлар укыйсызмы?» дигәне дә бар иде. Даими укучылар 43% ка якын булып чыкты, 30 % сирәк укый, 13 % укымый, 12 % тан артыгы укытучы кушканнарны гына укый, 1,2 % укырга яратмый һәм гомумән бер телдә дә китап укымый икән. Әгәр ихлас җавап биргән булсалар, ул кадәр үк начар күрсәткеч түгел бу…

Чыннан да, ә ни өчен китап укырга кирәк соң?! Кем китап укырга кирәк дип әйтә? Кайда язылган канун бу?

…Совет чорында халыкның китап укуы бер дә гаҗәп түгел. Дәүләт җитәкчеләре китап укыганнар һәм моның белән горурланганнар. Ленинның үзе язган калын-калын китапларын беләбез, Сталин бик күп укыган һәм үз янындагы дәүләт идарәчеләренә нинди китаплар укырга кирәклеге турында язма күрсәтмәләр калдырган, хәтта Брежнев, үзе язмаса да, үз исеменнән китаплар бастырган. Яшь чагында шигырь язганы билгеле. Хәзерге җитәкчеләребезнең кайсысы китап укый? Аның каравы, һәркайсысының кулында — айпад…

Икенчедән, дәүләт сүзен генә сөйләгән радио-телевидениедән һәм газета-журналлардан башка мәгълүмат чыганагы юк иде. Халык китапка юл астындагы серле сүзләр эзләп тә мөрәҗәгать итте. Владимир Высоцкийның «Жираф большой, ему видней» дип җырлаганын ишетү минем өчен гадәттән тыш хәл булган иде. Андрей Макаревичның «Что за глупый скворец» дигән җырын ишеткәч, күңелемдә горурлык барлыкка килде. Татар әдәбиятыннан да шундый мисаллар китерәсем килә дә бит… Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр»е йөрәккә уелып калган. Хәсән Туфан язган шигырьләр китабының тышын төшергәнчегә кадәр укыдым. «Бирде дөнья кирәкне: Еламаска өйрәтте» дигән юлларны аңларга теләсәм дә, аңламадым. Нинди дөнья, нигә ул кирәкне бирә? Хәсән Туфан Советлар Союзында яшәмәгәнмени? Бездә бит бәхетле балачак, якты киләчәк… Ә Шамил Усманов? Ничек инде ул каләм белән миенә кадәр күзен тишкән? Нигә?!

…Хәзер мәгълүмат юлда аунап ята. Теләсә нинди, теләсә кайсы төрдәге. Иренмәгән кешегә иелеп кенә аласы. Без мәгълүмат иреге заманында яшибез. Интернетка кереп, теләсә кайсы илнең мәгълүмат чараларын тыңлый һәм укый, чагыштыра алабыз. Телне аңламасаң, компьютер сиңа вата-боза булса да, тәрҗемә дә итеп бирә хәтта. Әйтергә теләгәнне әйтә алабыз. Моннан соң синең язмышың ничек булып бетә, анысы әлегә ул кадәр куркытмый. Куркытса, дәшмибез. Барыбыз да мәгълүматлы. Китап юлларыннан яшерен сер эзләп утырасы юк.

…Ә безнең әби-бабайлар китап укыганмы? Минем бер әбием укый да, яза да белми иде, әмма Коръән фрагментларын кадерләп, берничә кат яулыкка төреп, йоклаганда баш астына салып ята иде. Икенче әбием гарәп язуында шактый әйбәт укыса-язса да, кирилл графикасы белән ул кадәр үк дуслаша алмады. Бабайларның да гыйлемле булуын белмим. «Татар халкы гомер-гомергә укымышлы булган» дип сөйләсәк тә, инкыйлабка кадәр авылларда һәр өйдә укыган кеше булган дип, кем әйтер икән? Ә бәлки, безнең милләтнең башына уку җиткәндер? «Укыган кеше — чукынган кеше» диләрме әле… Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, дүрт гасырга якын татар халкы Россиядә урыслашмыйча, үз-үзен саклап калган. Һәр өйгә китап һәм радио-телевидение кергәннән соң, ярты гасыр дәвамында әллә нишләдек…

Әлбәттә, бу сүзләрем көлке. Үзем дә көләм. Марс планетасына очкычлар җибәрелгән бер вакытта чыра яндырып утыра алмыйбыз бит инде…

Димәк, башка төрле юл белән китәргә кирәк. Татар һәм, гомумән, Россия халкы гомер-гомергә ханнар, патшалар һәм дин башлыклары сүзенә ышанып яшәгән, аларның сүзен Аллаһның җирдәге илчесе сүзе итеп кабул иткән һәм буйсынган. Димәк, халык китап укысын өчен, безгә китап укый торган яки китап яза торган патша яки хан сайлап куярга кирәк. Ул хан яки патша һәр районда, һәр авылда китапханәләр, китап кибетләре булдырыр иде, мәктәпләрдә кече сыйныфлардан ук китап уку сәгатьләре кертер, китап язучыларның дәрәҗәсен күтәреп, алардан яхшы сыйфатлы китаплар таләп итәр иде. Һич булмаса, хатыны шундый булсын иде аның! Бусы — бер юл.

Икенчесе — басылган һәр әдәби китап халык егылып укырлык дәрәҗәдә булырга тиеш. Джоан Роулинг, Джон Толкин, Джейн Остиннарныкы кебек. Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Зифа Кадыйроваларныкы кебек. Әгәр шулай булмаса, аны бастырып торуның мәгънәсе юк. Барыбер укымаячаклар…

Утопия? Әйе…

Дөресен генә әйткәндә, мин көчләп китап укыту ягында түгел. Көчләп яраттырып булмый. «Көчләп укыту» — нинди әшәке сүз… Без инде бер буын китап укучыларны югалттык. Китап уку аерым кешеләр культурасына әйләнде. Өлкән буын вафатыннан соң, ул бөтенләй элитар культурага яки субкультурага әйләнәчәк. Бу — нормаль күренеш дип уйлыйм, чөнки ул гасырлар буе шулай булган. Элитар культура һәм субкультура — без үз илебездә төзергә омтылган капиталистик җәмгыятьнең бер билгесе. Без бит туксанынчы елларда үзебез шушы юлны сайладык, кемгә үпкәлибез соң хәзер?!

Әгәр китап укуны яңадан гаммәви итәргә теләсәм, идеологияне эшкә җигеп, балалар бакчасыннан башлар идем. Дөресрәге, бишектән. Әлли-бәлли-бәүдән…

Комментарий язарга